Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Төзүчеләрдән уңдык

"Без подрядчиклардан уңдык!" - дип сөенә 4нче шәһәр мәктәбе директоры Надежда Тимирашева. Бу мәктәп бинасында капиталь ремонт эшләрен Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "МирСтрой" ширкәте төзүчеләре башкара. "Театр элгечтән башлана" дигәндәй, сүзне мәктәпкә керү юлыннан башлыйк әле. К.Маркс урамыннан үтеп йөрүчеләр элегрәк керү юлындагы ярымҗимерек баскычларга, тузган стеналарга, шыксыз, ямьсез агач ишеккә...

"Без подрядчиклардан уңдык!" - дип сөенә 4нче шәһәр мәктәбе директоры Надежда Тимирашева. Бу мәктәп бинасында капиталь ремонт эшләрен Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "МирСтрой" ширкәте төзүчеләре башкара.
"Театр элгечтән башлана" дигәндәй, сүзне мәктәпкә керү юлыннан башлыйк әле. К.Маркс урамыннан үтеп йөрүчеләр элегрәк керү юлындагы ярымҗимерек баскычларга, тузган стеналарга, шыксыз, ямьсез агач ишеккә игътибар итми калмаганнардыр. Мәктәп эченә үтүгә, тагын та ямьсезрәк күренеш: караңгы киенү-чишенү бүлмәсе, идәне черегән озын ямьсез коридор иде...
Ә хәзер биредә барысы да башкача. Керү юлына брусчатка җәелгән. Колонналар керамогранит белән эшләнгән. Ишекләр дә яңа, заманча. Киенү-чишенү бүлмәсе дә танырлык түгел. Стеналар матур төскә буялган, түшәмнәр дә заманча итеп эшләнгән.
Әлеге мәктәпне капиталь төзекләндерүгә 7 миллион 300 мең сум акча бүленгән. Төзүчеләр запас чыгу юлларын төзекләндергәннәр, күп кенә тәрәзә һәм ишекләрне алыштырганнар, җылыту һәм канализация системаларын яңартканнар, отмосткалар ясаганнар. "Бернинди ялларсыз, һәр көнне иртәнге сәгать 7дән эшләделәр", - ди мәктәп директоры.
Ремонт эшләренә бирелгән акчаны экономияләү нәтиҗәсендә 1961 елда ук уздырылган электрүткәргечләрне алыштыру мөмкинлеге дә барлыкка килгән. "Бездән "әлеге акчаларга фасад өлешен ремонтлыйбызмы яисә электрүткәргечләрне алыштырабызмы", дип сорадылар. Без, әлбәттә, балалар куркынычсызлыгы турында кайгыртуны беренче чиратка куйдык", - ди Надежда Витальевна. Директор төзүчеләрнең барлык эшне сыйфатлы итеп башкаруларына сөенеп туялмый. "Эшләгән урыннарын да һәрчак үзләре үк чистартып куялар. Берәр кимчелекләрен күрсәтсәк, шунда ук төзәтәләр", - дип дәвам итә ул.
Бер корпустан икенче корпуска чыгу юлындагы идәннәрне алыштыру сметага кермәгән булган. Али Шамилевич аларын үз хисапларына алыштырырга карар кылган. "Көзге каникул вакытында башлангыч сыйныф укучылары белем ала торган яктагы тузган идәннәрне дә яңартырга уйлыйбыз. Коридорда кечкенә укучыларга уңай булсын өчен утыргычлар да куячакбыз", - ди Али Ибраһимов. Мәктәпкә яңа вывескаларны да үз хисапларына ясатырга заказ биргәннәр алар.
Пушкин урамындагы керү юлында фасад өлеше берничә ел элек кенә ремонтланган булса да, штукатурка коелган. Анысын да төзүчеләр үз хисапларына төзекләндерәләр. Язгы су аркасында ярылган баскычларны да матур итеп ясап куйганнар.
"Уңышлы эшләвегезнең, мәктәпне яңа уку елына вакытында әзерләвегезнең сере нидә?" дигән сорауга Али Шамилевич: "Әлбәттә, эштә тәртип һәм ныклы контроль булуда", - дип җавап бирде. Һәр төзүченең тырыш, намуслы булуын ассызыклады. Аның төзүчеләре мәктәптә ремонт эшләре алып бару белән беррәттән, М.Горький урамындагы 11нче йортта да капиталь ремонт эшләре алып барганнар, ике йорт төзегәннәр. Бүген һич шикләнмичә "МирСтрой" төзүчеләре мәктәпләрне төзекләндерү буенча республика программасын үтәделәр, 4нче мәктәп 1 сентябрьдә укучыларын кабул итәргә әзер дияргә була.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев