Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Төзүчеләрне зур эшләр көтә

Соңгы елларда шәһәребездә һәм авылларда барган зур төзелешләрне, кем әйтмешли, сукыр кеше дә күрми калмас. 2014 елда районыбызда нинди төзелешләр көтелә? Шәһәребезнең Октябрьская, Ометов, Комсомольская, Чайковский урамнарында узган гасырның 30-40нчы елларында төзелеп, тәкем тузган бараклар урынына елдан-ел берсеннән-берсе матур торак йортлар калкып чыга. 2007-2013 елларда 386 сугыш ветераны һәм аларның...

Соңгы елларда шәһәребездә һәм авылларда барган зур төзелешләрне, кем әйтмешли, сукыр кеше дә күрми калмас. 2014 елда районыбызда нинди төзелешләр көтелә?

Шәһәребезнең Октябрьская, Ометов, Комсомольская, Чайковский урамнарында узган гасырның 30-40нчы елларында төзелеп, тәкем тузган бараклар урынына елдан-ел берсеннән-берсе матур торак йортлар калкып чыга. 2007-2013 елларда 386 сугыш ветераны һәм аларның тол хатыннары яхшы фатирларга күчеп, үзләре әйтмешли, оҗмахка керделәр. Торак төзелеше һәм капиталь ремонт быел да Татарстанда алгарышлы юнәлеш булачак. Президент Рөстәм Миңнеханов төзелеш, капиталь ремонт барышын шәхсән үзе ныклы контрольдә тота. Республикабызның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2014 елда 26 программаны тормышка ашыру бурычын куйды. Бу кадәр күп төзелеш программасы Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. Әлеге программаларның күбесендә безнең район да актив катнаша.
Быел районда нинди төзелешләр, капиталь ремонт эшләре көтелә соң? Пугачевода хәрби частьтагы шартлаулардан соң болай да тузган бараклары авария хәленә килгән 170 гаилә өчен өчәр катлы 13 йорт төзелүе елның иң зур вакыйгасы булыр, мөгаен. Насыйп булса, җәйгә бу йортларда өй туйлары гөрләр.
Авылларда мәдәният учаклары, күпфункцияле үзәкләр төзү дә дәвам итәчәк. Быел Пеләмеш халкы яңа клублы булачак.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен юнәлтелгән "Уңайлы мохит" программасы быел Красный бор мәктәбенә килеп җитәчәк. Биредә инвалид укучылар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылачак.
Дистәләгән еллар капиталь ремонт күрмәгән күпкатлы йортлар быел тагын җидегә кимиячәк. Әгерҗедә Чапаев урамындагы 1, Энгельстагы 23, Пушкиндагы 5, Лесопильная урамындагы 4а, Гогольдәге 2нче, Красный борда Төзүчеләр урамындагы 7, Тирсәдә Вокзальная урамындагы 2нче йортларда бик тиздән капиталь ремонт эшләре башланачак.
Быел Кадыбаш һәм һәм Кодаш мәктәпләрен дә капиталь ремонт көтә.
Биектау һәм Уразай халкы өчен дә сөенечле хәбәр: бу авылларда "Чиста су" программасы эшли башлаячак.
Әгерҗедә өч урында - 2нче һәм 3нче мәктәпләр янында һәм Ометов урамындагы 19нчы йорт янәшәсендә универсаль спорт мәйданчыклары төзү планлаштырыла.
Шәһәр һәм авыл урамнарын яктырту өчен районыбызга быел биш миллион сум акча бирелде. Караңгы урамнар кимер дип өметләнәбез.
Татарстанда беренче тапкыр модульле ветеринария пунктлары төзи башлыйлар. Быел мондый пункт Тирсәдә ачылачак. Ә Мордывыйда модульле фельдшерлык-акушерлык пункты төзеләчәк. Вәркләд-Бодья, Девәтернә, Иж-Бәйки, Кырынды, Наҗар, Салагыш, Иске Эсләк, Сокман фельдшерлык-акушерлык пунктларын ремонт көтә.
Ә Әгерҗе хастаханәсендә патологоанатомия бүлекчәсе төзелә башлаячак.
Менә күрдегезме, быел гына да районыбызны нинди гигант төзелешләр көтә! Димәк, Әгерҗебез, авылларыбыз тагын да төзекләнәчәк, матураячак, халкыбызның көнкүреш шартлары яхшырачак.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев