Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ТР Президентын сайлауларда булу урыны буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул ителә

    2020 елның 13 сентябре – Бердәм тавыш бирү көне

    29 июльдән Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда булу урыны буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул ителә башлады. 

    Әгәр бу көнне сайлаучының командировка, уку, ялда һәм башка сәбәпләр буенча яшәү урыны буенча сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге булмаса, ул булу урыны буенча тавыш бирә ала. Моның өчен гаризаны теләсә кайсы сайлау комиссиясенә, күпфукцияле үзәккә (МФЦ) язып йә Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр аша тапшырырга мөмкин. Аларны эш көннәрендә – 15-19, ял һәм бәйрәмнәрдә 8-13 сәгатьләрдә кабул итәләр.  

    Участок сайлау комиссияләренең эш сәгатьләре, адрес һәм телефоннары, шулай ук сайлау турында башка өстәмә мәгълүматны ТР Үзәк сайлау комиссиясе, Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссияләре (http://agryz.tatarstan.ru/rus/) сайтларыннан алырга мөмкин.

    Телефоннар: 22955, 21561, 22705. 

    Территориаль сайлау комиссиясе. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: