Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Туган якка тыныч язлар килсен

Узган шимбәдә "Имәнлек" ял зонасында төрле милләт вәкилләре православие динендәгеләр белән бергә кышны озату һәм язны каршылау - Май чабуны бәйрәм иттеләр. Май чабу бәйрәме котлы булсын Иртәнге сәгатьләрдә үк кайберәүләр чаңгыларын алып "Имәнлек"кә юл алдылар. - Кышын ял көннәрендә без Киров урамыннан бирегә чаңгыда йөрергә, нарат урманының саф һавасын...


Узган шимбәдә "Имәнлек" ял зонасында төрле милләт вәкилләре православие динендәгеләр белән бергә кышны озату һәм язны каршылау - Май чабуны бәйрәм иттеләр.

Май чабу бәйрәме котлы булсын

Иртәнге сәгатьләрдә үк кайберәүләр чаңгыларын алып "Имәнлек"кә юл алдылар.
- Кышын ял көннәрендә без Киров урамыннан бирегә чаңгыда йөрергә, нарат урманының саф һавасын суларга махсус киләбез. Тынгысыз эш атнасыннан соң менә шулай чаңгыда йөргәннән соң бөтен алҗыгулар онытыла, яшәреп киткәндәй буласың. Белсәгез иде сез кышкы урманда чаңгыда йөрүләрнең рәхәтлеген!.. - дип уртаклашты безнең белән Әлфия Яппарова.
Әнә бер төркем укучылар бу көнне иртәдән үк чаңгы юлларына чыгып, җитезлекләрен күрсәттеләр. Алар янып-пешеп ярыштан кайтуга бәйрәм мәйданында белен, шашлык исләре чыккан иде. Саф һавада Май чабу бәйрәменең төп символы булган кайнар белен, коймак белән хуш исле чәй бигрәк тәмле ул. Ә нәниләр өчен биредә нинди генә аттракционнароештырылмаган иде. Өч яшьлек Владикка понида йөрү бик ошаган.
- Бүтән бер аттракционга да бармый, инде өченче тапкыр понида йөрергә тарткалый оныгым, - ди Наилә ханым.
Бу көнне биш яшьлек Фиалка кушаматлы пониен Имәнлеккә алып килгән Бәгъзәнур Шәйдуллинга бик күп әти-әниләр рәхмәт укыгандыр. Әле кайда һәм кайчан понига атланып йөрү бәхете эләгер иде сабыйларына...
Бәйрәм тамашасы карарга чакырып дәртле музыка бөтен тирә-юньгә агылды. Сәхнәдә Кыш үз тәхетен Язга бирергә теләмичә күпме генә тарткалашса да аңа барыбер җиңелергә туры килде. Сәхнә түрендә кояш кебек балкып Яз хуҗа булгач, бәйрәм тагын да җанланып, җаннарыбыз да җылынып киткәндәй булды. Балаларның дәртле җыр-биюләре, урыс такмаклары бәйрәмне тагын да ямьләнереп җибәрде. Такмаклар дигәннән, аларны башкаручы ханымнарны сәхнәдә күргәч, күпләр сөенгәндер.Заманында район Мәдәният сараенда Нина Казакова җитәкчелегендәге рус хорында җырлаган бу ханымнарның яңадан сәхнәгә кайтуы чын бәйрәм бүләге булды. Бик сагындырган иде сезнең чыгышларыгыз. Киләчәктә дә дәртле, моңлы җырларыгыз Әгерҗе сәхнәсен бизәп торсын иде дигән теләктә калабыз.
Бәйрәм кунакларын Май чабу белән котларга район башлыгы Валерий Макаров та килгән иде. Ул райондашларны туган якка ямьле, тыныч язлар килү белән тәбрикләде. Халкыбызның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән алда торган мөһим эшләр, матур планнарны тормышка ашыруда һәркемнән активлык, инициатива, осталык таләп ителүенә басым ясады.
Май чабу бәйрәменең төп бизәге булган Карачкы яндырганда һәркем күңеленнән тормышыбыздагы иң ямьсез күренешләр, явызлыклар, үпкә-ачу тотулар янып көлгә әйләнсен, имин язлар килсен дип теләгәндер.
... Әйе, язның тәүге аена да аяк бастык. Күршемдәге әби әйтмешли,салкын кышларны исән-имин кышладык, җылы җәйләрен дә күрергә язсын һәммәбезгә дә.

Имәнлектә ярышлар кызды
Эстафета ярышында шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныф укучылары чаңгы юлларына бастылар.
5-6 сыйныфлар арасында 2нче мәктәптән Әдилә Фәйзуллина, Валерия Семенова, Алмаз Сәфәров, Әмир Галимовка тиңнәр булмады.
7-9 сыйныфлардан финиш сызыгына килеп җиткәнче кемнең җиңүче булачагын да аңлап булмады. Шулай да 3нче мәктәп укучылары өстенрәк чыктылар. Менә алар командага җиңү китерүчеләр: Ралина Самарина, Эльза Әсмәндиярова, Александр Красноперов, Никита Васильев.
Мәйданда гер күтәрүчеләргә тамашачылар аеруча көч биреп тордылар. 32 килолы ике герне туп урынына чөйгән Исәнбайдан Тәлгать Нәгыймовка "Афәрин!" генә диясе. Шушы ук авылдан 57 яшьлек Рәшит Закиров та 16шар килолы ике герне 27 тапкыр күтәрде. Шулай итеп, бу спорт төрендә беренчелекне Исәнбай командасы алды. Тирсә, Әгерҗе, Кичкетаң, Сарсак-Омга командалары - II-V урыннарда.
Ә менә кул көрәшендә Тирсәдән спорт мастеры Руслан Закировка, шушы ук авылдан бик күп бәйгеләр чемпионы Айрат Сәетовка тиңнәр булмады. Шулай итеп, Тирсә, Сарсак-Омга, Әгерҗе спортчылары пьедесталга күтәрделәр.
2нче мәктәптә узган волейбол ярышы да бик киеренке булды. Сарсак-Омгадан Сергей Маркитонов җитәкчелегендәге уенчылар бу юлы да - җиңүчеләр. Красный бор һәм Тирсә волейболчылары - II-III урыннарда.
Иң мавыктыргыч бәйге ул, әлбәттә, аркан тартышу булды. Тирсәнең пәһлеван егетләре Айрат Сәетов, Марсель Галиуллин, Ринат Шабаевны бу ярышта беркем дә җиңә алмады. II-III урыннарны Шаршады-Кичкетаң һәм Сарсак-Омга командалары бүлештеләр.
Әлеге ярышлар авыл Спартакиадасы кысаларында узды. Шулай итеп, алты төр ярыш буенча әлегә лидерлыкны Тирсә командасы үз кулында тота. IIдә - узган елгы чемпионнар Исәнбай командасы. III-IV урыннарны Әгерҗе һәм Сарсак-Омга командалары бүлешәләр. V-VI урыннарда Иж-Бубый һәм Кырынды спорт сөючеләре.
Ә менә Азево, Бима, Девәтернә җирлекләре, ни сәбәпледер, әле бер генә төр спортта да катнашмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев