Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Түрәгә дә, туганга да ташлама булмаска тиеш

    ТР ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать МИҢНЕХАНОВның республика районнары буенча эшлекле сәфәре дәвам итә. Ул бу атнада Әгерҗегә килде. Рифкать Нургалиевич Әгерҗе автоинспекторлары белән күрешеп, аларның эш шартлары белән танышып чыкканнан соң эчке эшләр бүлегендә полиция хезмәткәрләре белән очрашты. Ул Татарстан юлларында соңгы вакытта юл-транспорт аварияләренең шактый артуы турында борчылып сөйләде....

    ТР ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать МИҢНЕХАНОВның республика районнары буенча эшлекле сәфәре дәвам итә. Ул бу атнада Әгерҗегә килде.

    Рифкать Нургалиевич Әгерҗе автоинспекторлары белән күрешеп, аларның эш шартлары белән танышып чыкканнан соң эчке эшләр бүлегендә полиция хезмәткәрләре белән очрашты. Ул Татарстан юлларында соңгы вакытта юл-транспорт аварияләренең шактый артуы турында борчылып сөйләде. Мәсәлән, узган 10 айда гына 547 кешенең гомере республика юлларында өзелгән. Бигрәк тә, исерек йөртүчеләр гаебе белән аварияләр арта. "Алар аркасында бер гаепсез кешеләрнең вакытсыз һәлак булуы кызганыч. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган кеше бу гамәле өчен җәзасын үтәгән очракта гына сабак алырга мөмкин. Ә безнең йөртүчеләрнең күбесе, бигрәк тә яшьләр, кагыйдәләрне еш кына бар дип тә белмиләр. Кагыйдә боза икән, түрәгә дә, туганга да җәза бирелергә тиеш. Берсен дә кызганмагыз", - диде Р.Миңнеханов. Шуның өчен ул ЮХИДИ хезмәткәрләрен документларга күмелеп кабинетта утырмаска, бигрәк тә ял, бәйрәм көннәрендә, төннәрен юлларга чыгып кагыйдә бозучыларны ачыкларга, кем булуына карамастан, түрәме, дусмы, туганмы җәзага тартырга чакырды. "Халык та аңларга тиеш, безнең максат - штраф җыю, "право"сыннан мәхрүм итү түгел. Штрафлар ярдәмендә руль артындагыларны тәрбияләү, аварияләрне булдырмыйча, кеше гомерләрен саклап калу", - диде Рифкать Нургалиевич.
    Республика автоинспекторларының эшенә анализ ясаганда ул Әгерҗе "гаишник"лары хезмәтен күбрәк яхшы яктан бәяләде. Мәсәлән, бер тәүлек эчендә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучыны ачыклау буенча безнең райондагы бер хезмәткәргә өч очрак туры килә. Ә кайбер районнарда бу сан нибары 1-2 генә. Бүлекчә начальнигы Олег Капилов үзе генә дә быел 125 очракны ачыклаган. Ә Рәшит Әлмөхәммәтов 1900дән артык кагыйдә бозучыны тоткарлаган. "Бу бит - инспектор ниндидер куркыныч аварияләрне булдырмый калган дигән сүз. Кагыйдә бозучыларны ачыклауда участок вәкилләренең ярдәме дә бик кирәк безгә. Сезнең райондагы 8 инспектор гына юлларда хәрәкәт иминлеген сакларга өлгерә алмый. Бигрәк тә, авылларда яшүсмерләрнең "права"сыз мотоциклга, кайчак җиңел машинага да утыруы, "права"сыннан мәхрүм ителсә дә урам буенча чабуы һәлакәт белән бетә. Хәзер бигрәк тә скутер модага керде. Мин еш кына ата-аналарга "балагызны үтерәсегез килсә, скутер алыгыз", - димен. Ләкин 12-13 яшьлек баласына скутер алучыларны бик күп беләм. Бер генә мисал. Бер гаиләдәге дүрт бала скутерда чыгып китәләр. Нәтиҗәдә, берсе шунда ук һәлак була, берсе дүрт ел инде комада ята. Әтиләре ясаган бүләк менә нинди фаҗигагә китерә. Шундый фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен авылларда участок вәкилләре руль артына утырган яшүсмерләр, исерек йөртүчеләр, кагыйдә бозган өчен штрафларын түләмәүчеләр белән актив эшләргә тиеш", - диде Рифкать Миңнеханов.
    Ул киләчәктә Казан экипажларының районнарга чыгып эшләвен тагын да активлаштырачакларын белдерде. Ә мондый рейдларның нәтиҗәлелеге - күз алдында. Сентябрь-ноябрь айларында безнең районда башкала "гаишник"лары 335 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыклаганнар, 63 машинаны штрафстоянкага куйганнар.
    Р. Миңнеханов полиция хезмәткәрләрен мәктәпләрдә, халык арасында профилактик эшне тагын да көчәйтергә, кагыйдә бозучыларның берсен дә, бигрәкләр дә исерекләрне гафу итмәскә чакырды.
    Соңыннан ул гражданнарны кабул итте, сорауларына җаваплар бирде. Эшлекле сәфәренең ахырында без Рифкать Нургалиевичтан район халкына теләкләрен сорадык:
    - Иң мөһиме - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз, балаларыгызны да кечкенәдән шуңа өйрәтегез, үзегез үрнәк күрсәтегез, юлларда бер-берегезне хөрмәт итегез. Куркынычсызлык каешларын тагуны, 12 яшькә кадәр балагызны махсус креслода йөртүне төгәл үтәгез. Бу - тапталган сүзләр, димәгез. Болар сезнең һәм якыннарыгызның юллардан исән-имин кайтып җитүе өчен бик тә кирәкле төп кагыйдәләр һәм аларны үтәү һич тә авыр түгел. Хәерле, имин юллар сезгә, хөрмәтле әгерҗелеләр!
    Рәмзия Зарипова.

    P.S. Быелның 10 аенда ЮХИДИнең Әгерҗе районы бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте нормалары һәм кагыйдәләрен бозуның 7348 очрагын ачыклады. Район юлларында 35 авариядә 8 кеше һәлак булды, 46 кеше тән җәрәхәте алды. Бу аварияләрнең 17се исерек йөртүчеләр гаебе белән булды
    9 айда 205 йөртүче руль артында "салган" хәлдә тотылды. Узган ел аларның саны 145 иде.
    Транспорт йөртүгә хокукы булмаган хәлдә руль артына утыруның 146 очрагы теркәлде.
    "Права"сын алдырган 37 йөртүче транспорт йөрткәндә тоткарланды.
    Район юлларындагы видеокамералар 10 айда тизлек режимын бозуның 16626 очрагын ачыклады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: