Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Түрәләр һәм халык арасындагы күпер

Татарстанда "Халык контроле" дәүләт-мәгълүмат системасы тулы көченә эшли башлаганга ике ай гына үтсә дә, ул гади халык арасында киң яклау тапты. Кыска гына вакыт эчендә Татарстан халкыннан 1700ләп мөрәҗәгать керүе "Халык контроле"нең көннән-көн популярлаша баруы турында сөйли. Бу проектның власть белән урыннардагы халык арасында элемтә ролен үтәвен әлеге сайтка халыктан...

Татарстанда "Халык контроле" дәүләт-мәгълүмат системасы тулы көченә эшли башлаганга ике ай гына үтсә дә, ул гади халык арасында киң яклау тапты. Кыска гына вакыт эчендә Татарстан халкыннан 1700ләп мөрәҗәгать керүе "Халык контроле"нең көннән-көн популярлаша баруы турында сөйли.
Бу проектның власть белән урыннардагы халык арасында элемтә ролен үтәвен әлеге сайтка халыктан кергән хатлар һәм аларга килгән җаваплар да ачык сөйли. Хәзер Татарстан җитәкчелеге авыл-шәһәрләрдәге халыкны нәрсә борчыганын бу хатлар аша турыдан-туры белеп тора һәм проблемаларны хәл итүне тизләтүдә мөһим роль уйный.
Безнең районда яшәүчеләрдән "Халык контроле"нә әлегә ике хат кергән. Беренчесе - Партизан урамында яшәүчеләрдән. Алар урамдагы юлның торышыннан зарланганнар. Әлеге хат тикшереп чара күрү өчен Әгерҗе муниципаль район башкарма комитетына җибәрелгән. Хатка түбәндәге җавап килгән: "Партизан урамы быелның август аенда төзекләндереләчәк. Юлга вак таш түшәү планлаштырыла.".
Икенче хат - Әгерҗедә К.Маркс урамындагы 1, 3 һәм 5нче йортларда яшәүчеләрдән. Алар ишегалларындагы тәртипсезлек, балалар мәйданчыгы булмау турында зар-моңнарын җиткергәннәр. Район башкарма комитеты бу хатка менә болай җавап биргән: "Бу йортларның ишегаллары уртак. Киләсе елга К.Маркс урамындагы 1нче йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Шул вакытта ишегалды тулы тәртипкә китереләчәк, балалар мәйданчыгы ясалачак. Ә хәзергә ишегалдындагы канализация чокырларының өсте ябылды, тимер бетон торбалар алып куелды".
"Халык контроле" киләчәктә дә халык проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәр. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның тормышка ашырылышы белән даими кызыксынып тора. Сез дә услуги татар.ру сайтына кереп, урыннардагы хокук бозулар, борчыган мәсьәләләр турында "Халык контроле"нә кыскача гына яза аласыз.
Хөрмәтле райондашлар! Үзегезне борчыган проблемаларны район җитәкчелегенә дә турыдан-туры җиткерә аласыз. Район башлыгы Фәрит Габбасов һәм башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Нуриев һәр атнаның сишәмбесендә көндезге сәгать 2дән гражданнарны кабул итәләр. Аларга кереп, проблемаларыгыз турында сөйләшү өчен 21659 һәм 23061 телефоннары буенча алдан язылып куегыз. Ә аларның урынбасарлары гражданнарны дүшәмбе көнне кабул итәләр. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов нигездә авыл халкы проблемалары буенча кабул итә,аң мөрәҗәгать итү өчен 21560, икьтисад һәм мөлкәт мәсьәләләре буенча урынбасар Руслан Ивановка - 22246, инфраструктура мәсьәләләре буенча урынбасар Илшат Шәмсетдиновка - 21045, социаль мәсьләләр буенча урынбасар Римма Гыйльметдиновага 21346 телефоннары буенча алдан язылыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев