Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Удмурт авылында – өй туе

Узган җомгада Варкләд-Бодьяда республика программасы кысаларында төзелгән клуб бинасын ачу тантанасы булды. Бүгенге көнгә әлеге программа буенча Татарстанда 18 яңа Мәдәният йорты ачылды. Алдагы ике елда тагын 92не ачу планлаштырыла, шуның 2се - безнең районда. "Бүген бездән дә бәхетле кеше юк. Бу клуб кына түгел, чын хан сарае", - диде...

Узган җомгада Варкләд-Бодьяда республика программасы кысаларында төзелгән клуб бинасын ачу тантанасы булды. Бүгенге көнгә әлеге программа буенча Татарстанда 18 яңа Мәдәният йорты ачылды. Алдагы ике елда тагын 92не ачу планлаштырыла, шуның 2се - безнең районда.
"Бүген бездән дә бәхетле кеше юк. Бу клуб кына түгел, чын хан сарае", - диде педагогика ветераны Евдокия Михайлова. Чыннан да, клуб зур, матур, заманча итеп эшләнгән. Китапханә дә монда урнашкан. 280 урынга исәпләнгән тамашачы залы бер үк вакытта спортзал ролен дә башкара. "СтройГрад" ширкәте (җитәкчесе - Илнур Мифтахиев) төзүчеләре үз эшләрен "бишле"лек башкарганнар. Шуңа күрә тантана барышында алар исеменә бик күп рәхмәт сүзләре яңгыравы гаҗәп түгел. Мастер Мәфдүн Шәфгулуев, шофер Алексей Комин, ташчы Андрей Михайлов, балта остасы Рафар Галимҗанов, слесарь Фәрит Галләмовны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров Мактау грамоталары белән бүләкләде. Әгерҗедәге эшмәкәр Ленар Хәмитов җитәкчелегендәге "Тренд" компаниясенең Мәдәният йортына заманча корпуслы җиһаз бүләк итүе дә мактауга лаек.
Мәдәният йортын ачканда өлкәннәр үткәннәрне искә төшереп алдылар. Авылда 20нче елларда китап уку йорты урнашкан була. "Бик кечкенә, шул ук вакытта бик салкын иде анда. Җылыныр өчен сикерешле уйнавыбыз хәтеремдә", - ди дип искә ала хезмәт ветераны Мария Иванова. Сүз уңаеннан: Мария Герасимовна бәйрәмдә "Сугыш чоры балалары" номинациясендә бүләкләнде. Традиция буенча, тантана барышында сәхнәгә бер-бер артлы авылның лаеклы кешеләре күтәрелде. Номинантлар арасында тугыз бала анасы Бисултон Северянова да бар.
Варкләд-Бодья - иҗатка гашыйк кешеләргә дә бай төбәк. Бәйрәм җирле шагыйрь, рәссам, агач эшләре остасы Александр Матвеев шигыре белән башланып китте. Бәйрәм барышында варкләд-бодьялылар режиссер Лев Вахитов, "Удмуртия" телерадикомпаниясе корреспонденты Людмила Спиридонова белән дә горурлануларын җиткерделәр.
Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга җитәкчеләр дә килгән иде. Район җитәкчесе Валерий Макаров сәхнә яктырту җиһазы бүләк итте. ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина яңа Мәдәният йорты җитәкчесе Ольга Халитовага 50 мең сумга сертификат тапшырды. "Бу бина авыл халкының иң яраткан урынына әйләнер дип ышанам", - диде ул. Гүзәл Азатовна бәйрәмдә балаларның күп булуына соклануын да җиткерде. "Бу авылда республика программасы кысаларында клуб төзүебез юкка түгел: монда балалар да, яшьләр бик күп. Ә алар - авылның киләчәге ", - диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.
Варкләд-бодьялыларның иҗатка, сәхнәгә тартылулары сокландыра. Алар иске клубка да бик актив йөргәннәр, аны сүткәннән соң бәйрәмнәрне мәктәпнең спорт залында уздырганнар.
Бу көнне дә алар рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр. Якташлары - режиссер Лев Вахитов сәхнәдә яшьлек җырын сузып җибәрүгә, тамашачылар дәррәү кушылдылар. Сарсак-Омга, Барҗы-Пельгадан килгән удмурт фольклор коллективлары да милләттәшләренә иң яхшы чыгышларын бүләк иттеләр.
Шулай да яңа мәдәният учагы ачылуга балалардан да ныграк сөенүче булмагандыр, мөгаен. Алар баштарак яңа, ялтырап торган идәнгә басарга да куркып тордылар. Аннан рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар, җырладылар. Бу шулай булырга тиеш тә. Балалар - авылның киләчәге, димәк, сәхнә дә киләчәктә алар "кулында" булачак бит.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев