Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Удмуртлар бездән көнләшә

Өч ай дәвамында районның 90 пенсионеры "Интернет-озак яшәү" программасы нигезендә компьютер серләренә өйрәнделәр. Узган атнада аларга тантаналы шартларда әлеге курсларны тәмамлаулары турында сертификатлар тапшырылды. Красный борның 15 пенсионеры үз мәктәпләре базасында укытучылары Эльвира Зарипова җитәкчелегендә укыдылар. Аларга сертификатларны мәшгульлек үзәге филиалы директоры Әхсән Кәлимуллин һәм Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары...

Өч ай дәвамында районның 90 пенсионеры "Интернет-озак яшәү" программасы нигезендә компьютер серләренә өйрәнделәр. Узган атнада аларга тантаналы шартларда әлеге курсларны тәмамлаулары турында сертификатлар тапшырылды.
Красный борның 15 пенсионеры үз мәктәпләре базасында укытучылары Эльвира Зарипова җитәкчелегендә укыдылар. Аларга сертификатларны мәшгульлек үзәге филиалы директоры Әхсән Кәлимуллин һәм Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Раушания Яппарова тапшырды. Ә мәктәп укучылары, компьютер серләренә өйрәнгән өлкәннәрне котлап, матур чыгышлары белән сөендерделәр.
Әгерҗе пенсионерлары өчен компьютер курслары узган 2нче мәктәптә чын чыгарылыш кичәсе әзерләнгән иде. Тантана вальс әйләнүдән башланып китте. Евгений Лыткин һәм аның партнеры Элина Мостафина башкаруындагы салмак бию өлкәннәрне үткәннәргә - мәктәп елларына алып кайткандыр.
"Чыгарылыш пенсионерларын" беренче булып район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев сәламләде. "Әлеге проект сезгә үз тормышыгызны яшьләр белән беррәттән алып бару мөмкинлеге бирә. Чираттагы җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм сезне!" - диде Фәнис Галиәхмәтович.
Район җитәкчеләреннән бик күп җылы теләкләр яңгырады бу көнне. Мәгълүмати-методик үзәк директоры Аидә Йосыпованың: "Кайбер яшьләр кебек Интернет белән артык мавыгып китә күрмәгез. Тере аралашуның күпкә кызыклырак та, файдалырак та булуын онытмагыз", - дигән киңәше бик урынлы яңгырады. Аидә Наилевна пенсионерларны компьютер серләренә өйрәткән укытучылар - ирле-хатынлы Ринат һәм Татьяна Тимербаевларга Рәхмәт хаты тапшырды. Сүз уңаеннан: бу яшь укытучыларны өлкәннәр бик тиз арада яратып өлгергәннәр. Үз педагогларын алар кайнар алкышлар белән сәламләделәр. Уку башланганчы, пенсионерлар арасында компьютер янына килергә куркып торучылар байтак булган. Күпләре компьютер "мышка"сын кулына алырга курыккан. Укытучыларының сабырлыгы, игътибарлылыгы аркасында алар, бу куркуларын җиңеп, аның белән эш итү серләренә төшенгәннәр.
Әлбәттә, "укучыларның" үз тырышлыгы да роль уйнамый калмагандыр. Әле тантана башланыр алдыннан: "Мондый укучылар белән эшләве дә җиңел. Алар бик тырыш, берәр нәрсәне аңламасалар, сабыр гына сорыйлар, игътибар белән тыңлыйлар. Өч ай эчендә алар белән туганнардай якынайдык. Инде укулар тәмамлангач, бик күңелсез булыр", - дигән иде Ринат Зөфәрович. Ә сәхнәдә ул үзенең чыгышын: "Мәктәптә сезнең кебек тырыш, тыңлаучан укучылар күбрәк булсын иде!" - дигән сүзләр белән тәмамлады.
Бу укучыларга, чыннан да, көнләшеп карарлык. Алар арасында яшь пенсионерлар да, өлкәннәр дә, ирле-хатынлы бергәләп укыганнары да бар. Алар барысы да бердәй актив. Компьютер курслары барышында укырга өйрәнеп кенә калмаганнар, бер-берсе белән дуслашып туганлашканнар. Боларның барысы өчен тантанада пенсионерлар бәйрәмне оештыручыларга, яшь артистларга, мәктәп директоры Фәридә Әшрәфҗановага һәм, әлбәттә, мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгече Валентина Федоровага олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Аларны әлеге үзәкккә әйдәүче нәкъ менә ул иде бит. "Бәлки, хәзер бию курслары оештырырсыз?" - дип мөрәҗәгать иттеләр алар, шаяртып. Бу шаяру артында хакыйкать тә ята бит: өлкән яшьтә булуларына карамастан, пенсионерлар актив тормыш рәвешеннән тайпылырга уйламыйлар әле.
×××
"Интернет-озак яшәү" проекты кысаларында көзен тагын районның 50 пенсионерын компьютерда эшләргә өйрәтәчәкләр. "Әлеге курслар Красный бор, Кадыбаш һәм шәһәр мәктәбе базасында оештырылачак. Тик бакча сезоны башлану сәбәпле, пенсионерларның үтенечен искә алып, бу эшне көзгә калдырырга булдык", - диде Валентина Федорова.
Екатерина САМСОНОВА.

"Интернет-озак яшәү" проекты кысаларында Россия пенсионерлары берлегенең Татарстан бүлекчәсе һәм ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы инициативасы белән Татарстанда 10 мең пенсионер компьютерда эшләү серләренә өйрәнде. "Безгә Удмуртия пенсионерлары көнләшеп карый", - диде тантанада Любовь Вахрушева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев