Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Удмуртлар Варкләд-Бодьяга җыелды

III төбәкара этномәдәният форумы удмурт авылы Варкләд-Бодьяга Татарстаннан һәм Удмуртиядән йөзләгән милләттәшләрне җыйды. БӨТЕН АВЫЛ БЕЛӘН ӘЗЕРЛӘНГӘННӘР Варкләд-Бодья авылы зур түгел, анда 300ләп кеше яши. Тик аларның бердәмлекләре, удмурт халкының тарихы, мәдәнияте белән кызыксынулары күпләрне көнләштерерлек. Бер генә авыл клубында да моның кадәр иҗат төркеме эшләмидер. Кдуб мөдире Наталья Матвеева...

III төбәкара этномәдәният форумы удмурт авылы Варкләд-Бодьяга Татарстаннан һәм Удмуртиядән йөзләгән милләттәшләрне җыйды.

БӨТЕН АВЫЛ БЕЛӘН ӘЗЕРЛӘНГӘННӘР

Варкләд-Бодья авылы зур түгел, анда 300ләп кеше яши. Тик аларның бердәмлекләре, удмурт халкының тарихы, мәдәнияте белән кызыксынулары күпләрне көнләштерерлек. Бер генә авыл клубында да моның кадәр иҗат төркеме эшләмидер. Кдуб мөдире Наталья Матвеева җитәкчелегендә бирегә кече яшьтән алып өлкән яшькә кадәрле бөтен авыл халкы җыела.

- Озакламый безгә монда урын да калмас инде, яшьләребез күп, - дип шаярталар данлыклы "Инвис" ансамбле әбиләре.

Тик аларның бирешергә исәпләре юк әле. Мәдәният бүлеге начальнигы Марс Гатауллин да үз чыгышында:

- Варкләд-бодьялыларга берәр эш йөкләсәң, борчылмаска да була. Чөнки алар моны менә дигән итеп башкарып чыгачаклар, - дип билгеләп үтте.

Төбәкара форумга да варкләд-бодьялылар бердәм булып әзерләнгәннәр. Берничә көн эчендә клубта "Удмурт ызбасы" музее "үсеп чыккан".

- Соңгы көннәрдә клубта яшәдек дисәк тә була. Әле сандыктан экспонатлар алып киләбез, әле репетиция ясыйбыз, әле табын әзерлибез. Сыерны аягөсте генә савабыз да, тагын клубка йөгерәбез, - дип көлә "Инвис"тан Антонина Халитова. Сүз уңаеннан: экскурсияләр тәмамлангач, ансамбльгә йөрүчеләр музейда йон эрләү буенча мастер-класс күрсәттеләр.

УДМУРТ ЙОЛАЛАРЫ ОНЫТЫЛМЫЙ

Форумның барлык секцияләре "Үткәнгә сәяхәт" дигән теманы үз эченә алды. Секцияләрнең исемнәре генә дә ни тора: "Ишегалды уеннары: элек һәм хәзер", "Удмурт халкының курчаклары", "Элеккеге агач савыт-саба", "Удмуртлар тормышында сөлгенең роле", "Удмурт әйтемнәренең бүгенге көне" һ.б.лар. Форумның иң кечкенә катнашучысы - Сарсак-Омга лицееның беренче сыйныф укучысы Валерия Маркитонова тамырлары белән элеккеге вакытларга барып тоташучы киенү (обряд ряжения) йоласы турында эш әзерләгән.

- Бездә бу йола әле дә саклана. Шуңа бу эшне язу әллә ни авыр булмады. Материалны интернеттан, китаплардан эзләдем, әби-бабайлардан сораштырдым, - ди кызчык.

Дипломантларны котлаганда Көчек мәктәбе директоры Рәис Баһаветдинов:

- Мин барлык секцияләрдә дә булдым. Кызыклы эзләнүләрегез, аларны башкаларга җиткерә белү осталыгыгыз өчен рәхмәт. Кечкенәләрнең шуның кадәр тәэсирләнеп сөйләүләренә ничек сокланмыйсың инде?! Гомумән, бу форумны оештыручылар һәм укытучылар мактауга лаек. Иҗади эш бер көндә генә эшләнми, моны әзерләү өчен күпме көннәр һәм төннәр киткәндер. Нәтиҗәдә, менә дигән чара оештырдыгыз, - дип билгеләп үтте.

ОСТА КУЛЛАР

Әгәр бу көнне Варкләд-Бодья клубына берәр чит кеше ялгыш кына килеп кергән булса, биредәге оста куллар тудырган матурлыктан, остаханәләрнең иҗадилыгыннан "телсез" калыр иде, мөгаен. Әнә, кул осталары әзерләгән күргәзмәләр: аларның төрледән-төрле, шул ук вакытта кабатланмас, матур булуларыннан күзләр камаша. Аннан ерак түгел халык уеннарын, бераз читтәрәк милли киемнәрне кияргә өйрәтәләр. Шунда ук агачны яндырып эшләнмәләр ясыйлар. Иске Монья осталары саламнан милли пута үрәләр. Ижауның данлыклы "Эктон корка" коллективы биючеләре хореография буенча мастер-класс күрсәтәләр. Ә өйрәнергә теләүчеләр - бихисап.

- Балалар да, өлкәннәр дә чират тора. Безнең җепләребез дә бетте инде, - ди саламнан үрү остасы Ольга Тарасова.

БИИБЕЗ ДӘ ҖЫРЛЫЙБЫЗ ДА

Аннан форум кунаклары "Туган җирем - гүзәл як" дип аталган концерт-фестивальгә җыелдылар. Аны бәйрәм хуҗалары - варкләд-бодьялылар ачып җибәрде. Алар "Җәйге күңел ачу" композициясен заманчалаштырып күрсәттеләр. Әлеге композиция шәһәргә китеп руслашкан авыл яшьләре турында.

- Темасы бик актуаль. Анда өч буын чыгыш ясый. Иң кечкенәләрне дә кушсагыз, тагын да күңеллерәк булачак. Сезнең коллектив "Мәдәни салават күпере" район фестивале финалына үтте дип саный аласыз, - дип, аларның чыгышына югары бәя бирде район Мәдәният сарае методисты Ләйсән Тимуршина.

Фестиваль җиңүчеләре арасында Сарсак-Омга, Варкләд-Бодья, Көчек авыллары сәхнә осталары да бар иде.

Удмурт телендә нәшер ителүче республика басмалары вәкилләре:

- Без бүген сәхнәдә үзебезнең элеккеге яшь хәбәрчеләребезне дә күрдек. Аларның иҗади шәхес булып үсеп җитүләренә без бик шат, - диделәр.

Гомумән, варкләд-бодьялылар исеменә җылы сүзләр дә бик күп яңгырады фестивальдә. Ә Наталья Матвеевага милли мәдәниятләрен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен район башлыгы Валерий Макаров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә тантаналы рәвештә Рәхмәт хаты тапшырды.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев