Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Удмуртларга бәхет елмайды

"Без, удмуртлар, сәхнәгә гашыйк халык бит. Шуңа күрә авылыбызның 5-6 яшьлек сабые да, 70-80 яшьлек картлары да яңа клуб ачылуны зарыгып көтә. Клуб төзелешен көн саен барып карыйм. Төзүчеләргә күз генә тимәсен, шулхәтле тиз эшлиләр. Иртәдән кичкә кадәр кырмыска оясындагы кебек эш кайный анда", - ди Вәркләд-Бодья авылының аксакалы 79...

"Без, удмуртлар, сәхнәгә гашыйк халык бит. Шуңа күрә авылыбызның 5-6 яшьлек сабые да, 70-80 яшьлек картлары да яңа клуб ачылуны зарыгып көтә. Клуб төзелешен көн саен барып карыйм. Төзүчеләргә күз генә тимәсен, шулхәтле тиз эшлиләр. Иртәдән кичкә кадәр кырмыска оясындагы кебек эш кайный анда", - ди Вәркләд-Бодья авылының аксакалы 79 яшьлек Петр дәдәй Михайлов.
Әйе, бу авылга бәхет елмайды быел. Татарстан авылларында клублар төзү буенча республика программасы кабул ителгәч, район җитәкчелеге Вәркләд-Бодья авылына тукталды. Чөнки биредә 1960 елда ук төзелгән агач клуб авария хәлендә иде. Соңгы елларда бу тузган клубта бәйрәмнәр үткәрү дә куркыныч була башлаган. 2012 елны каршылау бәйрәмен дә ашханә бинасында уздырырга мәҗбүр булганнар. "Авылдашларым җыр-биюгә хәтәр осталар, һич тә Бураново әбиләреннән калышмыйлар. Бигрәк тә бөтен авыл белән бергәләшеп бәйрәм итәргә, күңел ачарга яраталар. Клуб төзеләчәк, анда спортзал да булачак дигән хәбәр ишеткәч, сөенечебезнең иге-чиге булмады", - ди заманында клуб мөдире булып эшләгән Людмила Матвеева.
Яңа клуб төзелешендә булгач, үзебез дә таң калдык. "Республикада мондый проект белән нибары 6 клуб төзелә. Шуның берсе -Вәркләд-Бодьяда. Гомуми мәйданы - 700 квадрат метр. Монда тамаша, спорт, уен заллары, китапханә булачак. Республика контролендәге бу төзелешне август башларына төгәлләү бурычы тора", - ди прораб Мафтун Шахкулиев. Әгерҗе эшмәкәре Илнур Мифтахиев предприятиесе төзүчеләре биредә март аенда гына эшли башласалар да, төп зур, авыр эшләр - төгәлләнү алдында. Хәзер түбә яба башлаганнар. 30 кешелек бригада - иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр кызу эштә. Клубны вакытында тапшырачакларына һич шик юк. "Төзелеш материалларына бернинди кытлык кичермибез, егетләр дә намус белән тырышып эшлиләр. Ялкауларга, шешә белән дусларга бездә урын юк", - ди прораб, төзүчеләрен мактап.
Алар клуб төзелеше белән бер үк вакытта бу авылдагы башлангыч мәктәп бинасында да капиталь ремонт эшләре алып баралар.
Быелгы җәй 100 хуҗалыклы Вәркләд-Бодьяда менә шундый кызу төзелеш эшләре белән истә калыр. Бик тиздән тугандаш удмурт халкы белән яңа мәдәният учагы ачылуны тантанасының шаһитлары да булырбыз әле.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев