Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Укытучы киләчәк өчен эшли

    "Хәзерге заман мәктәбе икътисадның һәм социаль тармакның инновацион үсеше максатларына тәңгәл килергә тиеш. Бүген мәктәп тәмамлаучының иҗади фикер йөртү, стандарт булмаган карарлар кабул итә белү, инициатива күрсәтү сәләте булырга тиеш. Заман мәктәбе алдында конкурентлыкка сәләтле буын тәрбияләп чыгару бурычы тора". Россия Президенты "Безнең яңа мәктәп" илкүләм проектын тормышка ашыру өчен...

    "Хәзерге заман мәктәбе икътисадның һәм социаль тармакның инновацион үсеше максатларына тәңгәл килергә тиеш. Бүген мәктәп тәмамлаучының иҗади фикер йөртү, стандарт булмаган карарлар кабул итә белү, инициатива күрсәтү сәләте булырга тиеш. Заман мәктәбе алдында конкурентлыкка сәләтле буын тәрбияләп чыгару бурычы тора". Россия Президенты "Безнең яңа мәктәп" илкүләм проектын тормышка ашыру өчен мәгариф хезмәткәрләре алдына әнә шундый мөһим бурычлар куйды.
    Яхшы укытучы - яхшы укучы

    Район педагогларының август киңәшмәсендә дә сүз әнә шушы максатка ирешү юлында сыйфатлы белем бирү, баланың сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен мәгариф учреждениеләрендә уңай шартлар тудыру турында барды.
    Мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Николаеваның чыгышы узган уку елына тирән анализ ясаудан башланды. Президент куйган бурычларны тормышка ашыру өчен бүгенге мәктәпкә заман белән бергә атлаучы җитәкче-менеджер һәм укыту-тәрбия бирү процессын нәтиҗәле итеп оештыра белүче киң белемле, компетентлы укытучы кирәк. Районның мәгариф учреждениеләрендә 712 педагог эшли. Аларның 537се - югары белемле. Педагогларның 113е - 35 яшькә кадәр. Бу уку елында мәктәпләребездә 4 яшь укытучы хезмәт юлын башлап җибәрә. Укытучылар җитмәгәнлектән, пенсия яшендәге 29 педагог эшен дәвам итә", - диде Тамара Сергеевна. Заман белән бергә атлау өчен укытучы үзе дә даими укырга, белемен, һөнәри осталыгын күтәрергә тиеш. Узган уку елында 176 мәгариф хезмәткәре квалификацияне күтәрү курсларында укыган. 94 җитәкче "Мәгарифтә - менеджмент" программасы буенча укый башлаган.
    Укучыларның Бердәм дәүләт имтиханнары билгеләре - укытучының хезмәтенә иң гадел бәя ул. Юкка гына "яхшы укытучы - яхшы укучы", димиләр бит. Рус теле, биология, тарих, җәмгыять белеме, химиядән БДИ буенча баллар Татарстан күрсәткеченнән дә югары. "Ә математика, инглиз теле, физика, информатика буенча республика күрсәткеченнән түбән. Бигрәк тә Тәбәрле, Көчек мәктәпләрендә - математикадан, Иж-Бубыйда - информатика, тарихтан, Красный борда биология һәм физикадан имтихан билгеләре һич тә канәгатьләндерми. Шуңа күрә начар укучылар белән аерым шөгыльләнүне ныклап гамәлгә кертергә кирәк", - диде мәгариф идарәсе начальнигы.
    Аннан соң ул мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенә тукталды. Районда 23 балалар бакчасы, 5 башлангыч мәктәп-бакча һәм урта мәктәпләр каршында 5 мәктәпкәчә төркем эшли. Әгерҗедә "Бәләкәч" программасы буенча яңа бакча ачылгач, 3-7 яшьлекләр арасында бакчага чират бетте.
    Мәктәп кичкә кадәр эшләргә тиеш
    Тамара Николаева башлангыч белем бирү системасына да тукталды. Башлангыч мәктәптә хәзер дәрестән соң вакытны дөрес оештыру алгы планда тора. Бүген нәни укучыны иҗади занятиеләргә, спорт түгәрәкләренә, эзләнү эшләренә тарту - төп бурычларның берсе. "Башлангыч сыйныфта гына түгел, гомумән, мәктәп эшчәнлеге кичке сәгать 8гә кадәр дәвам итәргә тиеш", - дигән бурыч куйды мәгариф һәм фән министры А. Гыйльметдинов Мамадышта узган республика киңәшмәсендә. Бу - мәктәпкә белем бирү генә түгел, хезмәткә өйрәтү, балаларның сәләтен ачарга булышу буенча зур бурычлар йөкләнә дигән сүз. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та бу тәкъдимне яклап чыкты. Әгәр мәктәпләр, дөрестән дә, кичкә кадәр эшләсәләр, укучы анда файдалы эш белән шөгыльләнеп сәләтен үстерер, ата-ананың баласы өчен күңеле тыныч булыр, укучылар арасында җинаятьчелек, тәртипсезлек кимер иде.
    Белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрүдә мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту мөһим урын алып тора. Быел капиталь ремонт программасына кергән биш мәктәпкә Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 309,88 мең сумлык спорт җиһазлары, 2нче мәктәп, 1нче гимназия, ярдәмче мәктәп-интернатка 399,904 мең сумлык медицина кабинеты, райондагы барлык беренче сыйныфлар өчен 1581,33 мең сумлык 41 интерактив такта бирелү турындагы хәбәр аеруча сөенечле булды.
    "Нинди генә заманча җиһазлар кайтарылса да, яңа технологияләр кертелсә дә, укытучы мәктәптә үзәк фигура булып кала. Замана мәктәбендә көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләп чыгаруда, иң беренче чиратта, ул төп роль уйный. "Безнең район укытучыларының бу мөһим бурычларны үтәү өчен белеме дә, тәҗрибәсе дә, сәләте дә җитәрлек. Ә укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе еллар узгач кына күренә. Ул бүген киләчәк өчен эшли. Киләчәгебезнең нинди булуы - бүгенге укытучы кулында", - дип тәмамлады Тамара Николаева чыгышын.
    Киңәшмәдә Бима мәктәбеннән ...Исанаева, 1нче гимназиядән Р.Тимуршина, 8нче балалар бакчасыннан Л.Колесникова эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, районның яңа җитәкчелегенә проблемаларын җиткерделәр. Мәсәлән, Людмила Колесникова бакчаларда уенчыкларның бик аз булуы турында әйткәч, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Валерий Макаров шәһәр бакчаларына уенчыклар сатып алу өчен үз кесәсеннән 100 мең сум акча бирәчәген әйтте. Бу хәбәрне зал көчле алкышлар белән каршы алды. Әле шушы көннәрдә генә Англиядән кайткан 2нче мәктәп укытучысы Татьяна Шамшуринаның анда күргәннәре турындагы чыгышын да зал тын да алмый тыңлады.
    Киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фән һәм инновацион эшчәнлек бүлеге начальгигы Святослав Гусев катнашты һәм чыгыш ясады.
    Август киңәшмәсе күңелле мизгелләргә дә бай булды. Укыту һәм тәрбия бирүдә озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем педагоглар мактаулы исемнәр, грамоталар белән бүләкләнделәр. Алар хөрмәтенә мәктәптән тыш эшләр бүлегендә шөгыльләнүче сәләтле балалар җыр-биюләр башкардылар.

    Икенче көнне укытучылар төрле секцияләрдә тәҗрибә уртаклаштылар, башкаларның алдынгы эш алымнарын өйрәнделәр.
    Яңа уку елы алдыннан, әнә шулай, район җитәкчелеге, хезмәттәшләре белән бергә җыелышып сөйләшү, киңәш-табыш итешү укытучыларга хезмәткә дәрт өсти. Яңа уку елы белән сезне, хөрмәтле мөгаллимнәр!
    Рәмзия Зарипова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: