Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Укучыларны мәктәптә ничек ашаталар

    Баланың сәламәтлегендә дөрес туклануның нинди мөһим роль уйнавы һәркемгә яхшы мәгълүм. Аның күп вакытын мәктәптә уздыруын истә тотып, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә САФИУЛЛИНА белән укучылар туклануы турында әңгәмә корырга булдык. - Вәсилә Гарәфетдиновна, сөйләшүне бәяләрдән башлыйк әле. Чөнки, иң беренче чиратта, ата-аналарны нәкъ менә туклануның шул ягы кызыксындыра. -...

    Баланың сәламәтлегендә дөрес туклануның нинди мөһим роль уйнавы һәркемгә яхшы мәгълүм. Аның күп вакытын мәктәптә уздыруын истә тотып, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә САФИУЛЛИНА белән укучылар туклануы турында әңгәмә корырга булдык.

    - Вәсилә Гарәфетдиновна, сөйләшүне бәяләрдән башлыйк әле. Чөнки, иң беренче чиратта, ата-аналарны нәкъ менә туклануның шул ягы кызыксындыра.

    - Элекке еллардагы кебек үк, һәр баланы бушлай ашатуга дәүләт субсидия бирә. Бүгенге көндә ул 6 сум 80 тиен. Әлеге акчага чәй, ипи һәм ботка ашарга мөмкин. Тик моның калорияле ризык түгеллеген һәркем аңлыйдыр. Шуңа күрә хәзерге вакытта мәктәпләрдә укучылар туклануына кагылышлы җыелышлар уза. Аларда әти-әниләр туклану өчен күпме түләргә туры киләчәген үзләре билгелиләр. Бу яклап төрле мәктәптә әти-әниләрнең фикерләре төрлечә: 25 сумнан алып 210 сумга кадәр.

    Авыл мәктәпләре үз участокларында үстерелгән яшелчә хисабына ота. Әйтик, Девәтернә мәктәбе ата-аналары - взносны иң аз түләүчеләр. Чөнки кәбестә, кишер, чөгендер, суган кебек яшелчәләрне үзләрендә үстерәләр. Мәктәп директоры Айнур Габбасов (аның агрономлык белеме дә бар) шәхсән үзе барып суганның селекцион орлыгын алып кайтты.

    Бәягә кире кайтып, ташламалы категория турында да берничә сүз әйтергә кирәк. Район башкарма комитеты карары белән гаиләдә дүрт һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләнгән очракта укучыларга бюджеттан көненә 18 сум 20 тиен акча бүленә. Районда мондый балалар саны - 144.

    - Взнос түләүдән бөтенләй баш тарткан ата-аналар бармы?

    - Кызганычка каршы, бар. Болар - Кодаш һәм Үтәгән башлангыч мәктәпләре. Ана буларак, мин моны дөрес дип исәпләмим. Үсә торган организмга тиешле күләмдә калорий, балансланган туклану кирәк. Юкка гына һәр меню Роспотребнадзор белгечләре тарфыннан расланмый. Шуңа күрә бушлай ашатуга бөтенләй чарасыз калганда гына ризалык бирергә мөмкин.

    Кайбер әти-әниләр балаларга бутерброд биреп җибәрү яклы. Ә СанПиН нормалары кая? Тиз бозыла торган ризык укучы букчасында нәрсәгә әйләнә? Хәзер балалар да, вакыты да - үзгә шул. Тәнәфес вакытында сумкасыннан бутерброд алып чәй эчеп утырган баланы күрмәссең.

    Кайбер әти-әниләр иң яхшысы күмәч алырга акча бирү дип уйлыйлар. Әмма күпчелек балалар әлеге акчага мәктәпкә килү уңаенда ук чипсы һәм кола сатып алалар. Ә бу төр ризыкларның организмга, бигрәк тә бавырга ничек зыян китерүен аңлату кирәкмидер.

    - Әти-әниләрнең тагын бер хаталары бар бит әле.

    - Әйе. Бу - баланы ботка ашарга өйрәтмәү. Элек-электән ботка туклыклы ризык булып исәпләнгән. Балалар бакчасындагы менюда да юкка гына боткага өстенлек бирелми. Балалар бакчасында сабыйны ботка ашарга өйрәтергә тырышалар, ә әти-әниләр, киресенчә, аннан биздерәләр. Моның шулай икәнлегенә инану өчен әти-әниләр төшке аш вакытында мәктәпкә килеп карасыннар иде. Ботканы ничек салалар, шулай ук чыгарып түгәләр.

    Менә шулай, чипсы, күмәч ашап балалар симерәләр дә инде. Гастрит, ашказаны җәрәхәте кебек авырулар да шуннан килеп чыга. "А" сәламәтлек төркемендә балалар саны кимегәннән-кими баруы да шуның белән бәйле. Укучылар хәрби комиссариатта медкомиссия уза башлагач йә студент булгач та күпләрдә ашказаны-эчәклек тракты авырулары ачыклана.

    - Кайберәүләрдә "мәктәптә тәмсез ашаталар" дигән фикер яши...

    - Ә монысы - уйдырма, әти-әнидән күмәчкә акча алу өчен бер сәбәп. Контроль туклану оештырып, мәктәпкә килеп, ботканы үзегез дә авыз итеп карый аласыз. Әле дә хәтеремдә: Парламент дәресе вакытында без ТР Дәүләт Советы депутатына һәм район башлыгына бушлай бирелә торган төшке ашны ашарга тәкъдим иттек. Ризыкның калориялелегенә югары бәя бирделәр алар.

    Мин үзем шәхсән мәктәптә ике тапкыр ашату оештырылган булырга тиеш дип исәплим. Моны эшләү өчен мөмкинлекләр бар. Кызганычка каршы, әти-әниләр арасында мөһимлеген аңламаучылар гына очрый. Шуңа күрә бүгенге көнгә Кичкетаң, Сарсак-Омгада һәм берничә шәһәр мәктәбендә генә ике тапкыр ашату оештырылган. Бергә фикерләп карыйк әле. Бала мәктәптә 6 сәгать була. Аннан - секция, түгәрәкләрдә, музыка мәктәбендә өстәмә занятиеләр. Норма буенча туклану белән туклану арасы 4 сәгатьтән артык булырга тиеш түгел. Ә бит күп балалар мәктәпкә иртәнге ашны да ашамыйча килә. Нәтиҗәдә, төшке аш алар өчен көн дәвамында бердәнбер туклану булып чыга. Моннан үзегез нәтиҗә ясагыз.

    Әңгәмә ахырында ата-аналарга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: балалар сәламәтлегендә акчагызны янга кадырырга тырышмагыз. Без моның өчен шартларны үзебез тудырабыз һәм баланың дөрес фикер йөртүен дә үзебез формалаштырабыз.

    Ххх

    Вәсилә Гарәфетдиновна белән әңгәмә корган арада Чишмәдән әти-әниләр шалтыратып, җыелышта нинди карарга килүләрен хәбәр иттеләр. Аларның балалары Тирсә мәктәбенә йөреп укыйлар. Биредә ата-аналар взносы 60 сум итеп билгеләнгән. Алар, кайнар төшке аштан баш тартып, көн саен пешкән ризык алу өчен 20-30 сум түләргә әзер (бу атнасына уртача 150 сум килеп чыга). Ата-аналарның бу карарын табиблар да хупламас иде, мөгаен...

    Екатерина САМСОНОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: