Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Унөч ятимне сөендерделәр

Бүген безнең районда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 82 бала фатир алу өчен чиратта тора. Ел ахырына кадәр шуларның 13енә фатир ачкычлары тапшырылачак. Әлеге унөч бәхет иясен бала дип атау дөрес тә булмас. Ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган бу балалар тораклы булу хокукыннан 18 яшьләре тулгач ук файдалана...

Бүген безнең районда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 82 бала фатир алу өчен чиратта тора. Ел ахырына кадәр шуларның 13енә фатир ачкычлары тапшырылачак.
Әлеге унөч бәхет иясен бала дип атау дөрес тә булмас. Ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган бу балалар тораклы булу хокукыннан 18 яшьләре тулгач ук файдалана алалар иде бит. Тик соңгы дүрт ел дәвамында районда ятимнәргә бер генә торак сертификаты да бирелмәгәнлектән, хәзерге вакытта аларның барысы да 20 яшь чиген узган инде. Күбесе, гаилә корып, үзләре балалар тәрбиялиләр.
- 2007-2012 елларда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга торак сертификаты республика бюджеты хисабыннан бирелә иде. Моның белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы шөгыльләнде. Мондый сертификат соңгы тапкыр безнең районда 2008 елның декабрендә тапшырылган иде. Ул чакта торак сатып алу өчен 907500 сум күләмендә субсидия Асия Ивановага бирелде. Аннан кала, әлеге исемлектә торакка дәгъва кылучы тагын 13 ятим бар иде. Тик, ни кызганыч, 2009-2012 елларда бер генә сертификат та тапшырылмады һәм чиратта бернинди алга китеш тә булмады.
Быел торакка кагылышлы законнар җыелмасына үзгәрешләр кертелде һәм хәзер әлеге категория гражданнарны тораклы итү белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы шөгыльләнә, - ди район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, архитектура, шәһәр төзелеше бүлеге баш белгече Ләйсән Фәтхетдинова. Хәзер бу төр гражданнарга торак махсус торак фондыннан найм килешүе нигезендә биреләчәк. Моның өчен алар ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән 5 елга килешү төзергә тиеш.
- Биш ел дәвамында алар бу торакны сата да, алыштыра да алмыйлар. Ә менә биш елдан соң торак аларның шәхси милкенә әверелә, - ди Ләйсән Газинуровна.
Быел тораклы булачак 13 ятимнең 2се - фатирны Әгерҗедән, 2се - Казаннан, 9ы Чаллыдан алырга теләк белдергән.
- Мин Нарат авылында әбием Лилия һәм бабам Зөфәр тәрбиясендә үстем. Ноябрьдә 21 яшь тула инде. Хәзерге вакытта нәни кызым Әмирә белән әби-бабайларда яшибез. Ә декрет ялына чыкканчы Казанда "Бәхетле" кибетендә сатучы-консультант булып эшләдем. Октябрь аенда миңа шалтыратып фатир бирәчәкләре турында әйткәч ничек сөенгәнемне белсәгез иде! Мин торак алу өчен чиратка 2008 елда ук бастым, фатирлы булачачагыма өмет өзгән идем инде. Ә бу хәбәрне ишетүгә үк әби-бабам белән киңәшләштем дә, фатирны Чаллыдан алырга теләгем барлыгын җиткердем. Чаллы - яшьләр шәһәре, анда үз һөнәрем - бухгалтер буенча эш табу да авырлык тудырмас дип уйлыйм. Озакламый нәни кызым белән Чаллыга яңа фатирыбызга күченербез дип өметләнәм. Ә әби белән бабай безгә кунакка килеп йөрерләр, - ди Алинә Гәрәева.
Ә менә Светлана Тимеркәева Казан шәһәрен сайлаган.
- Мин Иж-Бубыйда апам Әлфия Арукаева тәрбиясендә үстем. Казанга килгәнемә дә байтак инде. Хәзерге вакытта кафеда эшлим. Моңа кадәр дус кызымның фатирында яшәдем. Үземә фатир биреләчәге турында белгәч, шатлыгымның чиге булмады. Торыр урының булмауның кыенлыгын моны үз җилкәсендә татып караганнар гына яхшы аңлыйдыр. Ниһаять, Хөкүмәтебез ярдәме белән бу проблемага нокта куелачак, - дип сөенә ятим үскән кыз.
Ольга һәм Сергей Молчановларның да гаилә коруларына алты ел инде. Ольга, ятим буларак, 2008 елда ук фатир алырга чиратка баскан булган.
- Башта Сергейның әниләрендә яшәдек. Аннан ике фатирда яшәдек, монысы - өченчесе инде. Шушы еллар эчендә кызыбыз Кира, улыбыз Аристарх дөньяга аваз салды, - ди бүгенге көндә гаиләсе белән Әгерҗенең Боз сарае артындагы йортларның берсендә найм килешүе нигезендә яшәүче хуҗабикә. Бу гаилә фатирны Әгерҗенең Комсомольская урамыннан сайлаган.
- Фатирны озак көтәргә туры килсә дә, без бик канәгать. "Соң булса да, уң булсын" дип юкка гына әйтмиләр. Инде сөекле балаларыбызны үз куышыбызда тәрбияләп үстерәчәкбез. Безгә шундый мөмкинлек биргән Хөкүмәтебезгә рәхмәт, - ди Ольга сөенечен җиткерер өчен сүзләр таба алмыйча.
Молчановлар 2014 елны яңа фатирларында каршы алу турында хыялланалар. Нәни Кира уенчыкларын хәзердән үк җыя башлаган инде. "Энемә дә булышачакмын", - ди әнисенең зур ярдәмчесе. Якын арада үз фатирларына күчү - Молчановларның гына түгел, фатир алуны еллар буе көткән башка ятимнәрнең дә иң татлы хыялыдыр. Шуңа бу бәхетле көннәрен тизрәк якынайтасы иде аларның.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев