Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Уңыш өчен көрәштә

"Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасының "Исәнбай" бүлекчәсе комбайнчысы Эрнест ГАНИЕВ һәм аның ярдәмчесе Рузил ГОБӘЙДУЛЛИН быелгы уракта өр-яңа чит ил комбайны "Нью-Холланд"та эшләүләренә сөенеп туялмыйлар. Урып-җыю кампаниясе башланыр алдыннан агрофирма филиалларына 15 яңа комбайн кайтартылган иде. Әлеге "Нью-Холланд"ларны районыбызның иң тәҗрибәле комбайнчыларына бирделәр. Шуларның берсен бу комбайнда 5 еллык эш тәҗрибәсе булган...

"Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасының "Исәнбай" бүлекчәсе комбайнчысы Эрнест ГАНИЕВ һәм аның ярдәмчесе Рузил ГОБӘЙДУЛЛИН быелгы уракта өр-яңа чит ил комбайны "Нью-Холланд"та эшләүләренә сөенеп туялмыйлар.
Урып-җыю кампаниясе башланыр алдыннан агрофирма филиалларына 15 яңа комбайн кайтартылган иде. Әлеге "Нью-Холланд"ларны районыбызның иң тәҗрибәле комбайнчыларына бирделәр. Шуларның берсен бу комбайнда 5 еллык эш тәҗрибәсе булган Эрнестка ышанып тапшырдылар. Яңа кыр корабында сынатырга ярамаганлыгын яхшы аңлыйлар егетләр. "Урак өстендә вакыт белән исәпләшеп тормыйбыз. Иртәнге 5тә аягөстендә инде без. Ә өйгә кайтканда төнге 11ләр тула. Бу көннәрдә йорт мәшәкатьләрен дә, гаиләне дә "оныттык". Безнең алда хәзергә бер генә бурыч - икмәкне тиз көннәрдә җыеп бетерү", - ди Эрнест.
Егетләрнең көнне-төнгә ялгап, ялсыз эшләгәннәре күрсәткечләреннән күренеп тора. Бүгенге көндә алар, Көчек егете Нияз Хуҗиннан бераз гына калышып, II урында баралар. I, III филиал кырларыннан барлыгы 922 тонна ашлык суктырганнар. "Комбайныбызга күз генә тимәсен, сәгать кебек эшли. Бөтен уңайлыклары бар. Кондиционер булгач, көннең эсселеге дә сизелми", - ди Кам.Ключның арпа басуында эшләүче Эрнест.
...Ул - 11 яшеннән бирле басуда. "Комбайннарның ашлык суктырганнарын шулкадәр кызыксынып күзәтә идем. Эшләү теләгем көчле булгандыр инде, әткәй-әнкәй рөхсәт бирмәсәләр дә, 11 яшемдә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым", - ди Эрнест, балачагын искә алып. Һәм ул оста комбайнчы Шамил Җәмилев кулы астында эш серләренә өйрәнә. Берничә елдан үзенә дә "Нива" комбайнын бирәләр. Ә "Нью-Холланд"ка утыргач, алдынгы урыннарны үз кулыннан ычкындырмый тырыш егет. 2008 елда район күләмендә беренче урын ала. Быел да аның урып-җыюны югары күрсәткечләр белән алдынгы урында тәмамлаячагына шик юк.
I филиалда эшләүче тәҗрибәле комбайнчылар Зәниф Гыйльфанов, Рөстәм Закиров, Анатолий Самарин, Владимир Атнабаев, Владимир Ибатов белән уртак тел табып эшлиләр. "Әлбәттә, эштә иң зур терәк - ярдәмчеләребез", - ди Эрнест.
Быел мәктәпне тәмамлаган Рузилнең дә комбайнда өч еллык эш тәҗрибәсе бар инде. Ул да урып-җыю чорында үзеннән өлеш кертүенә сөенә. "Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче дустым Илнур Шәрипов белән сөйләшеп алырга да вакыт юк бу көннәрдә. Йокы туймаса да, алҗытса да сер бирмибез", - ди егет.
Әле Эрнестның хуҗалыгында зур төзелеш эшләре бара. Ганиевлар гаиләсе бик матур, заманча итеп йорт салалар. "Бар мәшәкать хатыным Ләйлә җилкәсендә: өй төзүчеләрне ашату да, абзардагы малларны карау да, балаларны тәрбияләү дә, бакчадагы уңыштан кышка салатлар ясау да... Ходай түземлек, сабырлык кына бирсен аңа", - ди Эрнест.
...Туган як басуларында иген уңышының муллыгы барыбызны да сөендерә быел. Күкрәп үскән, башаклары сыгылып торган бодай, арпаларга карагач, "икмәк булса, җыр да була" дигән сүзләр искә төшә. Шөкер, мондый комбайнчылар булганда, туган якта икмәк тә, җыр да булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев