Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Унынчы яртыга тавыш бирүчеләр – 20 процент

14 сентябрь - Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатларны сайлау көнне Әгерҗе районындагы 50 сайлау участогы иртәнге сәгать 7дә үк үз ишеген ачты . Әйтергә кирәк, сайлауга килүчеләргә ике бюллетень бирелә: беренчесендә - партияләр, икенчесендә - депутатлыкка кандидатлар исемлеге Сайлауларда катнашып, һәркем киләчәкне хәл итүгә үз өлешен кертә. Шәһәрдә...

14 сентябрь - Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатларны сайлау көнне Әгерҗе районындагы 50 сайлау участогы иртәнге сәгать 7дә үк үз ишеген ачты .
Әйтергә кирәк, сайлауга килүчеләргә ике бюллетень бирелә: беренчесендә - партияләр, икенчесендә - депутатлыкка кандидатлар исемлеге Сайлауларда катнашып, һәркем киләчәкне хәл итүгә үз өлешен кертә.
Шәһәрдә
Әнә, Гоголь урамында урнашкан 468нче сайлау участогы комиссия әгъзалары беренче сайлаучыны көтәләр. Биредә Лесопильная, Деповская, Ометов, Октябрьская урамнарыннан барлыгы 1122 сайлаучы килергә тиеш. Шуларның 93е алдан тавыш биргән. Ә 18 яше тулып беренче тапкыр сайлауга килүчеләр 15 кеше булачак. Аларның берсе - Октябрьская урамыннан Юлия Фролова алдагы көнне тавыш биргән.
- Бу микрорайон белән эшләве җиңел булмады. Чөнки Ометов урамындагы яңа йортларга күченгәннәрнең әле күбесе пропискага кереп өлгермәгән. Шуңа күрә алдан аңлату эшләре белән озак йөрергә туры килде. Подъездларга кая килергә икәнлеген күрсәтеп аңлатмалы язулар да элеп чыктык. Сайлаучыларның фатирларына
кереп тә аңлаттык, - ди комиссия рәисе Раушания Тимуршина.
Сәгать 7 тулып 5 минут үткәч, ишектә беренче сайлаучы күренде. Ул - Октябрьская урамы 5нче йорттан Ринат Гыйззәтуллин иде.
- Эшкә барганчы тизрәк сайлап чыгарга булдым, - диде ул. 3нче мәктәптәге 467 участокта беренче сайлаучы сәгать сигезенче яртыда килгән.
- Гадәттә, ир-атларның аяклары җиңел була, диләр. Безгә беренче хатын-кыз - Алсу Векшина килде. Әмма аның да аягы авыр булды димәс иде. Ул китеп ярты сәгать узуга 30лап кеше участокка килде. Ә барлыгы бүген 640 кешене көтәбез. 24 сайлаучы алдан тавыш биреп куйды, - ди комиссия рәисе Татьяна Мерзлякова.
Ә балигъ булып беренче тапкыр сайлауга килүчеләргә, беренче булып тавыш бирүчеләргә бүләккә магнитлар, ручкалар әзерләгәннәр.
- Урамда яңгыр явуы гына бераз комачаулый. Ә болай мәктәпкә җылы бирделәр, бик рәхәт, - диләр комиссия әгъзалары.
Икенче участокка бару юлында урамда очраган шәһәрдәшләрдән дә сайлауга бару-бармаулары турында сорашып алдык. Әнә, 68 яшьлек Фәүзия апа Нәфыйкованы яңгырда куркытмаган, совхоздан ук менеп җиткән.
- Үзем совхозда торам, ә пропискам - М.Горький урамында. 2нче мәктәптә урнашкан сайлау участогында тавыш бирдем. Өйдән сәгать җиденче яртыда чыгып киткән идем. Иң беренчеләрдән булып тавыш бирдем. Аннан соң базарга барып хайван алдым. Хәзер аны өйгә китерергә тиешләр, - диде ул. Фәүзия апа элек тә, хәзер дә сайлауларны бәйрәм көткән кебек көтүен әйтте.
- Сугыштан соң туган балалар бит без. Сайлау көнне участокларда прәннек-конфетлар белән сыйлана, рәхәтләнеп чәй эчә, күңел ачып кайта идек. Әле менә Мәдәният сарае каршыннан узганда да бик матур музыка ишеттем, - диде Фәүзия апа. Ә менә Лидия Клабукова әле сайлау участогына барырга өлгермәгән.
- Хастаханәдә көндезге бүлектә дәвалану курсы үтә идем. Төштән соң барырга туры килә инде сайлауга. Беркайчан да бармый калганым юк. Ил-
көн тыныч, имин булсын дип иң лаеклыларга үз тавышымны бирәчәкмен, - диде ул.
Мәдәният сараендагы 458нче сайлау участогына иртәнге сәгать унынчы яртыга 147 сайлаучы килгән иде.
- Комиссия әгъзаларыннан Әлфия Мөфтәхова, Раиса Касаткина,Гүзәлия Ваһапова прописка буенча шушы участокка туры киләләр. Ә калганнарыбыз алдан тавыш биреп куйдык, - ди комиссия рәисе Әлфия Равилевна.
Авылда
Сайлауларда, гадәттә, авыл халкы иң зур активлык күрсәтә. Сәгать иртәтнге унынчы яртыга Исәнбайда 675 кешенең 209ы, Кадыбашта 380 сайлаучының 120се, Кичкетаңда 461 сайлаучының 185е, Тирсәдәге 477нче участокта 713 кешенең 121е сайлау участокларына килеп үз тавышын бирде. Гомумән, сәгать иртәнге унынчы яртыга райондыга 26 мең 132 сайлаучының 20,45 проценты тавыш бирде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев