Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Участок вәкилләре өйле булды

Татарстан Россиядә полиция участок вәкилләренә йортлар төзергә керешкән төбәкләрнең беренчесе булып тарихка кереп калачак. Быел республика программасы нигезендә Татарстанда 84 участковый йортлы булачак. Шуның берсен - районыбызның Кадыбаш авылында төзелгәнен дүшәмбе көнне ачу тантанасы булды. Илнур Мифтахиев һәм Марсель Ситдыйков җитәкчелегендә төзүчеләр 100 квадрат метрдан артыграк мәйданлы әлеге йортны өч...

Татарстан Россиядә полиция участок вәкилләренә йортлар төзергә керешкән төбәкләрнең беренчесе булып тарихка кереп калачак. Быел республика программасы нигезендә Татарстанда 84 участковый йортлы булачак. Шуның берсен - районыбызның Кадыбаш авылында төзелгәнен дүшәмбе көнне ачу тантанасы булды.
Илнур Мифтахиев һәм Марсель Ситдыйков җитәкчелегендә төзүчеләр 100 квадрат метрдан артыграк мәйданлы әлеге йортны өч ай эчендә сафка бастырганнар. Ул 2 миллион 300 мең сумга төшкән. Йортның бер ягында полициянең терәк пункты урнашкан, ягъни ул - участок вәкиленең эш урыны. Ә икенче якта - 3 бүлмәле фатир. Оҗмахка тиң әлеге фатирда бөтен нәрсә дә бар: ике контурлы газ казаны, мебельләр өр-яңа, бәдрәф-ванна... Ишегалдында гараж, участогы зур. Димәк, тормыш көтәргә бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Яңа елны - яңа йортта
Кадыбаш, Девәтернә авыл җирлекләренә караган 9 авылга хезмәт күрсәтүче полициянең участок вәкиле Рамис НӘБИУЛЛИН көнгә ничә чакрым юл узганын үзе генә беләдер. Көн саен үзе яшәгән Тирсәдән Кадыбашка кадәр 90 чакрым ара үтәргә кирәк. Авылларны урап кайту да 50 чакрымга тула. Кичен янә Тирсәгә кунарга кайту... Әле Әгерҗегә дә барырга туры килсә... Димәк, көнсаен 250-300 чакрым юл уза полиция капитаны.
- Юл йөреп күнегелгән инде. Инде 8 ел шушы авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтәм, - ди Рамис.
Бу көннәрдә ул да, аның гаиләсе дә сөенечле мизгелләр кичерәләр. Кадыбаш авылында төзелгән йортка күчү мәшәкатьләре белән йөриләр алар. Шатлыкларын уртаклашырга, әнә, никадәр дәрәҗәле кунаклар килгән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының башкарма власть органнары белән бәйләнеш булдыру һәм җәмәгать тәртибен саклауны оештыру идарәсе начальнигы Марат Зарипов, район башлыгы Валерий Макаров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов, Рамиснең хезмәттәшләре иң изге теләкләрен юлладылар.
- Бүген барыбыз өчен дә шатлыклы көн. Участок вәкиле гомер-гомергә халыкның иң зур ярдәмчесе булды. Рамис Нәбиуллин Кадыбаш һәм Девәтернә авыл җирлекләре башлыклары Илфат Рамазанов, Фәнис Йосыпов белән инде менә ничә ел кулга-кул тотынып эшли. Алга таба да ышанычны югалтмыйча халык иминлеге сагында эшләргә язсын сиңа, - диде район башлыгы һәм яңа йортка бүләк итеп мультиварка тапшырды.
Казан кунагы да полиция вәкиленә теләкләрен юллады.
- Хәзер вак-төяк мәсьәлә өчен дә 110 чакрым ераклыктагы Әгерҗегә барырга кирәк булмаячак. Эш урыныңда бөтен шартлар тудырылган. Участок вәкиленә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итәләр. Йорт белән эш урынының бер түбә астына урнашуы бик уңай. Армый-талмый халыкка хезмәт итәргә язсын үзеңә, - диде ул. Полиция капитаны Рамис Нәбиуллин Марат Зарипов кулыннан "Лада гранта" автомобиленең ачкычын да алды. Йорт төзелешен кыска вакыт эчендә кулланылышка тапшыру өчен бик зур өлеш керткән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, эчке эшләр бүлегенең тыл начальнигы Илгиз Шәйхетдинов, "СтройГрад"ширкәте җитәкчесе Илнур Мифтахиев Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринның Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Ә өй эчендә кунакларны ачык йөз белән Рамиснең җәмәгате Ләйсән һәм кечкенә уллары Рамазан каршы алды.
- Быел Яңа елны гаиләбез белән биредә каршы алачакбыз, - ди Ләйсән шатланып. Рамазан инде үз бүлмәсенә уенчыкларын алып килергә дә өлгергән.
- Яңа өй бик матур һәм зур, - ди ул сөенеченнән нишләргә белмичә әле бер, әле икенчене бүлмә буйлап йөгереп.
Кунаклар да сыйфатлы материаллардан эшләнгән йортны бишле билгесе белән бәяләделәр.
Үз куышыбыз булды
Бу көнне Бима авылында тагын бер участок вәкиле Артур ХӘБИБУЛЛИН йортлы булды. Район бюджеты хисабына төзелгән йортның ачкычын аңа район җитәкчесе Валерий Макаров тапшырды.
- 2006 елдан бирле эчке эшләр бүлегендә эшлим. Иске Эсләк һәм Исәнбай авыл җирлекләренә хезмәт күрсәттем. Быелның январеннан Бима җирлеген дә өстәделәр. Биредә эш кабинетым булмау уңайсызлыклар тудыра иде. Хәзер торырга йортым да, шунда ук эш урыным да булу шатлык өстенә шатлык кына инде, - ди Артур. Ул да Нәбиуллиннар кебек үк гаиләсе белән Яңа елны биредә каршылаячак.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев