Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Утсыз, сусыз калдылар

Бүген шәһәребездә иртәнге сәгатә алтыда халык йокыдан уянып, эшкә, күпләр балаларын мәктәпкә, бакчага әзерләгәндә Маяковский, Чайковский урамнарындагы күп катлы йортлар,Ометов, Чайковский, К. Маркс урамнарындагы котельныйлар,су куу станциясе, биш су җыю башнясы, тимер юл узелы хастаханәсе, 6нчы балалар бакчасы электр энергиясез калды. Сәбәбе - тимер юл электр челтәре предриятиесе карамагындагы агач...

Бүген шәһәребездә иртәнге сәгатә алтыда халык йокыдан уянып, эшкә, күпләр балаларын мәктәпкә, бакчага әзерләгәндә Маяковский, Чайковский урамнарындагы күп катлы йортлар,Ометов, Чайковский, К. Маркс урамнарындагы котельныйлар,су куу станциясе, биш су җыю башнясы, тимер юл узелы хастаханәсе, 6нчы балалар бакчасы электр энергиясез калды.

Сәбәбе - тимер юл электр челтәре предриятиесе карамагындагы агач электр баганаларының, линияләрнең тузган булуында.
Бу ситуациядән тиз арада чыгу өчен район хакимияте каршындагы гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия җыелды. Җитәкчеләр, энергетиклар белән бергә тиз арада авария булган урыннарга чыгып, гадәттән тыш хәлне бетерү өстендә оператив төстә эшли башладылар. Бер сәгатьтән тимер юл узелы хастаханәсенә электр энергиясе бирелде. Аннан соң котельныйлар, йортлар, балалар бакчалары утлы булды. Көндезге сәгать 12гә биш су җыю башнясы гына утсыз иде. Шәһәрне сусыз калдырмас өчен резервтагы сусаклагычны эшкә җиктеләр.
Тимер юл карамагындагы электр хуҗалыгының тузган булуының киләчәктә дә шәһәрдә гадәттән тыш хәл китереп чыгарачагын күз алдында тотып, район җитәкчелеге Горький тимер юл начальнигы Анатолий Лисунга ашыгыч хат юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев