Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Үзе бер кечкенә шәһәрчек

Узган атнада авылларда гражданнар җыелышлары старт алды. Февраль ае дәвамында авыл башлыклары 2011 елда эшләнгәннәр һәм алда торган бурычлар хакында авыл халкы каршында исәп-хисап тота. Узган чәршәмбедә Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев чыгышын тыңларга халык зал тутырып килгән иде. Җыенда район башлыгы Фәрит Габбасов, ТР Президентының территорияләр белән эшләү...

Узган атнада авылларда гражданнар җыелышлары старт алды. Февраль ае дәвамында авыл башлыклары 2011 елда эшләнгәннәр һәм алда торган бурычлар хакында авыл халкы каршында исәп-хисап тота. Узган чәршәмбедә Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев чыгышын тыңларга халык зал тутырып килгән иде. Җыенда район башлыгы Фәрит Габбасов, ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Денис Королев та катнашты.
Җыелышка кадәр бу җирлектә яшәүчеләр районның халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларыннан килгән вәкилләргә үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Аеруча Пенсия фонды һәм халыкны социаль яклау идарәләре җитәкчеләре яныннан халык өзелмәде.
"Кичкетаңга килер алдыннан авыл халкының бүгенге тормышы, яшәеше хакында уйландым. Элекке еллар белән чагыштырганда, җир белән күк арасы бит: авылыгызга асфальт юл кергән, һәр йортта - газ, су, телефон, интернет. Сабыйларыгызны йөртер өчен бар уңайлыклары булган бакчагыз, укучыларга белем бирер өчен заманча җиһазландырылган урта мәктәбегез бар. Халыкка хезмәт күрсәтә торган бар төр оешмалар эшләп килә. Үзе бер кечкенә шәһәрчек кебек бит Кичкетаң авылы. Моннан 70-80 ел элек яшәгән берәр кешене алып кайтып, бүгенге тормышны күрсәтсәң, "оҗмах бит бу" дияр иде. Шушы тормышны саклап калыр өчен, бары тик эш кенә булсын. Эше булса, ашы да булыр. Бу яклап та зарланырлык түгел: теләгән кешегә хөкүмәт төрледән-төрле программалар тәкъдим итә. Бары тик ялкауланмаска гына кирәк", - дигән сүзләр белән башлады җыенны Фәрит Гарифович. Зөлфәт Равилевичның чыгышы бу җирлектәге халыкның яшәешен тулысы белән күз алдына китерергә ярдәм итте. Җирлектә яшәүче 866 кешенең 323е - пенсионер. Эшкә сәләтле 543 кешенең 506сы эш белән тәэмин ителгән. Терлекчелекнең авылда яшәү чыганагы икәнлеген яхшы аңлап, мал асрау белән дә ныклап шөгыльләнә җирлектәге халык. Шуның нәтиҗәсе буларак, мөгезле эре терлек саны, узган ел белән чагыштырганда, 95, сарыклар саны 28 башка арткан. Хөкүмәттән бирелә торган ташламалы кредиттан да бик теләп файдаланалар. Узган ел гына да 12 хуҗалык 1 миллион 800 мең сумлык кредит алган, 3се 58 мең 800 сумлык субсидиядән файдаланган. "Ничек кенә зарлансак та, тормышыбыз яхшыра бара. Гаиләдә икенче бала туа икән, Хөкүмәттән 380 меңнән артык акча бирелә. 18 яшькә кадәрле өч балаң булса, йорт салырга бушлай җир участогы алырга мөмкин. Эш башлыйм дигән кешегә дә ярдәм җитәрлек, бары тик тәвәккәл булырга гына кирәк. Үрнәк алырдай хуҗалыклар бездә дә бар бит", - дип мөрәҗәгать итте авылдашларына җирлек башлыгы. Сүз уңаеннан: Кичкетаңнан Рамаил Ваһапов узган ел гаилә фермасы ачты. Әлегә фермасында сарык, мөгезле эре терлек тотса, киләчәктә 24 баш сыер алырга исәпли.
"Кичкетаңга килгән саен, сөенеп китәм: халкы тырыш, авыл башлыгы да аларга ярдәм итү җаен табып тора. Мондый җирлекләргә безнең дә ярдәм итәсе килә", - диде Зөлфәт Нуриевның чыгышына йомгак ясап Фәрит Гарифович.
Быел Кичкетаң мәктәбенә федераль программа нигезендә капиталь ремонт үткәреләчәк: пластик тәрәзәләр куелачак, түбәсе, җылыту системасы алыштырылачак. Тагын бер сөенечле хәбәр җиткерде Фәрит Гарифович: авыл эчендәге 1 чакрымлап юл вак таш белән түшәләчәк. Димәк, биредә тормыш шартлары тагын да яхшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев