Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Үзебезнең җирләр дип карыйк

Бусагада бик тә җаваплы чор - язгы кыр эшләре. Уңышның нинди булачагы шушы эшләрнең ничек оештырылуына бәйле бит. Авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә әзерме? Гомумән, нинди әзерлек белән каршы ала районыбыз хуҗалыклары язны? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс ГАТАУЛЛИН белән әңгәмәбез - шул турыда. - Дилүс Гаскәрович, февраль-март...

Бусагада бик тә җаваплы чор - язгы кыр эшләре. Уңышның нинди булачагы шушы эшләрнең ничек оештырылуына бәйле бит. Авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә әзерме? Гомумән, нинди әзерлек белән каршы ала районыбыз хуҗалыклары язны? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс ГАТАУЛЛИН белән әңгәмәбез - шул турыда.

- Дилүс Гаскәрович, февраль-март айларында ишеп яуган карга, бураннарга сөенсәк тә, соңгы вакытларда карлы яңгырларның ешаеп китүе борчу тудыра башлады. Чәчүлек җирләргә зыян килмәс микән?
- Явымнар көчле булмаганда, зыянлы түгел. Шулай да язын яуган көчле яңгырлар кар сулары белән бергә туфракның уңдырышлы өске катламын юып алып китәргә мөмкин. Әлегә андый куркыныч юк. Инде синоптиклар алдагы көннәргә җылы, явымсыз һава торышы вәгъдә итә бит. Ниһаять, җылы яз килер, дип өметләник.
- Быел карсыз кышкы салкыннар уҗымнарга инде болай да зыян салырга өлгергәндер...
- Кар капламының юка булуы аркасында 2500 гектар мәйданда уҗымнарга зыян килгән. Бу - көзен чәчеп калдырган мәйданның 20 проценты. Ә республика буенча бу - 30 процент, ягъни 100 мең гектар. Әле ярый, быел янда калдырылган 1100 тоннадан артык орлык бар һәм әлеге җирләр страховкаланган. Шулай да өстәмә эш, өстәмә мәшәкать һәм чыгымнар инде бу.
- Татарстан Хөкүмәте орлыкның сыйфатына зур игътибар бирүне таләп итә бүген. Бездә бу яклап ниләр эшләнә?
- Әйе, чәчелгән иген орлыгының 85 проценты югары репродукцияле булырга тиеш. Чөнки яхшы орлыктан гына яхшы уңыш алырга була. Шуны күз уңында тотып, быел һәр культура буенча да яңа орлыклар сатып алынды. Элиталы орлык сатып алуда Хөкүмәтнең дә ярдәме зур. Әйтик, һәр тонна элиталы иген орлыгы өчен 4 мең сум, кукуруз өчен 10 мең күләмендә субсидия бирелде. Ә бәрәңге орлыгына килгәндә, агрофирма алдагы елларда ук югары сыйфатлысын, ягъни репродуктив сортлар булдыру ягын хәстәрләгән иде инде. Шуңа күрә орлыклык бәрәңгегә ихтыяҗ юк. Агрофирма ике тоннадан артык бәрәңге орлыгын май бәйрәмнәре ярминкәләрендә халыкка да сатачак. Бәясе дә арзан, килосы 4-5 сум булыр дип көтелә. Бу ярминкәләрдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе дә тәкъдим ителәчәк. Халык көзгә кадәр җитәрлек итеп печән-саламын, фуражын да алсын иде. Бәяләр дә көзге ярминкәләрдәгедән югары булмас дип ышандырабыз.
- Орлыкларны агулау эше ничек баруы турында да әйтеп үтсәгез иде...
- Бу эшкә керешүнең бер шарты бар: температура төннәрен дә "плюс" булырга тиеш. Соңгы вакытларда төннәрен туңдырмый. Шуңа күрә арпа культурасын агулау эшенә керештеләр инде. Кайбер басуларны тырмалап кына чәчәргә туры килә бит, шуңа күрә орлык әзер булырга тиеш. Гомумән, амбарларда эш гөрли бүген. Ишекләр, тәрәзәләр ачылып куелды. Орлыкларны калибрлау башланды. Кышын "йоклаган" орлыкларны менә шул рәвешчә уяту, эрерәкләрен чәчәр өчен сайлап алу бара.
- Безнең районда туфракның уңдырышлылыгы түбән булуы беркемгә дә сер түгел. Ашламаган җирдә уңышның түбән булачагы көн кебек ачык. Быелгы кыр эшләре алдыннан әлеге мәсьәләне хәл итү буенча ниләр эшләнде?
- Быел һәр гектар мәйданга 40 кило исәбеннән тәэсирле матдә кертергә уйлыйбыз. Әлегә бу сан - 25. Ашлама алуда Хөкүмәтнең ярдәме зур булды. Якын арада ашлама алуга тагын акча бүленер дип көтәбез. Һәр гектар мәйданга 18 кило тәэсирле матдә алу ягын хәстәрләгән хуҗалыкларга Хөкүмәт янә өстәмә акча бүлә. Безнең хуҗалыкларда бу шарт үтәлә. Инде 9 миллион сум күләмендәге әлеге акча да кайтарылса, ул чакта һәр гектарга 35 кило тәэсирле матдә туры киләчәк, дигән сүз. Бу - яхшы күрсәткеч. Республика буенча әлеге сан - 28. Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы киләчәктә җирне биологик тукландыруга зур игътибар бирергә тәкъдим итә. Бу - җирне тукландыру өчен күпъеллык үләннәрне файдалану, дигән сүз. Күрше Удмуртия Республикасы авыл хуҗалыгында әлеге ысулны күптәннән киң куллана инде. Күпьеллык үләнне чәчеп дүрт ел файдаланганнан соң, әлеге мәйданнарны сукалыйлар һәм туфрак әлеге биологик ашлама белән баетыла. Бездә һәр шартлы баш терлеккә 1 гектарга якын күпьеллык үлән туры килә. Ел саен 3 мең гектар мәйданда күпьеллык үләнне яңартып торырга планлаштырабыз. Димәк, безнең районда да Министрлыкның тәкъдиме озакламый гамәлдә булачак.
- Ә ягулык-майлау материаллары алуда нинди ярдәм күрсәтелде?
- Язгы кыр эшләренә ташламалы бәя белән 1310 тонна ягулык-майлау материаллары бүленде инде. Әлеге ягулык, килосы 21 сумнан, "Татнефтепродукт"ның Әгерҗе филиалына кайтарылды. Хәзерге вакытта ягулыкны ташу эше бара. Терлек азыгы хәзерләү, урып-җыю, көзге кыр кыр эшләре чорында да ягулык-майлау материаллары алу өчен шундый ук күләмдә ярдәм күрсәтелер дип көтелә.
- Бу ярдәмнәр фермерларга кагыламы соң?
- Әлбәттә. Әйтик, язгы кыр эшләре вакытында 47 фермер ташламалы ягулык-майлау материалы алачак. Аларга ашлама алу өчен дә субсидия бирелә. Чынлыкта, безнең районда фермерлар күбрәк. Тик әлеге ташламалардан бары тик статистика бүлегенә вакытында отчет биреп баручылары гына файдалана ала. Сүз уңаеннан: фермерлар язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен банклардан бирелүче ташламалы кредитлардан да файдалана алалар. Бүгенге көндә 50 мең сумга кадәр кредитны поручительсез дә алырга була. Шөкер, безнең район халкы да кредиттан файдаланырга өйрәнде. I кварталда гына да 100гә якын кредит алынган. Узган ел бу сан 40 иде. Фермерлар өчен бик тә уңайлы "Лизинг-грант" программасының да беренче туры 1 майдан старт ала. Хәзерга вакытта әлеге программада катнашу өчен документлар җыю бара. Бүгенге көндә өч фермердан трактор алу өчен заявка бар инде. Әлеге программа аша техника гына түгел, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен башка җиһазлар да алырга мөмкин бит. Бу һәм башка программалар турында тулырак белү өчен фермерларның безгә мөрәҗәгать итүләрен көтеп калабыз.
- Инде сөйләгәннәргә йомгак ясап, гади арифметика белән шөгыльләнеп алыйк әле. Гомумән, быелгы кыр эшләренә күпме акча кирәк?
- Безнең район буенча 109 миллион сум финанс чыгымы кирәк. Шуның 16 миллионы - орлык алу өчен, 26 миллионы - ягулык-майлау материалларына, 28 миллионы запас частьләргә, 36 миллионы минераль ашлама алуга, 3 миллион сумы орлык агулауга китәчәк. Әлеге акчаларның 87 проценты - кредит, калганы - хуҗалыкларның үз акчалары.
- Запас частьләр дигәннән, техниканың хәзерлеге турында да берничә сүз әйтсәгез иде.
- Чәчүгә чыгачак олы габаритлы техника, чәчү комплекслары, җир эшкәртү агрегатлары тулысы белән әзер инде. Бу атнаның җомга-шимбә көннәрендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән берлектә агрофирманың барлык бүлекчәләрендә, калган хуҗалыкларда техниканың, амбарларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшереләчәк. Орлыкларның сыйфаты, аларны агулау барышы, ашламалар белән тәэмин ителеш тә карала.
- Язгы кыр эшләре алдыннан игенчеләргә теләкләрегезне дә җиткерсәгез иде.
- Быел җирләр бераз соңрак, әмма тигез җитешәчәк, дигән фараз бар, чөнки басуларга кар бертигез юка яткан иде. Шуңа күрә техника да, хезмәтчәннәр дә әзер булырга тиеш. Яхшы эшләгән кешенең хезмәт хакы да яхшы булачак. Бу эшкә хуҗаларча, "үзебезнең җирләр бит" дип карасак иде. Туган туфрак куенына алтын бөртекләр салу үзе мәртәбә түгелмени?! Соңгы вакытларда кайберәүләрнең күңеленә "байны баетмыйбыз әле" дигән начар фикер кереп оялады. Бу бигрәк тә фермерларга булышуга кагыла. Җирдә эшләүнең нинди авыр, әмма табышсыз икәнлеген фермер үзе генә белә торгандыр. Шәхсән үземнең җирдә эшләүче һәр кешегә хөрмәтем бик зур. Чөнки ил табынын баетучылар бит алар. Шуңа күрә мөһим чор башланыр алдыннан икмәк үстерүгә өлеш кертүче һәр авыл хезмәтчәненә сәламәтлек, уңыш телим.
Әңгәмәдәш - Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев