Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Узган 2019 елның Әгерҗе районындагы мөһим вакыйгалары

2019 ел Россиядә – Театр, Татарстанда Эшче һөнәрләр елы буларак тарихка кереп калды.

Узып баручы елда локомотив депосының һәм Әгерҗе станциясенең бер гасырлык юбилейлары зурлап билгеләп үтелде.

Әгерҗедәге тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда данлыклы шәхес – Казан–Екатеринбург тимер юлын салуда башлап йөргән Николай фон Мекка һәйкәл ачылды.

Районыбызның барлык авыл җирлегеннән олы хөрмәт казанган 21 кешегә “Әгерҗе районының мактаулы гражданины“ дигән исем бирелде, медальләр һәм таныклыклар тапшырылды. 

 

Шаршадыда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Гамилә Камаева йөз яшьлек олуг юбилеен каршы алды. Әгерҗедә гомер кичерүче Екатерина Титовага 99 яшь тулды. Районыбыздагы 70 тыл һәм хезмәт ветераны 95, 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

 

Иж-Бубый мәктәбендә татар кызлары өчен мәдрәсә оештырган күренекле җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, хатын-кызлардлан беренче казыя, педагог Мөхлисә Бубиның тууына 150 тулуга багышланган төбәкара бәйге һәм конференция узды. Анда республикабыздан мәртәбәле кунаклар катнаштылар.

Шаршадыда республика программасы буенча 50 урынга төзелгән клуб ачылды. 

9нчы балалар бакчасы республика программасы буенча капиталь төзекләндерелде.

Девятерняда модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.

Кичкетаңда республика программасы буенча спорт мәйданчыгы сафка басты.

Чайковский урамында социаль ипотека программасында катнашучылар, чит гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар, ТР Хөкүмәте гранты буенча торак алган табиблар өчен 24 фатирлы йорт тапшырылды.

Әгерҗедәге “Орешник“ ял паркында федераль программа буенча зур төзекләндерү эшләре алып барыла. 

Әгерҗедә тәүге тапкыр “Ел хатын-кызы“, “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ бәйгесенең зона туры узды.

“Ел хәйриячесе“ республика бәйгесенең “Физик затлар“ номинациясендә Әгерҗедән Лариса Смолина җиңү яулады.

 

“Агрохимсервис“ җәмгыятенең “Наҗар“ ярдәмче хуҗалыгында республика семинар-киңәшмәсе узды.

“Наҗар“ хуҗалыгында бөртеклеләрдән бер гектардан якынча 32,8 центнер уңыш җыелды. Бу – районда иң зур күрсәткеч.

Яңа Акхуҗаның – 155, Яңавылның 90 еллык юбилейлары бәйрәм ителде.

Язгы чакырылышта – 29, көзге чакырылышта 42 егет армия сафларына алынды.

Унберенче сыйныфны бик яхшы билгеләргә тәмамлаган 11 укучыга “Укудагы аерым уңышлары өчен“ медале тапшырылды. 

Өч укучы – 1нче гимназиядән Каюм Шәймәрданов, Данис Закиров, 4нче мәктәптән Элина Ахтиманкина рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырдылар.

Тирсә һәм Бима мәктәпләрендә “Үсеш нокталары“ үзәкләре эшли башлады.

Кадыбаш мәктәбендә яшь каләм осталарының унҗиденче “Көмеш каләм“ фестивале узды.

Кырынды китапханәсендә авыл тарихы музее ачылды.

Варкләд-Бодьяда беренче тапкыр төбәкара “Пилмән“ фестивале узды.

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан бишенче тапкыр үткәрелгән “Велоузыш“та 250 кеше Кодаштан Әгерҗегә кадәр егерме чакрымнан артык ара узды.

Татарстанда унбишенче тапкыр узган “Россия чаңгы юллары“ акциясенә районыбыздан 1500дән артык спорт сөюче катнашты.

“Мари чаңгы юллары“ спорт ярышы 150 чаңгычыны җыйды.

Бима мәктәбе чаңгычысы Богдан Павлов Көньяк Сахалинда “Азия балалары“ кышкы Халыкара уеннарында катнашты. 

“Водоканал“ ширкәте 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында бишенче хоккей турниры уздырды. Анда Әгерҗенең “Спутник“ командасы икенче урын алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев