Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Үзгәрешләр күп биредә

2007 елда Варкләд-Бодьяда "Ак Барс-Әгерҗе" дуңгызчылык комплексы төзелә башлады. Ә 2008 елның октябрендә бирегә нәселле 630 ана дуңгыз кайтарылды. Шушы еллар эчендә анда нинди үзгәрешләр булган? Бу һәм башка сорауларга җавап табу ниятеннән комплекска юл тоттык. Әлеге комплекска тәүге тапкыр барган чакта биредәге кагыйдәләргә исебез киткән иде. Шаккатмаслыкмыни: комплекс эченә...

2007 елда Варкләд-Бодьяда "Ак Барс-Әгерҗе" дуңгызчылык комплексы төзелә башлады. Ә 2008 елның октябрендә бирегә нәселле 630 ана дуңгыз кайтарылды. Шушы еллар эчендә анда нинди үзгәрешләр булган? Бу һәм башка сорауларга җавап табу ниятеннән комплекска юл тоттык.
Әлеге комплекска тәүге тапкыр барган чакта биредәге кагыйдәләргә исебез киткән иде. Шаккатмаслыкмыни: комплекс эченә бер генә чит кешене дә кертмиләр. Ә хезмәткәрләр эчкә үткәндә дә, чыкканда да душ керәләр. Аларга бары тик махсус киемнәрдә генә эшләргә рөхсәт ителә. Тагын бер шарт: хезмәткәрләрнең берсе дә шәхси хуҗалыгында дуңгыз тотарга тиеш түгел. "Бүгенге көндә дә бездә эшләүчеләрнең һәркайсыннан әлеге биокуркынычсызлык кагыйдәләрен үтәвен таләп итәбез. Дуңгызлар янына бернинди инфекция үтеп керергә тиеш түгел", - ди комплекс директоры Ленар Нургаянов.
Ана дуңгызлар саны да әлегә үзгәрешсез калган - 630 баш. Голландиянең "Топикс" компаниясеннән кайтарылган әлеге гибридларны инде акрынлап яңа токым ана дуңгызларга алыштыралар. "Англиянең "Пик" компаниясеннән "Камбара" токымлы ана дуңгызлар кайтара башладык. Алардан туган дуңгыз балаларын симертү вакыты 10 көнгә кимрәк, мае да азрак", - ди Ленар Фәритович. Бер елга 15 меңнән артык дуңгыз үстереп саталар алар. Атна саен 300 баш дуңгыз озаталар. "Тәүлеклек артым уртача 900 грамм тәшкил итә. Без аларны 100 килога кадәр үстереп сатабыз. 5 ай эчендә шушы авырлыкны җыялар", - ди Ленар Фәритович. Сату белән дә бернинди проблема юк, ди директор. Тере авырлыгын 95 сумнан Чаллыдан килеп алып китәләр икән. Комплекста бер дуңгызны үстерү уртача 50 сумга төшүен исәпкә алганда, файданың (заманча итеп әйтсәк - рентабельлек) күпме булуын чамалавы авыр түгел. Биредә хезмәт куючы бер кешегә елга 4 миллион 600 мең сумлык ит җитештерелә дуңгызчылык комплексында. Бу да - яхшы күрсәткеч.
Хезмәткәрләр саны да үзгәрешсез калган, 8 корпуста барлыгы 30 кеше эшли. 7 мең баштан артык дуңгызны карау - 12 хезмәткәр җаваплылыгында. I корпустагы 3 хезмәткәр ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнсә, II корпустагылар балалыйсы дуңгызларны карау белән мәшгуль. Ә III корпус хезмәткәрләре аларны балалату өчен җаваплы. Ике айга кадәр дуңгызларны IV корпуста үстерсәләр, калган 4 корпус эшчеләренә аларны симертү йөкләнгән. Эшчеләрнең күпчелеге - Варкләд-Бодьядан, 4 кеше хәтта Кадрәктән килеп эшли икән. Аларын махсус машина йөртә. Эш көне иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр дәвам итә. 2 сәгать төш вакытында өйләренә кайтып йөриләр. График нигезендә 6 көн эшлиләр, 1 көн ял. Биредә эшләүчеләргә эчеп эшкә килмәү, соңга калу кебек күренешләр ят. Аларны нәкъ заводлардагы кебек, "проходной" аша тикшереп кертәләр, тикшереп чыгаралар. Дуңгызларны ашату-эчертү, асларын чистарту, корпуслардагы температура режимын көйләү кебек эшләрнең барысы да автоматлаштырылган, бары тик вакытында кирәкле төймәгә басып, контрольдә тотарга гына кирәк. Яңа туган дуңгыз балалары бер ай дәвамында әниләре сөтен имәләр, аннан катнаш азык бирә башлыйлар. "Ничә ай булуына карап, 5 төрле катнаш азык бирелә. Төрле витаминнар белән баетылган катнаш азыкны үзебезнең "КамАЗ"лар белән Чаллыдан - икмәк продуктлары комбинатыннан алып кайтабыз", - ди Ленар Фәритович.
Хезмәткәрләрнең күпчелеге биредә инде комплекс ачылган көннән бирле эшлиләр. Һәркемнең - үз хезмәт урыны, аларның һәркайсы үзе эшен ничек башкарырга икәнлеген яхшы белә. "Без һәр эшче белән телефон аша хәбәрләшеп торабыз. Нинди дә булса проблема килеп туа икән, миңа шалтыраталар. Шунда ук аларны чишү җаен табабыз", - ди комплекс төзелә башлаганнан бирле аның белән җитәкчелек итүче Ленар Нургаянов. Ижау авыл хуҗалыгы академиясенең механика бүлеген тәмамлаган Тирсә авылы егетенең бөтенләй башка юнәлештә хезмәт куюы да, менә шулай һәр проблемага чишелеш табарга тырышуы да сокландыра, әлбәттә. Ә ул, үз чиратында, җитәкчеләргә рәхмәтле. "Эшебез белән "Ак Барс" Холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров та, район башлыгы Фәрит Габбасов та, "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы генераль директоры Илгиз Салихов та даими кызыксынып торалар", - ди Ленар Фәритович.
Хезмәткәрләр белән аралашканда, аларның кәефе яхшы булуына игътибар иттем. "Мин комплекска килгәнче сыер савучы, бозау караучы булып эшләдем. Андагы хезмәт шартлары белән биредәгесен чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Миңа үз эшем бик ошый", - ди дуңгызларны 2 айга кадәр үстерү корпусы операторы Лидия Орехова. Ул яхшы артым алганы һәм баш санын саклаганы өчен "Ак Барс" Холдинг компаниясе" ААҖнең алтын медале белән дә бүләкләнгән. Дуңгызларны балалату цехы начальнигы Елена Петрова да канәгать. "Безнең эшебез - "роддом" хезмәткәрләренеке кебек, бик тә җаваплы. Бер ана дуңгыз 12шәр дуңгыз баласы китерә. Өйгә кайткач та шулар турында уйлыйм, кайчак хәтта төшләргә керә ", - ди ул. Ясалма орлыкландыру цехы начальнигы Мария Карпова турында "бик тырыш, үз алдына куелган бурычларны җиренә җиткереп башкара" кебек сүзләрне генә әйтте җитәкче. Ә менә Мария үзе "бер-беребез белән аралашуга сусыйм мин. Ә эш барышында моңа вакытыбыз калмый", дип кенә зарланып алды. Хәзер эшкә велосипедта йөрсә дә, киләчәктә машина алу турында хыяллана кыз. Инде "права"сы да бар. Бу хыялы да тормышка ашар әле. Әнә, күптән түгел хезмәт хакларын ярыйсы гына арттырганнар, хәзер уртача 15-16 мең сум алалар. Гадәттәгечә, ел азагында хезмәт күрсәткечләре буенча премия дә биреләчәк.
Киләчәктә монысы белән рәттән 1200 баш ана дуңгызга исәпләнгән яңа комплекс төзү планлаштырыла. "Эшчеләр табу белән проблема булмас дип уйлыйм", - ди Ленар Нургаянов. Димәк, Варкләд-Бодьяда үстерелгән дуңгыз итен киләчәктә Татарстан базарларында гына түгел, Россия базарларында да сатып алырга мөмкин булыр әле.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев