Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Вакыт ашыктыра

    Узган шимбәдә районыбызга Мари Иле, Башкортостан, Удмуртия, Казаннан, Татарстанның 10 районыннан кунаклар килде. Күләгәш һәм Бима мәктәпләре базасында Мари язуы көненә багышланган регионара фәнни-гамәли конференция узды. Иң мөһиме - җылы мөнәсәбәт Күләгәш мәктәбе ерак кунакларны иске агач бүрәнә стеналары, кабинетларда әле дә ягыла торган олы мичләре белән каршы алды. Тик...

    Узган шимбәдә районыбызга Мари Иле, Башкортостан, Удмуртия, Казаннан, Татарстанның 10 районыннан кунаклар килде. Күләгәш һәм Бима мәктәпләре базасында Мари язуы көненә багышланган регионара фәнни-гамәли конференция узды.
    Иң мөһиме - җылы мөнәсәбәт

    Күләгәш мәктәбе ерак кунакларны иске агач бүрәнә стеналары, кабинетларда әле дә ягыла торган олы мичләре белән каршы алды. Тик биредәге дустанә җылы мөнәсәбәт бүгенге заманга хас булмаган бу күренешләрне бик тиз оныттырды.
    Конференция Күләгәш укучыларының тарихны яктырткан әдәби-музыкаль монтажыннан башланып китте. Әнә, аксакал чиркәүләрдә Якшәмбе мәктәпләре ачу турындагы Указ чыгара. Писер: "Мари язуы көне дип Пуцек-Григоровичның "Сочинения, принадлежащие к грамматике черемисского языка" китабы чыгу көнен билгеләргә", - дип язып куя. Мари теленең беренче грамматикасы 1775 елның 10 декабрендә Санкт-Петербургның Император академиясендә басылып чыга.
    Презентациядән соң кунаклар ТРның Фән һәм мәгариф министры вазифаларын башкаручы Данил Мостафин белән берлектә мәктәпне, кабинетларны карадылар. Алар Алевтина Сайпышева, Евгений Шамеев, Александр Васильев, Алексей Семенов кебек республикада танылган чаңгычыларны үстереп чыгарган чаңгы базасында да булдылар. Әлеге база бик искергән, тузган. Тик ул әле дә Күләгәш чаңгычыларының яраткан урыны булып кала бирә. Сүз уңаеннан: бу көнне зәмһәрир суыклар булуга карамастан, биредә чаңгы сезоны да ачылды. Мариларны бернинди салкыннар да куркытмый шул. Трассалар бозланып каткан булганлыктан, күпләре егылды, тик кабат торып чаптылар. Берсенең дә сынатасы килмәде.
    Үткәннән башка киләчәк юк
    Ә бу вакытта конференциядә катнашучы укучылар, укытучылар, галимнәр үз эшләрен өч секциядә башлап җибәрделәр. "Милли мәктәп: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" дип аталган беренче секциядә исәнбайлылар аеруча актив эшләделәр. Алар үз авыллары, мәктәпләре тарихы турында бик кызыклы чыгыш әзерләгәннәр иде.
    "Мари теле милли сәясәт дәүләт стратегиясе контекстында" секциясендә Бима һәм Күләгәш укучылары белән беррәттән, Тирсә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алина Ипоева да чыгыш ясады. Ул үз шигырьләрен мари, рус, тат телләрендә сөйләп кенә калмады, аларга әзерләгән бик матур презентацияләрен дә күрсәтте. Кунаклар Көчек мәктәбе укучысы Надежда Федорованың чыгышын да кызыксынып тыңладылар. Ул удмурт, татар, рус, инглиз мәкальләренә нигезләнеп, эзләнү эшләре башкарган һәм: "Халыклар төрле булса да, алар арасындагы кыйммәтләр бер үк", - дигән нәтиҗәгә килгән.
    Ә менә "Кеше - табигатьнең аерылгысыз өлеше" секциясендә укучылар үз шигырьләре белән беррәттән, үткәнгә мөрәҗәгать итеп язылган хатларын да тәкъдим иттеләр.
    Аннан соң җитәкчеләр Бима мәктәбенә юл тоттылар. Аларны биредә "Мәгариф, фән һәм җәмәгатьчелекнең үзара бәйләнеше" секциясе көтә иде. Аның эше белән ТРсы мари милли-мәдәни автономиясе рәисе, Күләгәш мәктәбе директоры Олег Третьяков җитәкчелек итте. Биредә көн кадагына кечкенә халыкларның телен, мәдәниятен саклау мәсьәләсе куелган иде. Күләгәш авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев ТР фән һәм мәгариф министрлыгына Күләгәш урта мәктәбен саклап калу турындагы мөрәҗәгать белән чыкты.
    Талантлар авылда туа....
    Пленар өлештә җитәкчеләрнең чыгышлары тыңланды. "Марилар сан ягыннан безнең районда татарлар һәм руслардан кала өченче урында торсалар да, миңа кайчак алар беренче урында кебек тоела. Чөнки марилар шундый актив, дус, хезмәт сөючән, үз тамырларына тугры", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова. Данил Мостафин ТР Хөкүмәтенең кечкенә генә халыкларга да туган телләрен өйрәнү өчен шартлар тудыру бурычларын ничек хәл итүе турында сөйләде. Мари Иле Дәүләт Советы депутаты Лариса Яковлева: "Татарстанда бер генә халык та үзен үги итеп тоймый. Сез бер гаилә кебек яшисез", - дигән сүзләр белән Татарстанда милли сәясәтнең дөрес юнәлештә алып барылуына басым ясады.
    Соңыннан Олег Третьяков конференциянең резолюциясен укыды һәм ул бертавыштан кабул ителде. Резолюциядә: "ТР Фән һәм мәгариф министрлыгына Күләгәш мәктәбе базасында чаңгы һәм җиңел атлетика юнәлешендәге укыту-шөгыльләнү базасы ачу турында мөрәҗәгать белән чыгарга" дигән юллар да бар.
    Конференция укытучыларның фольклор коллективлары чыгышлары белән тәмамланды. Дүрт төрле милләт киемендәге кызлар кунакларны татар, рус, мари һәм удмурт телләрендә сәламләделәр. Фестивальдә дә җырлар дүрт телдә яңгырады. Аннан Салагыш мәктәбе укучылары "Сабантуй" композициясе белән шаккатырдылар, Красный бор кызлары кич утыру күренеше белән сокландырдылар. Сарсак-Омга удмуртлары:"Без авылда яшибез!" - дигән горурлык хисләрен җырлары аша җиткерделәр. Кадрәк мәктәбе укытучысы Алексей Исанаевны тыңлаганда мари телен аңламаучылар да күз яшьләре чыкканчы көлделәр.
    Әйе, талантларга бай төбәктә яшибез. Алар нәкъ менә авыллардан, гади халык арасыннан үсеп чыгалар бит. Шуңа күрә авылларның язмышына, шул исәптән, Күләгәш авылы мәктәбе язмышына да битараф калырга ярамый. Әлеге мәктәпне саклап калу мәсәьләсен кичектермәскә иде. Вакыт көтми, мәктәп көннән-көн искерә....
    Екатерина САМСОНОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: