Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Васил Шәйхразыев "Орешник" паркында булып, үз тәкъдимнәрен җиткерде

Казан кунагы район эшчәнлеге белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Әгерҗедә эш визиты кысаларында "Орешник" ял паркында булды. Анда аны районыбызның танылган "Көмеш телле гармун" ансамбле каршы алды.

Мәртәбәле кунак китапхәнәчеләр, музей эшчеләре, "Ак калфак" берләшмәсе тарафыннан әзерләнгән күргәзмә, районыбыз язучыларының бастырылып чыккан китаплары белән танышты. Ветеран шахматчыларның матчын һәм Республика көне уңаеннан концерт репетициясен карады. Спорт сөючеләр белән аралашып, үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.

Аңа кадәр Васил Габтелгаяз улы Әгерҗедәге эре предприятие "Әгерҗе ит комбинаты" хезмәткәрләре һәм локомотив депосы эшчеләре белән очрашты. Аны 2020 елгы яңа уңыштан пешерелгән икмәк белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев