Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ветеран йортлары яртылаш буш

Бу атнаны район башлыгы Фәрит Габбасов авыл җирлекләре башлыклары белән түгәрәк өстәл артында соңгы вакытта җыелган проблемалар турында җитди сөйләшүдән башлады. Район җитәкчелеген бигрәк тә ветеран йортларының яртылаш буш торуы һәм аларда коммуналь хезмәтләр өчен бурычларның ай саен артып торуы борчый. Россия Президентының сугыш ветераннарын һәм аларның тол хатыннарын бушлай...

Бу атнаны район башлыгы Фәрит Габбасов авыл җирлекләре башлыклары белән түгәрәк өстәл артында соңгы вакытта җыелган проблемалар турында җитди сөйләшүдән башлады. Район җитәкчелеген бигрәк тә ветеран йортларының яртылаш буш торуы һәм аларда коммуналь хезмәтләр өчен бурычларның ай саен артып торуы борчый.

Россия Президентының сугыш ветераннарын һәм аларның тол хатыннарын бушлай фатир белән тәэмин итү программасы нигезендә районда ике ел эчендә генә дә 210 ветеран яңа йорттан тораклы булган иде. Кыска гына вакыт эчендә күпфатирлы йортлар төзеп, ветераннарны фатирлы иткәнче район җитәкчелегенә ифрат зур хезмәт куярга, шактый тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килгәнлеген барыбыз да күреп тордык. Әмма йортлар файдалануга тапшырылгач, гомер көзләренә кергән әби-бабайларны туган нигезләреннән аерып, дүрт стена эченә алып килү бик авыр. Бүгенгә фатирларында нибары 43 ветеран яши. 49ында якыннары гомер кичерә. 13фатирны сатырга да өлгергәннәр. Тагын 19ын сатарга җыеналар. Калганнары исә буш тора. Шәһәрдәге фатирына күченеп килмәсә дә, анда теркәлү һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләп бару - ветеранның бурычы. Тик күпләре бу бурычны үтәми. Өлкәннәр үзләре фатирда яшәмәгәч, бу турыда аңлап бетермәскә дә мөмкин. Аларның балалары, оныклары бар бит. Ветераннарны фатирга пропискага кертеп, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп баруны алар кайгыртырга тиеш. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдус Шәмсетдинов авыл башлыклары алдына Әгерҗедә фатир алган ветераннарның тиз арада бурычларын каплауны оештыру бурычын куйды. Ә бурычлары шактый җыелган. Мәсәлән, Девәтернә җирлегендәге 12 ветеранның шәһәрдәге фатирлары өчен 30,5 мең, Исәнбайдагы өлкәннәрнең - 17 мең, Кичкетаңда 23 мең бурычлары бар. Мондый бурычлар һәр җирлектә диярлек бар. "Моннан тыш, буш фатирларда төрле гадәттән тыш хәлләр, мәсәлән, торбадан су агып, аскы катларны басарга мөмкин. Мондый зыян килсә, аны буш торучы бу фатир хуҗасыннан түләтәчәкбез. Шуңа күрә мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен ветераннарны фатирларына пропискага кертеп, торакны буш тотмавыгызны, коммуналь хезмәтләр өчен айдан-айга түләп баруыгызны сорыйбыз", дип мөрәҗәгать итте өлкәннәрнең якыннарына Фәрит Габбасов.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшүне район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов авыллардагы хуҗасыз йортлар, колхозлардан калган буш биналар проблемасы белән дәвам итте. Тузган буш йортлар, биналар авылны ямьсезләп тору белән беррәттән, җәйге чорда аеруча куркыныч урынга әверелә. Мондый буш йортларда, бала-чага уйнап, исерекләр җыелышып кәеф-сафа корып, янгын чыгу очраклары еш очрап тора. Әңгәмәгә район башлыгы да кушылып, авыл җитәкчеләренә бу буш йортларның варисларын табып, проблеманы хәл итү бурычын йөкләде.
Административ комиссиянең баш белгече Александр Шамшурин районда санитар чистарту ике айлыгы башлану уңаеннан оештырылачак эшләр белән таныштырды. Фәрит Габбасов "һәр авылның чисталыгын, төзеклеген шәхси контролемдә тотачакмын. Авыл башлыгы тынгысыз, янып-көеп йөри, үзен чын хуҗа итеп тоя икән, аның авылы да тәртип тә була. Без аның эшен дә авылындагы чисталык-тәртипкә карап бәялибез", диде. Чистарту айлыгы барышында район журналистлары белән берлектә авылларга рейдлар оештыру да күз дә тотыла.

Агымдагы ел Татарстанда Тарихи, мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. "Безнең районда Татарстан Республикасы дәүләт сагына алынган 15 тарихи объект бар. Аларны киләчәк буыннарга саклап калу өчен район Советы депутатларының да ярдәме кирәк. Кайда урнашуына карап, тарихи объектны билгеле бер депутатка беркетергә тәкъдим итәм. Ә депутатлар, үз чиратларында, әлеге объектларның хуҗаларын барлап, алар белән хезмәттәшлекне җайга салырга тиеш", - диде үз чыгышында район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Шакирова.
Красный борда урнашкан "Наз" приютында ачылган көннән бирле 540 бала тернәкләнү узган. "Авыллардагы гаиләләрне, аларның социаль хәлен сездән дә яхшырак белүчеләр юк. Әгәр гаиләдә балага тиешле тәрбия шартлары тудырылмый, әти-әнисе эчүчелек белән шөгыльләнә икән, бу хакта безгә хәбәр итүгез. Безнең белән даими хезмәттәшлек итүче Кырынды һәм Тирсә авыллары җирлекләре башлыкларына зур рәхмәт", - диде приют директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев авыл җирлекләренең узган елдагы эшчәнлегенә тукталды. "Узган ел авыл җирлекләре эшчәнлегенә 56 күрсәткеч буенча бәя бирелсә, быел бу сан - 61. Киләчәктә авыл җирлекләре башлыкларына хезмәт хакы да аларның ничек үтәлешенә карап биреләчәк", - диде ул. Әлеге күрсәткечләр арасында авыл җирлекләренең үз керемнәре белән тәэмин ителү дәрәҗәсе дә, мөгезле эре терлек санын саклап калу, халыкның ЛПХ кредитыннан ничек файдалануы, хәтта урамнарны яктырту буенча кайсы җирлекләрнең нәтиҗәле эшләве дә бар. Бүгенге көндә Тирсә, Кичкетаң, Исәнбай, Бима авыл җирлекләре - алдынгылар рәтендә. Ә менә Тәбәрле, Шаршады, Кадрәк, Салагыш авыл җирлекләрендә терлек санының кимүенә юл куелган. "Татарстан Хөкүмәте авылларда терлек санын киметмәүне кабыргасы белән куя. Узган ел Хөкүмәт тарафыннан субсидия дә бирелде. Шуңа күрә һәр баш терлек өчен җавап тотарга туры киләчәк", - дип мөрәҗәгать итте Фәнис Галиәхмәтович әлеге җирлек башлыкларына. Ә менә Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтовка энергияне сак тоту буенча кичекмәстән тиешле чаралар күрергә тәкъдим ителде. Югыйсә, бу җирлектә, әлеге күрсәткечләр уртачадан күпкә югарырак. Электрон документ әйләнешен үз эшләрендә файдаланмаучы Кодаш, Кырынды, Көчек, Салагыш авыл җирлекләре башлыклары да тәнкыйть утына алынды. "Һәр документ өчен машинага утырып Әгерҗегә чаба торган чаклар артта калды. Заман бездән һәр эштә дә өлгерлек, җитезлек таләп итә", - дип кушылды Фәрит Гарифович.
Булганнан бар да була, дигән әйтемне халык Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев кебекләрне күз уңында тотып уйлап тапкандыр, мөгаен. Әле күптән түгел генә ирекле янгын сүндерү сагы ачкан Кичкетаң авыл җирлеге халыкны эчә торган су белән тәэмин итүдә дә районда беренчеләрдән булып яңа системага күчте. Бу хакта җыелышта җирлек башлыгы Зөлфәт Нуриев сөйләде. Халыкны су белән тәэмин итү өчен күптән түгел лицензия алынган. Якын киләчәктә бу эш шәхси предприятиегә йөкләнәчәк.
"Бүгенге көндә сезнең алда торган иң мөһим бурычлар - авылларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, су басуга каршы чаралар уздыру, санитар икеайлыкта актив катнашу. Үзегез актив булсагыз гына халыкны йокыдан уята алырсыз", - дип йомгаклады түгәрәк өстәл артындагы эшлекле сөйләшүне Фәрит Габбасов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев