Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Хезмәтенә күрә – хөрмәте

Бүген Казанның "Баскет-холл" спорт комплексында Татарстан Президенты, республика җитәкчелеге катнашында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен зурлау тантанасы уза. "Уңыш бәйрәме"ндә безнең районнан да 53 авыл хезмәтчәне катнаша. Иң лаеклылар арасында агрофирманың V филиалы комбайнчысы Феодр ЮЗАЕВ та бар. "Мондый зурлауны көтмәгән идем. Бәйрәмгә барачагым турында белгәч, бик сөендем. Минем өчен бик зур...

Бүген Казанның "Баскет-холл" спорт комплексында Татарстан Президенты, республика җитәкчелеге катнашында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен зурлау тантанасы уза. "Уңыш бәйрәме"ндә безнең районнан да 53 авыл хезмәтчәне катнаша. Иң лаеклылар арасында агрофирманың V филиалы комбайнчысы Феодр ЮЗАЕВ та бар.

"Мондый зурлауны көтмәгән идем. Бәйрәмгә барачагым турында белгәч, бик сөендем. Минем өчен бик зур бүләк бу", - ди механизатор, тыйнак кына елмаеп. Тик бу тыйнаклык артында тырыш хезмәт ятуын раслау өчен, бер генә мисал китерү дә җитә торгандыр: Феодр - елның-елында "Урак батырлары" арасында беренче бишлектә. Быел да 2457 тонна ашлык суктырып, 30 комбайнчы арасыннан бишенче урынга чыккан тырыш игенче ул. Урып-җыю чорында кайсы гына басуга барма, аның комбайнының туктап торганын күрмәссең. "Комбайным шулай яхшы тыңлый мине", - ди ул шаяртып. "Урып-җыюга бик җентекләп әзерли ул үзенең корабын. Шуңа күрә эш вакытында комбайны да көйсезләнеп тормый, хуҗасы кебек иртә таңнан кичке караңгына кадәр - басуда", - ди филиал директоры Рәшит Кашапов.

Феодр - Башкортостанның Илеш районы Красный Октябрь авылыннан. Инде мәктәптә укыганда ук әтисенең комбайнында ярдәмче булып эшли башлый. Пеләмеш кызы Надежда белән танышып, язмыш җилләре Тирсәгә алып килгәч тә, кайда эшкә урнашырга дип икеләнеп тормый, "Сельхозтехника"га килә. "Ул елларда түбәсез "СК-4" комбайннары бар иде. Менә мин шунда эшли башладым. Төрле маркалы комбайннарда эшләп карадым. Менә хәзер бик уңайлы "Нью Холланд"ны иярләү бәхетен дә татыдым. Элекке еллар белән чагыштырсаң, эш шартлары җир белән күк арасы кебек хәзер", - ди ул. Тик заман ничек кенә үзгәрмәсен, аның өчен бер нәрсә үзгәрешсез калган: ул - тир түгеп үстерелгән икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен көчеңне кызганмау, вакыт белән исәпләшмәү. "Кырдагы икмәкне җыеп бетергәч кенә тынычлап йоклый алам мин", - ди ул. "Хезмәтенә күрә - хөрмәте" дип юкка гына әйтмиләр. Чын мәгънәсендә, җир улы Феодр да тырыш хезмәте өчен нинди генә бүләкләргә лаек булмаган?! "Телевизор, келәм, төрле көнкүреш техникалары, акчалата премияләр белән бүләкләнгәнем булды. Без, авыл кешесе өчен, ашлык, печән белән түләү дә бик мөһим бит. Әгәр кырда икмәк уңа икән, абзардагы мал да тук була дигән сүз", - ди механизатор. Быел да күңеле тыныч аның: "Иген мул булды, димәк, без дә икмәксез калмабыз", - дип сөенә.

Быелгы урып-җыю сезонын күтәренке кәеф белән тәмамлавының тагын бер сәбәбе бар. "Комбайнга бик күп яшьләр утырды һәм аларның берсе дә сынатмады. Хәтта "безнең борынга чиертеп", 19 яшьлек Нияз Хуҗин беренче урынга чыкты. Ярдәмчем Сергей Михайловның эшеннән дә мин бик канәгать", - ди Феодр.

Урып-җыю тәмамланып, санаулы гына көннәр узса да, Феодр үзенең корабын алдагы елга әзерләп куярга да өлгергән инде. Әнә, юылган, чистартылган, тәгәрмәчләрен агартылган комбайны, хуҗасы кебек үк, "мин алдагы урып-җыю чорына да әзер инде" дигән кебек, ерактан ук балкып тора. "Көч-куәт барында эшлибез әле", - ди быел 27нче тапкыр комбайн штурвалына утырган Феодр Илекбаевич. Язсын Ходай, аның кебек тырышларга юл ачык бит ул.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы, ућыш