Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Өй туйларына Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә

Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге эшлекле комиссия, Ямурза һәм Татар Шаршадысы авылларында булып, аларда төзелүче күпфункцияле үзәк һәм мәктәп-бакчадагы эшләр белән якыннан танышты. - Ямурзада Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" ширкәте, Шаршадыда Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге "Строй-Гигант" ширкәте төзүчеләре эшне срогында һәм сыйфатлы итеп башкаруга зур тырышлык куялар. Ямурзада бинаның...

Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге эшлекле комиссия, Ямурза һәм Татар Шаршадысы авылларында булып, аларда төзелүче күпфункцияле үзәк һәм мәктәп-бакчадагы эшләр белән якыннан танышты.
- Ямурзада Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" ширкәте, Шаршадыда Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге "Строй-Гигант" ширкәте төзүчеләре эшне срогында һәм сыйфатлы итеп башкаруга зур тырышлык куялар. Ямурзада бинаның тирә-ягын тәртипкә китерү буенча да эш башланган инде. Бу эшләрдә авыл халкының ярдәме зур, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
- Шаршады авылы халкы да яңа мәктәп-бакчаның ачылуын түземсезлек белән көтә. Аның тирә-ягын тәртипкә китерүгә һәр ата-ана үз өлешен кертергә әзер, - ди балалар бакчасы мөдире Гөлия Мурзанаева.
Әлеге объектларда төзелеш эшләрен 1 августка тәмамларга планлаштырыла. Ә 12 августта биналарны ачу тантанасына Республика Лидеры Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев