Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа елда яңа эшләр көтә

    Район башлыгы Валерий Макаров катнашында гражданнар җыелышы иң беренче ИСӘНБАЙда узды. 422 хуҗалыклы Исәнбайда авыл башлыгы дилбегәсен Фәнил Сираев үз кулына алганнан соң бик күп матур эшләр башкарылды. 2012 елда 86 укучыга белем бирүче урта мәктәп бинасы икенче яшьлеген кичерде. Якын-тирәдәге 11 авылда гомер кичерүче 3880 кешегә хезмәт күрсәтүче амбулаториягә...

    Район башлыгы Валерий Макаров катнашында гражданнар җыелышы иң беренче ИСӘНБАЙда узды.
    422 хуҗалыклы Исәнбайда авыл башлыгы дилбегәсен Фәнил Сираев үз кулына алганнан соң бик күп матур эшләр башкарылды.
    2012 елда 86 укучыга белем бирүче урта мәктәп бинасы икенче яшьлеген кичерде. Якын-тирәдәге 11 авылда гомер кичерүче 3880 кешегә хезмәт күрсәтүче амбулаториягә дә ике миллион сумлык ремонт ясалды. Үзәк Совет урамына вак таш җәелүгә дә исәнбайлылар сөенүләрен яшермиләр. Башка урамнарны да тигезләү, кирпеч заводы директоры Шәйхенур Нурмөхәммәтов ярдәме белән аларга кирпеч калдыклары җәю эше дәвам итә. Узган ел ахырында авылдашлары, "Татарстан күперләре" җәмгыяте директоры Ринат Мухъяновның ярдәме белән Мәдәният йорты түбәсен алыштырганнар. Моннан 40 ел элек төзелгән мәдәният учагының Мәдәният елында тәрәзәләрен алыштырырга, җиңелчә ремонт эшләрен башкарырга теләкләре барлыгын да җиткерде авыл башлыгы. Мәчет тирәсендәге тәртипкә дә таң калырлык. Аны профнастил койма белән әйләндереп алганнар. Бирегә газ кертү эшен дә төгәлләгәннәр. Бу эшләр дин кардәшләребезнең ярдәме белән башкарылган. Аллаһ йортына, әнә, Рәкыйп Мәннанов - 44, Хәтәм Мозаффаров - 18, Эльза Ижбулдина - 14, Ренат Мухъянов - 10, Рәшидә Гайнуллина 7 мең сум акча биргәннәр.
    Янгын сүндерү частеның Исәнбай бүлекчәсе дә шушы көннәрдә газ белән җылытуга күчәчәк.
    - Балалар бакчасында 30 бала тәрбияләнә. Киләчәктә дә бакча яшендәге балалар кимемәячәк. Моннан 30 ел элек ачылган бакча бик күп төзекләндерү таләп итә. Бу эшләрне башкаруга без Сезнең ярдәмгә өметләнәбез, - диде Фәнил Сираев район җитәкчесе Валерий Владимировичка мөрәҗәгать итеп. Җыелыштан соң җитәкчеләр, бакчада булып, аның торышы белән таныштылар.
    Авылда гомер кичерүче 942 кешенең 529ы төрле оешма-учреждениеләрдә, шуларның 114е "Исәнбай" бүлекчәсендә хезмәт куя. Күп авылларда фермалар бетеп барса да, "Агро-Кама" ширкәте җитәкчелеге инде менә ничә ел биредә терлекчелек биналарын саклап кала. Күпме кешене эш белән тәэмин итүче "Агро-Кама" ширкәте җитәкчелегенә исәнбайлылар бик тә рәхмәтле.
    Авыл халкы шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек асрап, сөт сатып та өстәмә табыш ала. Мәсәлән, узган ел Котдус Шәмсетдинов хуҗалыгы 255 мең сумлык сөт саткан. Илшат Тукманов - 116, Миңнерахман Шәрипов - 99, Наил Мухъянов 92 мең сумлык сөттән өстәмә табыш алганнар.
    - Әмма авылдашларны сөтнең, итнең бәясе түбән булуы борчый, - диде Фәнил Сираев.
    - Сөтнең бәясен тагын да арттыру турында уйлагыз, - диде Валерий Владимирович авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итеп.
    Авылда 18-50 яшьлек 414 кеше гомер кичерә. Авылда гомер кичерүчеләрнең уртача яше - 42. Әмма соңгы елларда үлем очракларының күп булуы борчый авыл халкын. Узган ел, мәсәлән, 26 кеше вафат булган, бары биш бала гына туган. Әмма быел бер сабый инде дөньяга килгән.
    - Яңа ел сөенеч белән башланды, шулай дәвам итсен иде, - дип чыгышын тәмамлады авыл башлыгы.
    Пенсия фонды, халыкны социаль яклау идарәләре белгечләре, халыкны кабул иттеләр, аларның сорауларына җаваплар бирделәр. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин отышлы программалар белән таныштырды. Үзешчән артистлар авылдашларына матур концерт бүләк иттеләр.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: