Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңавыл мәктәбе түбәсеннән “яңгыр ява“

    Район башлыгы Валерий Макаров катнашында иң соңгы җыен Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә узды. Ул иң күп сораулар яңгыраган җыен булгандыр, мөгаен. Авыл башлыгы Миңнехәлил Ногоманов берничә тапкыр район җитәкчеләренә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан бинаның түбәсен алыштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган. Җыенда да кичекмәстән хәл итәргә кирәк булган...

    Район башлыгы Валерий Макаров катнашында иң соңгы җыен Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә узды. Ул иң күп сораулар яңгыраган җыен булгандыр, мөгаен.

    Авыл башлыгы Миңнехәлил Ногоманов берничә тапкыр район җитәкчеләренә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан бинаның түбәсен алыштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган. Җыенда да кичекмәстән хәл итәргә кирәк булган әлеге сорауны күтәрде ул.

    - 15 бала укучы, балалар бакчасына 20 сабый йөрүче, 14 хезмәткәр эшләүче бу бинада косметик ремонт уздырылып торса да, ул капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Җылылык системасы, су, электрүткәргечләрне алыштырырга, эчкә җылы бәдрәф ясарга кирәк. Иң беренче чиратта, түбәне яңарту бурычы тора, чөнки аннан су үтә, - дип борчуын җиткерде авыл башлыгы.

    Бер төркем җитәкчеләр җыеннан соң башлангыч мәктәп-балалар бакчасына юл тоттылар һәм биредәге хәлләрнең чынлап та начар булуын үз күзләре белән күрделәр. Кабинетларга тазлар тезелгән, чүпрәкләр җәелгән. Кыш уртасында бинаның икенче катында "яңгыр явуына" гаҗәпләнерсең дә шул! Валерий Макаров түбә ябу өчен финанс мәсьәләсен чишү юлын табачакбыз, диде.

    Вольный Труд авылыннан пенсионер Рәшидә апа Сиркова да җитәкчеләргә зар-моңын җиткерергә ашыкты. "Авыл эчендәге юллар юньләп чистартылмый", дип зарланды ул. Аңа каршы "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәте директоры Ленар Нургаянов:

    - Җирлеккә караган авыл эчендәге юлларны кышын кардан чистарту өчен аерым трактор билгеләдек. Халыкның канәгатьсезлек белдерүе урынсыз, - диде.

    Залдан бер апа:

    - Пенсионерларга җир паена бодай бирсеннәр иде, - диде.

    - Авыл башлыгы Миңнехәлил Ногоманов белән исемлек төзеп, тавык кына тотучы пенсионерларга алдагы елга бодай бирергә вәгъдә бирәбез, - диде Ленар Нургаянов.

    Яңа Бәзәкәдә интернет начар эшләүдән зарланучылар да булды. Әгерҗедә "Ак Барс" банкка кайчан гына барсаң да су буе чират булуга канәгатьсезленк белдерделәр. Чынлап та, әлеге банкта чират булудан зарланып редакциягә дә еш мөрәҗәгать итәләр. Банк җитәкчелеге бу мәсьәләне тиз арада хәл итү җаен табар дип өметләник.

    Авылның өлкән буын кешеләре фельдшерлык-акушерлык пунктында дару сатуны җайга салып булмасмы дип тә мөрәҗәгать итте.

    - Авыл фельдшерларына пунктта дару сату катгый тыела, - дип җавап бирде район үзәк хастаханәсе баш табибы вазифасын вакытлыча башкаручы Эдуард Овчинников.

    Быел халыктан җыелган үзара салым акчасына Варкләд Аулда урам юлының бер өлешен төзекләндерергә планлаштырган булганнар.

    - 2018 елда бу авылның юлларын төзекләндерүне республика программасына кертәчәкбез. Көтәргә риза булсагыз, бу эш өчен билгеләнгән үзара салым акчасын башка проблемаларыгызны хәл итү өчен тота аласыз, - диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Белешмә:

    Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә 199 хуҗалыкта 479 кеше яши.

    Узган ел бер сабый туган, җиде кеше үлгән.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: