Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яшьләр йортлы булды

Ун елдан артык ташландык хәлдә буш торганнан соң шәһәребездәге элекке "Авангард" кинотеатры бинасы ишекләрен ачты. Биредә хәзер - "Авангард" Яшьләр үзәге. Районыбыз яшьләрен бу тантаналы вакыйга белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да котлады. Әгерҗедә 13 меңнән артык балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр исәпләнсә дә, моңа кадәр Яшүсмерләр клубыннан тыш...

Ун елдан артык ташландык хәлдә буш торганнан соң шәһәребездәге элекке "Авангард" кинотеатры бинасы ишекләрен ачты. Биредә хәзер - "Авангард" Яшьләр үзәге. Районыбыз яшьләрен бу тантаналы вакыйга белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да котлады.

Әгерҗедә 13 меңнән артык балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр исәпләнсә дә, моңа кадәр Яшүсмерләр клубыннан тыш аларга җыелып, файдалы эш белән шөгыльләнү, күңел ачу өчен махсус урын юк иде. Ниһаять, районыбыз яшьләренең үз йортлары булды. Гагарин урамындагы "Авангард" кинотеатры бинасын Яшьләр үзәге итеп үзгәртеп кору инициативасы белән чыккан район башлыгы Валерий Макаровны республика җитәкчелеге дә хуплый. Узган ел Министрлар Кабинеты карары белән үзгәртеп кору эшләренә 10 миллион сум акча бирелә. Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге "Строй-Гигант" предприятиесе төзүчеләре бу ташландык бинадан чәчәк ясаганнар. Яшьләр үзәген ачу тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында:
- Әгерҗенең үзәгендә ничә еллар халыкка кино хезмәте күрсәткән бу бина бүген икенче яшьлеген кичерә. Аның тышкы ягыннан ук яшьлек бөркелеп торырга тиеш. Бу Үзәк иртәдән алып төн урталарына кадәр яшьләр авазыннан тынып тормасын иде. Ул Әгерҗе яшьләренең иң яратып йөри торган урынына әверелгәндә генә максатыбызга ирештек дип әйтә алачаксыз, - дип Яшьләр үзәге җитәкчелегенә хәер-фатихасын бирде.
Яшьләр үзәге директоры Айзат Харисов:
- Безнең төп максат - яшьләрнең талантын, сәләтен ачып, аны үстерү, яшьләрне иҗатка, актив җәмәгать тормышына тарту, буш вакытларын биредә файдалы һәм нәтиҗәле итеп оештыру, аларны берләштерү, дуслаштыру. Яшьләр өчен бөтен чаралар биредә оештырылачак. Бер тапкыр мондагы чарада катнашкан егет-кыз, соңыннан көн саен бирегә атлыгып торырлык итеп эшләү бурычын куябыз, - диде.
Кунаклар, Яшьләр үзәгенә үтеп, мондагы матурлыкны сокланып карап йөрделәр. Биредә "Авангард"ның элекке чакларын хәтерләтеп, кино залында фильмнар да күрсәтеләчәк.
- Бүгеннән "Авангард", чын мәгънәсендә, әгерҗелеләрнең авангарды булырга тиеш, - диде саубуллашканда Фәрит Мөхәммәтшин.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев