Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ырым-шырымнарга ышанасызмы (СОРАШТЫРУ)

    Райондашларга шул сорау белән мөрәҗәгать иттек

    Безнең тормышта ырым-шырымнар тулып ята. Сез аларга ышанасызмы? Райондашларга шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    Әлфия СИТДЫЙКОВА, Кичкетаң авылы:

    – Ырым-шырымнарга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше. Мин бернинди ырым-шырымга да ышанмыйм. Һәр эшемне “Бисмиллаһ“ әйтеп башлыйм. Әти-әниләрем дә ышанмадылар. Мин дә балаларымны һәм оныкларымны ышанмаска өндим. Ни язган, шул була. Юлымны кара песи бүлгәндә “нигә әйләнеп кире китмисең?“ диючеләргә “һәркем үз йомышы белән йөри, песинең дә – үз йомышы“ дип җавап бирәм. Өлкәннәрнең шулай әйткәне колагыма кереп калган.

    Гөлназ ИБРАҺИМОВА, Үтәгән авылы:

    –  Без үскәндә әбием еш кына төрле ырымнар әйтә иде. “Идән себеркесен өскә каратып куйсаң, явыз ниятле кешеләрдән сакланасың“. “Сөтне кояш баегач сатма, малга күз тия“. “Кич булгач су түкмә, чирләрсең“. “Өстәлгә тоз түкмә, тавыш булыр“. “Өй түбәсенә яки капкага саескан кунса, кунак көт“. “Өйдә сызгырма, акча бетә“. Әбиемнән ишетеп үскән бу ырымнарга үзем дә ышанам, балаларыма да аларны кабатлыйм.

    Рәисә Кәримуллина, Кырынды авылы:

    –     Һәр нәрсә Аллаһы Тәгаләдән килә. Булган хәлләр кара песигә дә, буш чиләккә дә, идәнгә ялгыш төшкән кашык-чәнечкегә дә бәйле түгел. Безнең диндә юк-бар ырымнарга ышану юк. Һәрвакыт “Бисмиллаһ“ны әйтеп, ятлаган догаларыңны укып, яхшы уй-ниятләр белән йөрергә кирәк.

    Раушания НИЗАМБИЕВА, Тирсә авылы: 

    –  Мин ырымнарга ышанам. “Кояш баегач тырнак кисәргә ярамый. Авыру килә“. “Чәчләрне теләсә кая ташласаң, башың авыртыр“. “Песи юынса, кунак килә“.
    “Юлга чыкканда өйгә кире борылып керергә ярамый, юл уңмый“. – Мин боларны балачактан ук беләм һәм, әлбәттә, ышанам.
    Мәрхүм әтиебез Ринат Закировның исә үрмәкүчләргә аерым карашы иде. “Безне үрмәкүч һәрвакыт саклый“, дия иде ул. Үрмәкүчләргә бәйле күп тапкырлар сыналган ырымнар да бар: “Кечкенә үрмәкүч өстән төшсә, хәбәр килә“. “Үрмәкүч кулда йөрсә, акча керә, киемдә йөрсә, яңа кием була“. Бу, чыннан да, шулай.

    Үзебез сынаган ырым: юлга чыкканда, эткә, песиләргә ипи сыныгы бирсәң, алар хәерле юл теләп торалар.

    Күп кенә ырым-ышануларның нигезенә әби-бабаларыбызның күзәтүләре салынган. Мәсәлән, “тоз түгү – бәлага“, диләр. Бу – тозны әрәм-шәрәм итмәскә, кадерен белергә өндәү. “Өстәлгә, тәрәзә төбенә, тупсага утырырга, кием куярга ярамый, чир иярер“, дию дә – әдәплелек кагыйдәләрен өйрәтүнең бер ысулы. “Кояш баегач өй җыештырсаң, кер юсаң, йорттан бәрәкәт китәр“, дигән ырым һәр эшне вакытында эшләргә, режимны сакларга кирәклеген искәртә. “Пычактан ашарга ярамый“. Чөнки пычактан кабып карасаң яки ашасаң, ялгыш кына яраланырга мөмкин. “Кайчы белән уйнасаң, талашырсың“ дигәне дә –куркынычсызлык кагыйдәләрен, һичшиксез, үтәргә кирәклегенә ишарә. 
     

    Фото: pixabay.com

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: