Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Юллар тәртипкә китерелә

"Район юлларында быел күп урында тоташ ремонт таләп ителә. Тик юлларны ремонтлау - зур чыгымнар сорый торган хезмәт, шуңа "аякны юрганга карап сузарга" туры килә", - ди "Брус" җәмгыятенең Әгерҗе районындагы филиалы өлкән прорабы Минсәет Мәһәдиев. Юлларны ремонтлау эшенә юлчылар апрель башында чыктылар. Песәй-Кырынды аралыгындагы 18 чакрым юлны ямаганнар инде,...

"Район юлларында быел күп урында тоташ ремонт таләп ителә. Тик юлларны ремонтлау - зур чыгымнар сорый торган хезмәт, шуңа "аякны юрганга карап сузарга" туры килә", - ди "Брус" җәмгыятенең Әгерҗе районындагы филиалы өлкән прорабы Минсәет Мәһәдиев.
Юлларны ремонтлау эшенә юлчылар апрель башында чыктылар. Песәй-Кырынды аралыгындагы 18 чакрым юлны ямаганнар инде, бүген Наҗар-Тирсә арасында эшлиләр. 15 юлчы - иртәнге сәгать 6дан кичке 5кә кадәр кызу эштә.
- Мондый темп белән эшләгәндә, чокырларны ямау эшен май уртасында тәмамларбыз дип уйлыйм, - ди өлкән прораб.
Аннан юлчылар "карта ремонты"на керешәчәкләр. Ул урыны-урыны белән тоташ асфальт салу дигәнне аңлата. Мондый ремонтны Биектау-Мордывый арасының бер өлешендә, Мордывыйның төп урамында, Тирсә борылышында, Тирсә "заправка"сыннан Кырындыга таба ике чакрым арада башкарырга планлаштыралар.
Юлларны тоташ ремонтлау эшен быел җиде чакрым арада башкарачаклар. Шуның биш чакрымы - Иж-Бубый белән Иж-Бәйки һәм Иж-Бәйки белән Биектау авыллары арасында.
- Бу аралыклардагы юлларның бик начар өлешләре тулысынча ремонтланачак, - ди Минсәет Мәһәдиев. Ә ике чакрымы Песәй-Кырынды аралыгында булачак.
Юлчылар җәй дәвамында шушы эшләрне намус башкарып чыккан очракта район юллары бераз тәртипкә килер дип өметләнәбез.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев