Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Юллар, юллар...

Быел район юлларын төзекләндерүгә 38 миллион сум акча тотылачак. Район Советының XXXI сессиясендә район башлыгы Валерий Макаров әнә шулай дип белдерде. Әлеге акчаларның берникадәре Әгерҗенең Ленин, Шаралапов, Набережная, М.Горький, Заводская, Калинин, Чехов, Красноармейская, Тукай, Кече Амур, Партизанская, Азин урамнарын өлешчә төзекләндерүгә китәчәк. Авыл юллары да игътибардан читтә калмаячак. Кичкетаң авылының...

Быел район юлларын төзекләндерүгә 38 миллион сум акча тотылачак.
Район Советының XXXI сессиясендә район башлыгы Валерий Макаров әнә шулай дип белдерде. Әлеге акчаларның берникадәре Әгерҗенең Ленин, Шаралапов, Набережная, М.Горький, Заводская, Калинин, Чехов, Красноармейская, Тукай, Кече Амур, Партизанская, Азин урамнарын өлешчә төзекләндерүгә китәчәк. Авыл юллары да игътибардан читтә калмаячак. Кичкетаң авылының Т.Гыйззәт, М.Җәлил, Азевоның Үзәк һәм Советская урамнарының бер өлешен тәртипкә китерү планлаштырыла.
Әлеге урамнарда гомер кичерүчеләр өчен бу хәбәрнең нинди зур сөенеч булуын күзаллау авыр түгел. Чөнки халыкның үзәгенә үткән проблемаларның берсе бит ул - юл мәсьәләсе. Киләчәктә район җитәкчелеге кайгыртуы белән районыбызның башка төзекләндерү таләп ителүче урамнарга да бәйрәм килер дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев