Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

"Йөзләгән чакрымнар аерса да, дуслыкка тап төшермәдек"

Дуслыкның кадере

Җәй көне армия хезмәтеннән кайткан биш Яңавыл егете узган атнада 485нче сайлау участогына солдат киемнәреннән килеп шаккатырдылар.  

–    Армиядә булган чаклар әле кичә генә кебек. Мине узган ел якыннарым, дусларым иң беренче булып май аенда зурлап хәрби хезмәткә озатканнар иде. Туган якларга да иң беренче булып кайттым. Армиядә булган дүрт дустымның һәрберсен солдат киеменнән каршы алдым. Хәзер дә бәйрәмнәрдә бергә җыелганда формаларны кияргә тырышабыз, армия хәлләрен искә төшерәбез, – ди Ранис Муллахмәтов. 

Ул Кировта Росгвардия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Сыйныфташы Данис Ханнанов – Алтай краенда мотоукчылар, дусты Данил Харисов Мәскәү өлкәсендә ракета гаскәрләрендә төп бурычларын үтәгәннәр. Алар белән бер чакырылышта армия сафларына алынган игезәк егетләр Руфат–Рифат Вилдановларга да Данил кебек Мәскәү өлкәсендә хезмәт итү бәхете елмайган. Алар инженер гаскәрләренә эләккәннәр.  

–    Армиядә чакта безне бер-беребездән йөзләгән чакрымнар аерса да, дуслыкка тап төшермәдек. Һәр атнаны телефоннан шалтыратып сөйләшә идек. Дуслыкның кадерен без туган якта читтә тагын да ныграк аңладык, – ди Данил. 

Бүген инде егетләр төрлесе-төрле шәһәрләрдә эшлиләр. Ранис әлегә авылда – Яңавылның сөтчелек мегафермасында хезмәт куя. Тиздән ул да шәһәргә китәм, ди. 

–    Әмма кайда гына булсак та, авылга эзне суытмаячакбыз. Әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез биредә гомер кичерәләр. Без дә Яңавылыбызны бик яратабыз. Алай гына да түгел без, “Шатлык“ бию төркемендә шөгыльләнеп, Мәдәният йорты сәхнәсен тоткан егетләр дә, Сабантуйларда көрәшеп җиңү яулаган батырлар да әле. Шуңа күрә авылыбызның киләчәген тагын да якты итеп күрәсе килә, – диделәр егетләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев