Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәт язуы алырга кирәк

30 марттан бөтен республикада кебек үк безнең районда да барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде.

Бу чорда үз-үзен изоляцияләү урынын бары тик хезмәт урыны тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче учреждение-предприятиеләрдә (сәламәтлек саклау учреждениеләре,  азык-төлек кибетләре, аптекалар һәм башкалар) булган райондашларыбыз гына калдыра ала. Аларның эш белән тәэмин итүче тарафыннан бирелгән махсус белешмәләре булуы зарур.

Ә калганнар үз-үзеңне изоляцияләү чорында хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәт язуы алала. Рөхсәт язуын алу тәртибенә кагылышлы язмалар “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы һәм район сайтында урын алган. Шулай ук covid19.tatarstan.ru  сайтында бу хакта тәфсилләп аңлатылган. Бу уңайдан 88002509033 “кайнар линия” телефоны да эшли. Игътибар! Ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән очракта, тормышка һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янаса, шулай ук якындагы кибеттән азык-төлек сатып алырга кирәк булганда, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп-чар чыгарганда рөхсәт, ягъни махсус пропуск алырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев