Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Үзара салым акчасын тапшырыр чак җитте

Узган елның 18 ноябрендә Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум узды.

Авыл җирлекләрендә үзара салым акчасы авыл җирлеге Советларына тапшырыла. Ә Әгерҗедә 2019 елга салым күләме 300 сум тәшкил итә. Аны шәһәрдә 18 яше тулган һәр граждан түләргә бурычлы. Үзара салым түләүдән бары беренче группа инвалидлар, хәрби хезмәттә булучылар, көндезге бүлектә укучы студентлар гына азат ителә.

Аны район хакимияте кассасына (Әгерҗе, Гагарин урамы, 13, 6нчы кабинет) һәм банк учреждениеләренә түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин.

УФК по РТ (финанс-бюджет палатасы)

ИНН 1601005911 КПП 160101001 

р/с 40101810800000010001 Отделение - НБ Республика Татарстан г. Казань

БИК 049205001 ОКТМО 92601101

Код дохода 04311714030130000150.

Исегезгә төшерәбез: халыктан җыелган үзара салым акчасы быел Әгерҗедә урам утларын яктырту, тротуарлар салу, куркыныч тудыручы карт агачларны кисү, балалар өчен уен мәйданчыклары булдыру, Әгерҗе елгасы ярларын төзекләндерү, зиратларны тәртиптә тоту, язгы-җәйге чорда шәһәрне яшелләндерүгә тотылачак. Быел да халыктан җыелган һәр бер сумга Хөкүмәт дүрт сум өсти.

Хөрмәтле әгерҗелеләр! Үзара салым түләүдән читтә калмассыз дип ышанабыз. Шәһәребезне төзекләндерүгә, матурлауга үз өлешегезне кертергә ашыгыгыз.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев