Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үзебезнең участок вәкиленә тавыш бирик

    7-16 октябрьдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында "Халык участок вәкиле" Бөтенроссия бәйгесенең икенче этабы уза. Район күләмендә узган бәйгедә полициянең өлкән участок вәкиле Айдар ӘХМӘТШИН җиңеп икенче этапка узды. Хөрмәтле райондашлар, үзебезнең участок вәкиле өчен ун көн дәвамында бергәләп тавыш бирик. Тавыш бирү тәртибе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының...

    7-16 октябрьдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында "Халык участок вәкиле" Бөтенроссия бәйгесенең икенче этабы уза.

    Район күләмендә узган бәйгедә полициянең өлкән участок вәкиле Айдар ӘХМӘТШИН җиңеп икенче этапка узды. Хөрмәтле райондашлар, үзебезнең участок вәкиле өчен ун көн дәвамында бергәләп тавыш бирик.

    Тавыш бирү тәртибе

    ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының сайтына кереп, "халык участок вәкилен сайла" баннерын табарга кирәк. Әлеге баннердагы тексттан 16.МВД.РФ дигән сүзләргә баскач участок вәкилләренең фотосурәтләре пәйда була. Алар арасыннан үзебезнең участок вәкиле Айдар Әхмәтшинны табабыз да "Тавыш бирергә" дигәнне сайлыйбыз. Аннан Вконтакте, Одноклассники, Facebook социаль челтәрләренең берсендә авторизация узып, үзебезнең участок вәкиленең фотосындагы "символ"га басарга кирәк. Тавыш бирү шуның белән төгәлләнә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: