Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Үзебезнеке – сыйфатлырак

Озакламый безнең районда да эшмәкәрләрнең үз иҗтимагый советы оешыр дигән өмет бар. Әгерҗенең "Авангард" Яшьләр үзәгендә кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә бу хакта җитди сөйләшү булды. Конференция эшендә ТРның кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вице-президенты Роберт Закиров катнашып чыгыш ясады. - Безнең берлек оешканга 11 ел...

Озакламый безнең районда да эшмәкәрләрнең үз иҗтимагый советы оешыр дигән өмет бар. Әгерҗенең "Авангард" Яшьләр үзәгендә кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә бу хакта җитди сөйләшү булды.
Конференция эшендә ТРның кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вице-президенты Роберт Закиров катнашып чыгыш ясады.

- Безнең берлек оешканга 11 ел инде. Хәзерге вакытта күп кенә районнарда үз вәкиллекләребез бар. Иҗтимагый совет оештыру - эшмәкәрлекне үстерүдә тагын бер адым ул, - дип мөрәҗәгть итте Роберт Закиров эшмәкәрләргә.
Район башлыгы Валерий Макаров мондый совет оештырылган очракта район җитәкчелегенең аның эшенә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәген белдерде.
- Иҗтимагый совет безнең районда да бик кирәк. Ул район эшмәкәрләренә берләшергә, проблемаларны бергәләп чишәргә мөмкинлек бирәчәк. Әнә, совет оештырылган очракта ассоциация дә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк дип вәгъдә итә Роберт Закиров та, - ди шәхси эшмәкәр, "Элми" кибете директоры Рөстәм Ваһапов.
Әйе, район һәм республика җитәкчелеге эшмәкәрлекне үстерүдә төрле яклап ярдәм итәргә әзер. Моның бер дәлиле - Татарстанда 2009 елдан бирле эшләп килүче "Лизинг-грант" программасы. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лилия Молчанова узган ел әлеге программада катнашып төрле техника һәм җиһазлар алган эшмәкәрлек субъектларына тукталды. Менә алар:
Әгерҗе ит комбинаты (җитәкчесе - Михаил Ботанов) - 4 КамАЗ машинасы;
"Камгэс-Әгерҗе" ширкәте (җитәкчесе - Андрей Веренич) - Белорус тракторы һәм трелевочник;
Эшмәкәр Илшат Мөстәхимов - МТЗ тракторы;
Станислав Велиев шәхси предприятиесе - пилорама һәм станоклар алган.
Бу эшмәкәрләр бүген "Лизинг-грант" программасы нигезендә алынган техника һәм җиһазлардан актив файдаланалар инде.
- Дүрт КамАЗ машинасы алуыбызга сөенеп бетә алмыйм. Документлар рәсмиләштерү дә озак булмады, авырлыклар да тудырмады, - ди дәүләт ярдәменә бик канәгать булып Михаил Ботанов.
Тагын ике предприятиедә - "Булгар" ширкәтендә кондитер әйберләр җитештерү җайланмасы һәм Сергей Савельевның шәхси предприятиесендә пеллет ясау станогы якын көннәрдә урнаштырылачак.
"Лизинг-грант" программасы быел да дәвам итә. Аның хакында тулырак мәгълүматны ТРның икътисад министлыгы сайтыннан (mert.tatarstan.ru)
табарга мөмкин.
Валерий Макаров та эшмәкәрләр белән узган һәр очрашуда район җитәкчелегенең эшмәкәрләргә төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер булуын искәртеп тора. Әнә, чара уңаеннан "Авангард" Яшьләр үзәге фойесында оештырылган күргәзмәне караганнан соң да һәр эшмәкәргә җитештерелгән продукцияне сатуда ярдәм итү юлларын эзләргә кирәк, дип белдерде. Чыннан да, Кичкетаң эшмәкәре Рамаил Ваһапов теплицсында үстерелгән яшел тәмләткечләр, кыярны нигә үзебезнең сәүдә ноктлары аша сатмаска да нигә балалар бакчалары, мәктәпләр өчен файдаланмаска?! Рафаэль Хәйретдиновның шәхси предприятиесендә ясалган ишекләрне дә бик җентекләп карады район башлыгы.
- Капиталь ремонт уздырылачак мәктәпләргә быел да шушы ишекләрне кую хәстәрен күрергә кирәк, - дигән тәкъдимен дә җиткерде Валерий Владимирович.
Яшерен-батырын түгел: күп чакта үзебездә җитештерелгән продукциягә игътибар итмичә, читтән сатып алырга тырышабыз. Тик күп очракта үзебезнеке яхшырак та, арзанрак та, иң мөһиме - экологик яктан сыйфатлырак та булып чыга.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев