Агрызские вести

Агрызский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики на русском

Татар театры – on-line

Театр бик борынгы сәнгать төре булса да, замана үзгәрешләренә яраклашырга мәҗбүр. Театрга реклама кирәк түгел, яхшы спектакльләргә тамашачы үзе дә килә, дигән фикерләр урынсыз. Виртуаль дөнья колачын киң җәеп килүен исәпкә алсак, иң отышлы пиар чараларының берсе - Интернет челтәрендәге рәсми сәхифә. Татар театрлары Интернет киңлекләрен ни дәрәҗәдә яулый алган?

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының (kamalteatr.ru) Интернет челтәрендәге рәсми сәхифәсе - татар театрлары сайтлары арасында иң уңышлыларының берсе. Бизәлеше заманча - караңгы фонда алтын һәм ак төсле язулар. Интерфейс гади, аңлаешлы. Бу төймәгә басасың - репертуардагы спектакльләр, икенчесенә - труппадагы актерлар турында мәгълүмат. Баш биттә артык әйберләр юк: даими яңартылып торучы яңалыклар, афиша һәм репертуардагы спектакльләрдән берешәр фото. Сайт тулы канлы тормыш белән яши. Репертуардагы спектакльләр турында мәгълүмат тулы: аннотация, катнашучылар һәм фотолар. Фотолар дигәннән, барысы да яхшы эшкәртелгән: үзе тиз ачыла, үзенең сыйфаты яхшы. Актерлар турында да мәгълүмат бай. Спектакль яисә актер турындагы биттән шул актер/спектакль турында матбугатта басылган язмаларга да күчәргә була. Вакыт үтү белән бу сайт Академия театрының тарихын системалы рәвештә чагылдыручы чыганакка да әйләнергә мөмкин. Ләкин моңа ирешү өчен ике бүлекне тулыландырырга кирәк. Болар - элегрәк елларда куелган спектакльләр һәм театрда хезмәт иткән сәнгатькәрләр. Мәсәлән, спектакльләр архивында әлегә «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», «Суган чәчәге» һәм «Мин ышанам сиңа» спектакльләре турында гына мәгълүмат бар.

Сайтның татарча һәм русча вариантлары тигез рәвештә эшли. Инглиз вариантында театр тарихы, актерларның кайсы спектакльләрдә катнашуы, репертуар гына бар. Сайтның күзгә ташланып торган бердәнбер уңайсыз ягы - башта татарча вариант ачыла, аннары браузерда автоматик рәвештә рус вариантын ачу тәкъдим ителә. Әмма бу җитешсезлек башка уңай яклар белән капланып китә. Мәсәлән, сайтта билетка он-лайн заказ биреп була. Шулай ук кайбер спектакльләрдән видеоөзекләр дә бар.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының сайтында (tinchurinteatr.ru) әлегә үзгәрешләр бара. Ачылуына инде бер елдан артык булуга карамастан, сәхифә моңарчы «үле» булып кала бирде. Соңгы арада сайт шактый гына үзгәрде. Репертуар бүлеге тулыландырылды - спектакльләр өстәлде, аларга аннотацияләр, сыйфатлы фотолар «эленде». Сайт өчен иң мөһиме - оперативлык артты. Хәзер афиша һәм хәбәрләр даими рәвештә яңартыла. Театр турында матбугатта басылган язмалар бүлеге дә әкренләп баетыла. Бу уңай үзгәрешләр татарча вариантка да, русча вариантка да кагыла. Инглизчә вариант - Камал театрыныкы сыман. Әлегә инглиз телендә күбрәк мәгълүмат бирү, чыннан да, артыктыр. Инглиз телендәге сайтны иң күбе 2-3 кеше карар. Ә сайтның тагын бер телдәге вариантын алып баруга күпме көч сарыф ителәчәк. Тинчурин театры сайтында аннан мөһимрәк мәсьәлә дә бар. Бу - аның бизәлеше. Театрның виртуаль дөньядагы йөзе чынбарлыктагы йөзенә туры килми. Дизайн заманча түгел. Ак-яшел төсләр, мәсәлән, сайт милли орнаментлар, махсус шрифтлар кулланып, XX гасыр башы бизәлеш үрнәкләренә охшатып ясалган булса, акланыр иде. Хәер, проблема төсләргә генә кайтып калмый. Сәхифә театр сайтын түгел, ә махсус шаблоннардан төзелгән мәктәп сайтын хәтерләтә. Сайтның бизәлешен үзгәртү исә тагын акча таләп итә. Булган бизәлеш тә тамашачыда кызыксыну уята алган икән («Кунакханә» бүлегендәге язуларга караганда) сыйфатлы сайт театрны популярлаштыруга зур өлеш кертә алуы аңлашыла. Гәрчә, хәзер хәбәрләр даими яңартылып, афиша куелып, репертуардагы спектакльләр, труппадагы актерлар турында мәгълүмат тулыландырылып торса да, мондый бизәлештәге сайтның тәэсире көчле түгел.

Дизайн мәсьәләсенә тукталганбыз икән, тагын бер театрның сайты турында әйтергә кирәк. Бу - Минзәлә театрының 2010 ел ахырында гына ачылган рәсми сәхифәсе (minzalateatr.ru). Монда да шул ук ак-яшел төсләр һәм кара шрифт. Бизәлештә Тинчурин театрыннан бердәнбер аерма - яшел төснең бераз куерак булуында. Контент та әлегә бай түгел. Әмма монысы инде вакыт узу белән чишелә торган мәсьәлә. Яңалыклар «эленеп» тора. Афиша куела. Актерлар, режиссер, администрация турында мәгълүмат бар. Репертуар бүлеге генә әлеге язма язылган вакытка буш иде. Нибары 5 спектакльдән фотолар куелган. Репертуар бүлеге тулыландырылып, спектакльләрдән күбрәк сыйфатлы фотолар, барысына да кыскача аннотацияләр, кызыклы мәгълүматлар эленсә, сайтның эчтәлеге тулы булачак. Бу эш, вакыт һәм көч таләп итсә дә, дизайнны үзгәртү түгел. Русча вариантның бушлыгы да хәл ителерлек мәсьәлә.

Бизәлеш ягыннан иң отышсыз сайтларның тагын берсе - Чаллы Татар дәүләт драма театрының Интернеттагы сәхифәсе (tatdram.nabchelny.ru). Бу гомумән театрның үз сайты түгел, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге сайтының бер бүлеге генә. Шуңа ул муниципаль сайтның гомуми бизәлешенә һәм интерфейсына яраклашырга мәҗбүр. Мәсәлән, спектакльләрдән бер генә фото бирелгән. Монда хәтта яшел төс тә юк, ак фонда кара шрифт белән язулар гына. Әмма мәгълүматилек ягыннан сайт шактый бай. Афиша да даими эленә, яңалыклар, театр турында матбугатта басылган язмалар яңартылып тора. Актерлар, режиссерлар турында мәгълүмат бар, әмма рус телендә генә. Аның каравы, репертуардагы спектакльләргә аннотацияләр татар телендә язылган. Русча һәм татарча текстларның кушылып бирелүе отышлы түгел. Мәсәлән, «Новости театра» бүлегенә «Вакыйгалар» бүлекчәсе дә, «Новости», «Наши премьеры» бүлекчәләре дә кертелү буталчыклыкка китерә. Гомумән алганда, сайт театрның үзенә туры килеп тора дисәк тә була: театр өчпочмаклы сәхнәдә иҗат итәргә мәҗбүр булса, сайтлары да муниципаль сайтның бер «почмагы»нда «яши».

Бизәлеш һәм уңайлылык ягыннан Академия театры белән тиңләшерлек сайтларның берсе - Әлмәт Татар дәүләт драма театрыныкы (tatar-almetteatr.ru). Гомумән, сайт бизәлеше булсынмы ул, полиграфия продукциясеме - бу өлкәдә Әлмәт театры Татарстандагы театрлар арасында алдынгылар рәтендә. Ләкин театрның сайты әлегә бизәлеш белән генә алдыра. Актерлар турында мәгълүмат юк - бары фотографиясе һәм мактаулы исемнәре генә. Айга бер-ике хәбәр генә эленә. Спектакльләрдән фотолар күп, әмма арасында сыйфатсызлары да очрый. Хәер, сайт әле күптән түгел генә эшли башлады. Үзгәрер. Тулы канлы сайт ясау өчен нигез бар. Эчтәлекне тутыру гына кирәк. Әлегә сайтның иң уңайсыз ягы - беренче чиратта рус телендәге сайтның ачылуы. Татарчага аннары гына күчеп була. Игътибар белән карамасаң, татарча сайтның булуын күрми калуың да бар.

Кама аръягы театрлары арасында каршылыклы фикерләр калдыручы сайт - Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының Интернеттагы сәхифәсе (nkamsk-teatr.my1.ru). Сайт түләүсез хостингта урнаштырылган. Беренчедән, бу сайтны ачкан саен реклама баннерлары чыга дигән сүз. Сәнгать оешмасы сәхифәсен бизи торган күренеш түгел. Икенчедән, бу дизайн мөмкинлекләрен шактый гына чикли. Сайт, нигездә, стандарт шаблон буенча конструктор сыман җыела. Бу очракта караңгы төсләр дә «уйнамый», игътибарны җәлеп итми. Ләкин эчтәлек бай. Күрәсең, әлегә татар театрларына икесен бергә тәңгәл алып бару кыенрак. Йә бизәлеш, йә эчтәлек. Актерлар турында мәгълүмат бар, спектакльләрдән фотолар күп. Ләкин театр яңалыклары юк. Нигездә, оператив мәгълүмат бары афиша һәм котлаулар белән чикләнә.

Татарстанда иң яшь дәүләт театры - Буа Татар дәүләт драма театрының сайты (buateatr.ru) бизәлеш ягыннан артык кызыклы түгел. Битнең бөтен киңлеге кулланылмый - бөтен мәгълүмат уртадагы колонкага сыйдырыла. Шулай да сайт «кунак»лары «Кунакханә»дә бик актив яза. Коллектив турында мәгълүмат яхшы. «Репертуар» бүлеге дә бай: һәр спектакльгә кыскача аннотация бирелгән һәм постеры куелган. Бу бүлеккә спектакльдән фотолар гына җитми. Сайтта фотолар юк түгел үзе - «Яңалыклар» бүлегенә спектакльләрдән фоторепортажлар өстәлеп тора. Ләкин фотоларны зурайтып карау мөмкинлеге юк. Татарстанның гына түгел, башка төбәкләрнең дә авыл-шәһәрләрендә булып кайткан Буа театры тормышында сайт ачылганнан бирле (2009 ел башы) 18 генә яңалык булмагандыр. Спектакльләрдән фотолар - «Репертуар» бүлегенә күчерелеп, «Яңалыклар» даими яңартылып торса, афиша оператив эленсә, бизәлешкә дә карамыйча, сайт үзенә йөкләнгән вазыйфаларны үтәр иде.

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры әлегә Интернетта юк. Бу, әлеге дә баягы, акча мәсьәләсенә бәйле. Спортка биреләчәк 90 миллиард сумның бер өлеше генә театрларга да эләксә, мөгаен, татар театрларының сайтлары да замана казанышларыннан калышмас иде. Театрның баш режиссеры Ринат Әюповның фикеренчә, арзанга гына сыйфатсыз сайт ясарга кирәк түгел. Бу фикер белән килешмичә булмый. Әлбәттә, яхшы сайт шактый гына чыгымнар таләп итә. Әмма арзан сайтның сыйфаты да «арзанлы». Аның дизайнын үзгәртү яңадан сайт ясау бәясенә төшә.

Яхшы сайт ясау акчага нык бәйле булуының дәлиле - М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының Интернеттагы сәхифәсе (kazan-opera.ru). Театрның финанс мәсьәләсендә кытлык кичермәве билгеле. Димәк, сайтны тәэмин итү өчен дә мөмкинлекләр бар. Һәм сайт, чыннан да, бик яхшы эшләнгән. Бизәлеше - заманча. Эчтәлеге бай. Яңалыклар, афиша оператив яңартылып тора. Спектакльләр турында мәгълүмат бар. Кызганыч, бу сайтның исемендә татар сүзе булмаган сыман, театр үзе дә, аның сәхифәсе дә татарга хезмәт итәргә «ояла».

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры тиздән яңа матур бинага күчәргә планлаштыра. Кызганыч, әмма театрның сайты (puppet-show.ru) бу купшылык фонында югалып калачак. Татар театрлары сайтларында гел яшел төс кулланылса, репертуарда бер генә татарча спектакле булган Курчак театры сайтының бизәлешендә куе зәңгәр төс өстенлек итә. Хәрефләр бик вак. Спектакль турында аннотацияләр, актерлар турында мәгълүмат булса да, аларны уку бик авыр. Мондый сайтта мәгълүматны чын мәгънәсендә җентекләп эзләп табарга кирәк.

Чит төбәкләрдәге татар театрлары арасында «Интернетсыз» театр - Туймазы Татар дәүләт драма театры. Татарстаннан читтәге театр өчен сайт - тамашачыга оператив рәвештә үзләре турында мәгълүмат җиткереп торуның иң отышлы чарасы. Туймазы театры әлегә аннан файдаланмый.

Уфа «Нур» Татар дәүләт драма театрының сайты (teatrnur.ru) бизәлеш ягыннан шактый гади. Артык чуарлык юк. Баш биттә - даими яңартылып торучы хәбәрләр һәм төп меню. Театр kassir.ru порталы белән хезмәттәшлек итә, шуңа да билетларга он-лайн заказ бирергә мөмкин. Репертуар бүлеге тулы. Һәр спектакль турында мәгълүмат бар. Актерлар турында кыскача мәгълүмат куелган. Гомумән алганда, сайт минимализм рухында ясалган. Бу уңай тәэсир калдыра. Әмма сәхифәнең бик зур җитешсезлеге бар - биредә бөтен мәгълүмат бары рус телендә генә бирелгән.

М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры сайты (файзи.рф) белән дә шул ук хәл - сайтның татарча варианты юк. Калган мәсьәләләрдә барысы да бик яхшы. Театр татар театрлары арасында беренче булып кириллицадагы домен исеменә күчте. Яңалыклар даими яңартылып тора. Артистлар турында мәгълүмат саллы гына. Репертуар турында мәгълүмат бай: һәр спектакльгә күләмле аннотация язылган. Фотолар күп түгел, әмма сыйфатлы. Күзгә ташланып торган җитешсезлекләрдән «Кунак китабы»ның спам белән тулуын гына әйтеп була. Ләкин сайтның рус телендә булуы янәшәсендә бу да вак мәсьәлә булып тоела. Әлбәттә, моны театрның рус төбәгендә эшләве белән аңлатып була. Ләкин татар театрының сайты русча булу гел яраклашу тәэсирен калдыра.

Театрларның рәсми сайтларыннан тыш, тагын социаль челтәрләрдә үз төркемнәре дә бар. Аларның күбесендә оператив мәгълүмат даими яңартылып бара. Бөтенләй каралмыйча, спам белән тулган төркемнәр дә бар. Әлбәттә, бу төркемнәр сайтка алмаш була алмый, бары өстәмә булып кына тора ала.

Шулай ук социаль челтәрләрдә артистлар белән дә аралашырга мөмкин. Биредә яшь актерлар гына түгел, урта буын актерларны да очратырга мөмкин. Хәзер тамашачының яраткан артисты, режиссеры белән он-лайнда аралашу мөмкинлеге бар. Артистның виртуаль дөньяда да тамашачысы белән бергә булуы театр сәнгатен популярлаштыруга өлеш кертер дип ышанасы килә. Иң мөһиме, театр бөтенләй виртуальлеккә кереп китмәсен. Сайтлар ничек кенә яхшы булмасын, иң мөһиме - сәхнәдә нәрсә уйналу.

Сүзлек

Браузер - Интернет-сайтларны карау өчен махсус программа (мәсәлән, Internet Explorer, Opera, Mozilla Firefox).

Домен исеме - сайтның Интернет челтәрендәге урынын билгеләүче атамасы.

Интерфейс - файдаланучы һәм программа арасында элемтәне тәэмин итү чаралары.

Он-лайн - (инглиз теленнән турыдан-туры тәрҗемә иткәндә) - «челтәргә тоташкан».

Спам - файдаланучының теләгенә каршы аның электрон адресына юлланган реклама материаллары.

Хостинг - сайтны Интернет челтәрендә урнаштыру хезмәте.

«Сәхнә», 2011, №2 (февраль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

       ПОДПИСАТЬСЯ

 

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев