Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабан туе

Әгерҗедә Сабантуйга бүләк җыйдылар

Иң яратып, көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй алдыннан Әгерҗе урамнарында җигелгән атларга утырып, тирә-якны гармун моңарына күмеп бүләк җыйдылар.

Мәдәният хезмәткәрләреннән торган өч төркем өч көн дәвамында Сабантуй бүләкләрен шәхси йортларда яшәүчеләрдән җыйды.

Шәһәребез халкы, мәдәният хезмәткәрләрен Сабан туена бүләк биреп сөендергәннән соң, аларга кушылып рәхәтләнеп җырлап-биеп тә алды. Ә мәдәният хезмәткәрләре аларны 8 июньдә – авылларда, 9ында Әгерҗедә узачак милли бәйрәмебезгә чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев