Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабан туе

Әгерҗелеләр Пермь Сабан туен гөрләттеләр

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге җитмеш кешелек делегация Пермь Сабан туен уздыруда зур булышлык күрсәттеләр.

Әгерҗелеләр Пермьдә яшәүче милләттәшләребезгә дүрт ел рәттән инде бәйрәм бүләк итәләр. 

Район Мәдәният бүлеге, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре, методистлар, үзешчән артистлар, музей һәм китапханә хезмәткәрләре көне буе кече һәм зур сәхнәдә эшләделәр. Районыбыз тарихы, Әгерҗе районы белән бәйле китаплар, җирле язучыларыбызның китаплары белән таныштырдылар, кунакларны  милли ризыкларыбыздан авыз иттерделәр. Артистларыбызның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Пермьлеләр безнекеләр җырлаганда һәм биегендә аларга кушылып рәхәтләнеп биеделәр. Район башлыгы Валерий Макаров, милли бәйрәм белән котлап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде, дәрәҗәле кунакларга түбәтәйләр бүләк итте. Сабантуйның баш батырына телевизор тапшырды.

Мәйданчыкларда уеннар да гөрләде. Әгерҗелеләр оештырган уеннарда бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев