Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабан туе

Сабан туе килде туган якка

Район башлыгы Валерий МАКАРОВның Сабан туе белән котлавы

Кадерле райондашлар, милли бәйрәмебезгә туган якларга кайткан хөрмәтле кунаклар! Сезне халкыбызның иң яраткан, көтеп алган бәйрәме – Сабан туе белән ихластан котлыйм.

Сабантуй – кырда алны-ялны белми эшләгән, мул уңышка нигез салган авыл хезмәтчәннәренә дан җырлаучы, туган ягын җирсеп кайтучыларга дус-туганнары белән очрашу мөмкинлеге бирүче, районыбызда дус яшәүче төрле милләт халкының бердәмлеген чагылдыручы бәйрәм ул. 

Безнең районда Сабан туе һәрвакыт җыр-биюле, милли ризыклы, уен-көлкеле уза. Мәйданда олысы-кечесенә урын түрдән бирелә. Шуңа күрә бәйрәмдә катнашучыларга күңел күтәренкелеге, шатлык-сөенечләр, матур яллар телим. Милли бәйрәмебез хезмәттә яңа уңышларга этәргеч булсын, яшәүгә дәрт уятсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев