Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабан туе

Сабантуй 4 июльдә була дигән хәбәр таралды

Ә сез Сабантуйны көтәсезме

Июнь башларында, гадәттә, шаулап-гөрләп Сабан туйлары уза иде. Пандемия белән бәйле рәвештә быел әлегә милли бәйрәмебезнең кайчан узачагы да, форматы да билгеле түгел. Шулай да милләттәшләребез аны көтәме соң? Сораштыруыбыз шул хакта. 

Илфат ЯМАЛИЕВ, Исәнбай авылы:
–    Милли бәйрәмебезнең йөзек кашы булган атлар чабышын һәм көрәшне үз итмәгән ир-ат бармы икән ул?! Шәхсән мин кайсы гына Сабантуйга барсам да әлеге ярышларны тамаша кылмый калмыйм. Шул бәйгеләрне генә карар өчен мәйданга махсус барган чакларым да була. Туган авылым Исәнбайда да бик матур урында, шау-гөр килеп уза әлеге ярышлар. Милли бәйрәмебезгә ел саен үзем дә кимендә ике-өч чабышкы әзерли идем. Кар эреп бетәр-бетмәстә малайлар аптырата башлыйлар, шунда ук атлар чабышына битараф булмаган башка ир-егетләр дә килеп җитәләр иде. Аларның урамда койма буйлап тезелешеп утырып атлар чабыштырганны күзәтүләрен быел бик тә юксынам. 
Әллә атлар да быел йогышлы авыру аркасында гадәти булмаган хәл хакимлек иткәнен аңлаганнар инде, ничектер үзләрен тыныч тоталар. Урамнан чит ат үтеп киткәндә генә тынгысызланып алалар алуын. Сабантуйлар була дигән фәрман чыга икән, мин шунда ук атларымны әзерли башлыйм. Ат чабышлы, көрәшле авыл Сабан туйларын булса да уздырасы иде. Күңел көтә бит... 
     
Дәниф ГАЛИУЛЛИН, Түбән Кама педагогия көллияте студенты:
–    Туган авылым Көчек мәктәбендә укыган вакытта тренерыбыз Альфред Сабирҗанов җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә башлаганнан бирле Сабантуйларда чыгыш ясамый калмыйм. Аннан алган бүләкләр минем өчен аеруча кадерле. 
Көллияттә укый башлагач,  яраткан спорт төре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр дә артты. Укудан кайтып бер-ике сәгать ял итеп алганнан соң тренировкаларга китә идем. Сәгать уннарга кадәр профессиональ спортчылар җитәкчелегендә шөгыльләнүләрне сагындым инде. Башка студентлар кебек үк мин дә март аеннан бирле дистанцион режимда укыйм. Дөрес, өйдә дә үземне формада тотарга тырышам. Абыем Рөстәм белән кичләрен кул көрәше буенча тренировкалар уздырабыз. Көн саен штанга күтәрәм. Остазларыбыз өйрәткән башка физик күнегүләрне дә даими башкарам. Авылда эш тә җитәрлек. Анысы да үзенә күрә бер тренировка бит. Озын сүзнең кыскасы, мин мәйданга чыгарга әзер. Бары булсын гына милли бәйрәмебез.      

Гөлнара ГАФАРОВА, Кадыбаш авылы:
–    Яшермим, Сабан туе – минем өчен көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Авыл хезмәтчәннәрен зурлауга тәгаенләнсә дә, җыр-биюгә, уен-ярышларга да бай бәйрәм бит ул. Сабантуй мәйданы – туганнар, якыннар, дуслар, сыйныфташларның  күрешү урыны да. Әйтик, иремнең абыйлары моңа кадәр ел саен бер тапкыр нәкъ менә әлеге бәйрәмгә генә кайталар иде. Шуңа быел да күрешүне зарыгып көтәбез. 
Безнең Кадыбаш Сабан туен, гадәттә, мәдәният хезмәткәрләре башлап җибәрә.  Мин үзем елның-елында милләттәшләремне иң матур җыр-моңнарым белән сөендерергә тырышам. Уеннарда да актив катнашам. Шуңа июньдә булмаса – июльдә, анда булмаса, августта узар дип уйлыйм. Әмма перчаткалы, маскалы бәйрәм булмасын иде ул. Рәхәтләнеп күрешә, аралаша торган чын милли бәйрәм көтә күңел.    
ххх
Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә Татарстанда Сабан туйлары 4 июльдә була дигән хәбәр таралды. Әмма бу хакта әлегә Указ имзаланмаган, димәк, рәсми рәвештә игълан ителмәгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев