Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабан туе

Сабантуйның кызыклы мизгелләрен фотога төшер һәм редакциягә юлла

Сабан туе – ул күңелле ярышлары, җыр-биюләре, матур күренешләре белән истә кала торган иң мавыктыргыч бәйрәмнәрнең берсе.

 

Милли бәйрәмне тагын да истә калдыру өчен без сезне “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы игълан иткән “Сабан туеның күңелле мизгелләре“ фотолар рубрикасында катнашырга чакырабыз. Моның өчен бәйрәмдә ярышларның, бәйрәмнең иң кызык, күңелле өлешләрен фотога төшерергә кирәк. Без әлеге фотолардан иң-иңнәрен сайлап 14 июньдә газетабыз битләренә урнаштырабыз.

Фотосурәтләрне һәр авыл җирлегеннән көтәбез! Аларны безгә 12 июньгә кадәр agr-vesti@mail.ru электрон почтасына юллагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев