Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

17 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез – медицина хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сезгә тапшырылган эш үтә дә җаваплы һәм катлаулы. Ул сездән белем  дә, тәҗрибә дә, күңел юмартлыгы да таләп итә. Табиб гомер буе укый һәм аның һәр эш көне – яңа катлаулы мәсьәлә кебек.

Гомерләре буе халык сәламәтлеге сагында торган ветераннарга тирән хөрмәтебезне җиткерәбез. Озын гомер, күңел тынычлыгы телибез.

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре! Халыкка хезмәт итү теләгегез бервакытта да кимемәсен, күңелләрегез рәхимсезләнмәсен, йөрәкләрегез башкаларга мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек белән тулы булсын.

Бәйрәм белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев