Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

26 майга Әгерҗедә Covid-19ның яңа очраклары юк

Оператив штаб хәбәр итә

- 26 майга Әгерҗе районында коронавирус йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган, - дип хәбәр итә коронавирус буенча район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.

- Бүгенге көндә балалар бакчаларына 1118 бала килде. Санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү буенча сәүдә объектлары тикшерелә.

Әгерҗе хастаханәсенең баш табибы Эдуард Овчинников мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Роспотребнадзор карары буенча 36 кеше күзәтү астында кала, шуларның 8е – балалар. 25 кеше– башка субъектлардан килүчеләр.

- Тәүлек эчендә 10 хәбәр һәм гариза теркәлгән. Җинаятьләр теркәлмәгән. ЮХИДИ линиясе буенча 14 беркетмә төзелде, - дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев.

Башка субъектлардан килгән затларны, яшәү урыннары буенча контактлы затларны тикшерү буенча эш дәвам итә. Тирсә авылында 12 күпкатлы йортны һәм гомуми кулланылыштагы урыннарны эшкәртү буенча эш башкарылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев