Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

3нче мәктәп коллективы коронавируска каршы прививка ясатты

Медицина хезмәткәрләре 12 кешегә прививка куйдылар

Бу көннәрдә район үзәк хастаханәсе поликлиникасы медицина хезмәткәрләре Әгерҗедәге оешма-учреждениеләрендә коронавируска каршы прививка ясыйлар. Бүген фельдшер Эльвира Полосова һәм шәфкать туташы Алия Ямалиева 3нче шәһәр мәктәбендә булдылар. 

–    Прививка ясату, иң беренче чиратта, үзебез өчен кирәк, – ди мәктәп директоры Светлана Хәйретдинова. – Мәктәптә 700гә якын бала укый, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Коллективыбыз да зур. Шуңа күрә үзебезне һәм якыннарыбызны саклау максатыннан прививка ясатуны кирәк дип саныйбыз. 

Ул, иң беренчеләрдән булып, вакцина куйдырды. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Луиза Чикурова да иң мөһиме – сәламәтлек, ди. Аның үрнәгендә якыннары да прививка куйдыртырлар дигән өметтә ул. Җәй көне ял итәргә барырга җыенуларын да, шуңа күрә алдан әзерләнергә кирәклеген дә әйтте. Укытучы Ирина Гоголева да вакцинаны үземнең һәм якыннарымның иминлеген кайгырту максатыннан куйдыртам, диде. Өлкән яшьтәге әти-әнисе коронавируска каршы вакцина ясатып аларга үрнәк күрсәткәннәр инде. 

Мәктәп хезмәткәре Динара Кулябинаның үз әнисе дә, каенанасы да кыш көне үпкә ялкынсынуы белән авырганнар. 
–    Үзебезне саклау максатыннан ясатам. Иремне дә үгетләячәкмен. Чөнки ике әнинең дә авыруы көчле булды. Әле дә районда сирәк булса да авыручылар булу сагайтырга мәҗбүр итә, – диде ул.

Гомумән алганда район буенча 1900 кеше коронавируска каршы вакцинаның беренче компоненты ясалган. 

–    Райондашлар вакцина ясатуга җитдирәк карый башладылар. Поликлиникага көн  саен 30-50 кеше мөрәҗәгать итә. Авылларда да вакцина куела, – диде Эльвира Михайловна. 

Ул вакцина ясатучыларга күрсәтмәләр дә бирде. Температураны үлчәп тору, өч көн юынудан, алкоголь кулланудан, авыр физик эшләрдән тыелып тору зарур, диде. 

Медицина хезмәткәрләре бу көнне район суды коллективындагы 15 кешегә вакцина  куйдылар. Кичә 1, 7, 8нче балалар бакчаларында да прививка ясауны оештырганнар. 

ӘГӘР ПРИВИВКА КУЙДЫРЫРГА ТЕЛӘСӘГЕЗ

Иң гади юлы – поликлиникага килү. Алдан 22672 телефоны буенча регистратурага мөрәҗәгать итәргә була. Поликлиникага килгәннән соң амбулатор карта белән регистратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә аннан сезне консультация алу өчен фельдшерга йә участок табибына җибәрәләр. Алар караганнан соң прививка кую-куймау турында карар кабул ителә һәм пациент прививка ясау  кабинетына (3нче кабинет) юллана.  
Коллектив белән прививка ясатырга теләүчеләр дә 22791 телефонына шалтырата алалар. Авыл халкына ФАПларга, амбулаторияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгерҗегә поликлиникага килгән очракта да беркем дә кире бормаячак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев