Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Аборт, аның организм өчен зыяны турында Әгерҗе поликлиникасы табиб-гинекологы Галина СУХОВА сөйли

    Абортның хатын-кыз организмы өчен никадәр куркыныч булуы турында мәгълүмат чаралары даими сөйләп, күрсәтеп, язып торсалар да, аны ясатучылар саны кимеми. Безнең районда да бер дөньяга килгән сабыйга аборт нәтиҗәсендә туа алмый калган бер бала туры килә.

    Аборт, аның организм өчен зыяны, куркынычы турында поликлиника табиб-гинекологы Галина СУХОВА белән әңгәмә кордык.

    • Галина Борисовна, сүзне абортның организмга нинди зыян китерүе турында сөйләүдән башлыйк әле.
    • Абортның хатын-кыз организмына нинди куркыныч булуын бер язмада гына бәян итү мөмкин дә түгел, чөнки ул бик күп. Ни кызганыч, соңгы елларда күпчелек хатын-кызлар йөклелекне өзүгә контрацепция чарасы итеп карый башладылар. Ә мин аны эндокрин системага балта белән чабуга тиң дияр идем. Ә эндокрин система организмдагы барлык процессларны җайга салып тора.      
    • Медицина бик алга киткән заманда яшибез бит. Аборт ясауда да организм өчен алай ук куркыныч булмаган ысуллар бардыр, бәлки.
    • Аның ысуллары күп, әлбәттә. Иң киң таралган хирургик ысулдан тыш, йөклелекне медикаментлар ярдәмендә дә өзәргә мөмкин. Әмма ничек кенә булмасын, бер аборт та өзлегүсез генә узмый. Өзлегү бер  көннән, бер айдан, бер елдан, хәтта еллар узгач та булырга мөмкин. Хатын-кыз үз сәламәтлеген генә түгел, кайчандыр дөньяга киләчәк сабые тормышын да куркыныч астына куя. Бу операцияне еш ясатучылар арасында көчле кан китү аеруча еш күзәтелә. Моннан тыш, аборт эндометриоз, миома, мастопатия һәм башка бик күп авырулар килеп чыгуга сәбәп булып тора. Болар соңыннан яман шешкә дә китерергә мөмкин. Аборт ясаткан хатын-кызларда ялкынсыну процесслары ешрак күзәтелә. Йөклелекне ясалма рәвештә өзү соңыннан бала булмавына сәбәпче дә була. Менструаль цикл бозылу, гормональ дисбаланс барлыкка килү, аның йогынтысында артык авырлык җыю, гомумән, абортның сәламәтлеккә китергән зыянын санап кына бетерерлек түгел.
    • Ни кызганыч, аборт ясатучылар арасында яшүсмерләр дә очрый бит әле...
    • Әйе, аларның ныгып җитмәгән организмнары өчен ул бигрәк тә куркыныч. Тормышындагы бер ялгыш адым кемдер өчен авыру белән тәмамланса, кем өчендер гомерлек үкенечкә әйләнергә, ягъни ул бала тудыру сәләтен бөтенләйгә югалтырга мөмкин. Балалар гинекологы бу хакта мәктәп укучылары белән әңгәмәләр уздыра. Ата-аналарга да балалар белән бу турыда ачыктан-ачык сөйләшергә киңәш итәбез. Мәктәптә йә башка урында аңлатырлар әле дип көтеп торырга кирәкми, бала җитлегә башлау белән бу хакта әңгәмә корырга кирәк. Шулай ук аларга саклану чаралары турында сөйләүдән да тартынмаска киңәш итәм.

    Яшүсмерләр өчен иң ышанычлы саклану чарасы, әлбәттә, презерватив.  Аның йөккә узудан, төрле ВИЧ-инфекцияләрдән, хламидиоз, уразмоплоз кебек киң таралган йогышлы авырулардан саклану чарасы булуын яшүсмер белеп торырга тиеш. Шулай ук организм ныгып җитмичә җенси мөнәсәбәткә керүнең дә никадәр зыянлы, куркыныч булуы турында да даими кисәтеп торырга кирәк. 

    • Ә зурлар белән профилактик эш алып барасызмы? Нинди темаларга?
    • Йөккә узган хатын-кыз белән, әлбәттә,  иң беренче чиратта, баланы саклап калу турында сөйләшәбез. Аннан уйлау өчен берникадәр вакыт бирәбез, якыннары белән киңәшләшергә кушабыз. Мондый эшнең уңай нәтиҗә биргәннәре дә бар. Әмма күпчелек очракта йөккә узу хатын-кызның аңлы рәвештә абортка баруы белән тәмамлана шул.  Ни кызганыч, абортны тыю турында закон юк. Андый закон чыкса, криминаль аборт тамыр җәячәк.
    • Бу абортлар гомер-гомергә бетмәячәк дигәнне аңлата түгелме соң?!
    • Ләкин аның санын киметү – безнең бурыч. Без бит бөтен гамәлләрдә диярлек  Европага йөз тотабыз. Ә Европа илләрендә хатын-кыз бу адымга бик сирәк бара. Бездә дә саклану чаралары бихисап. Шуның иң нәтиҗәлеләре – спираль, таблеткалар, гормональ укол, презерватив. Кайбер хатын-кызлар биологик алымнан да уңышлы гына файдаланалар. Һәр хатын-кыз өчен саклану чарасын аерым сайларга да мөмкин. Йөклелекне өзүнең хатын-кыз өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуын аның җенси партнеры да яхшы аңларга һәм бу яклап аңа теләктәшлек итәргә тиеш.

    Илебездә демографик хәлне яхшырту өчен төрле чаралар тормышка ашырыла.  Әйтик, быелдан башлап аз керемле гаиләләргә 100 мең сум күләмендә, авылда яшәүче гаиләләргә 50 мең сум күләмендә түләүләр бирү турында законнар гамәлгә керде. Ана капиталы – бала тудыручылар өчен бик зур ярдәм. Бу гамәлләр абортлар санын киметүгә дә бер адым бит. Менә шулай бергәләп көрәшкәндә  уңай нәтиҗәсе булмый калмас дип уйлыйм.

    Иң мөһиме – хатын-кызның бу гамәлнең организмга гына түгел, җанга да никадәр яра ясавын бөтен йөрәге белән аңлавы, аңа олы гөнаһ дип каравы һәм беренче абортның соңгысы булуы өчен тырышуы. Мин моны табиб, хатын-кыз, ана буларак әйтәм. Үз сәламәтлегегезгә үзегез кул салмагыз.   

    Дания АБЗАЛИЕВА.         

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: