Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Александр Розенбаум Татарстандагы ФАПларны күреп, шаккатып киткән

Атказанган табиб Ирек Билалов белән интервью

Татарстанның атказанган табибы, Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы Ирек Билалов халыкның дәвалану өчен ни сәбәпле чит илләргә баруын әйтте. 

«Чит илдә хезмәт күрсәтү, сервис югарырак куелган, матуррак сөйлиләр, матуррак ышандыра беләләр. Бездә бу якны карап бетерәсе бар. Дөрес, бүгенге көндә бездә дә болар тормышка керә башлады. Безнең табибларга Мәскәү, Себер, хәтта Америкадан кайтып дәваланучылар бар», – диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Татарстандагы медицина чит илләрнекеннән калышмый, ди табиб.

«2012 елда Израильгә барып, андагы клиникалар белән таныштык. Анда булганга ун ел вакыт узып бара. Ул вакытта андагы технологияләр бездә, Татарстанда, кергән, яки керә башлаган иде инде. Моңа Россиянең башка өлкәсендәге коллегалар ышанмый да торды», – диде Ирек Билалов.

Аның сүзләренчә, чит ил табиблары кайбер өлкәләрдә Татарстандагы хезмәттәшләреннән өйрәнә.

«Бер танышыма Германия табибы: «Нишләп безгә алып киләсез, безнең табиблар сезнекеләрдән өйрәнә бит», – дип әйткән. Кеше бер дә белмәгән җиргә бармый. Медицина өлкәсендә Татарстан лаеклы урын алып тора. Моны килгән кунаклар да әйтә. Бер елны җырчы Александр Розенбаум килгән иде. Ул ФАПларны карап, шаккатып китте», – диде. 

Табиб Ирек Билалов белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.
Бу хакта тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев