Арпа организмны чистарта, пневмониядән дәвалый
Без белмәгән файдасы турында
Арпа организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта, эчәлекне дәвалый һәм шикәр диабетыннан файдалы.
Арпа 65% углеводтан торганга, боткасы бик туклыклы. Ул диетик үзлеккә ия. Юкка гына аны диабет һәм артрит белән авыручыларга ашарга киңәш итмиләр. Арпада вирус һәм бактерияләргә каршы көрәшүче табигый матдәләр бар. Шуңа да бөртекне бүрттергән су белән аякны юып, гөмбәчекләрдән котылырга мөмкин.
Пневмония, бронхит, көчле ютәл булганда, көнгә берничә тапкыр арпа төнәтмәсе эчәргә кирәк. Аны болай әзерлиләр: 2 аш кашыгы арпа яки солыга шул ук күләмдә йөзем кушып болгаталар һәм 1,5 литр суга салалар. Савытның өстен каплап сүлпән утта сыеклыкның яртысы парга әйләнгәнче кайнаталар. Эчәр алдыннан бер аш кашыгы бал өстиләр.
Ашказаны, эчәк, үт куыгы, бавыр, бөер, бәвел чыгару юллары, артрит, ревматизм, диабет авырулары вакытында 20г арпаны 1 стакан суга салып 4-5 сәгать тоталар. Аннары 10 минут кайнаталар һәм сөзәләр. Көнгә 4-5 мәртәбә ашар алдыннан 2-3 аш кашыгы эчәләр.
Геморрой, цистит, пиелонефрит борчыганда, арпаны җылы дымлы шартларда шыттыралар. Яшел үсентеләрне киптереп уалар. 2 аш кашыгы чималны 1 л кайнар суга салып 4 сәгать төнәтәләр. Сөзгәч көнгә 4-6 тапкыр 0,5 стакан эчәләр.
Эч киткәндә, колит күзәтелгәндә 50г арпаны 0,5л кайнаган суга салып 6 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 3-4 мәртәбә 1/3 стакан эчәләр.
Арпа төнәтмәсе белән дәваланганда тавык йомыркасының агын ашарга ярамый.
Фото: https://pixabay.com
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 18:00Бакчадагы корткычлар белән вакытында көрәшегез Үзегез әзерләгән төнәтмә ярдәмгә килер13000
-
24 май 2022 - 16:28Кояш баткач идән юарга ярыймы? Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кояш баткач идән юарга ярыймы дигән сорауга җавап бирде16200
-
24 май 2022 - 12:54Татарстанда яшәүче меңнән артык гаиләгә яңа түләү бирелгән Түләүләрне 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнгән гаиләләр алган14900
-
19 май 2022 - 08:11Әгерҗедә Пионерия көне
-
10 март 2022 - 08:29Созвездие-Йолдызлык 2022
-
24 май 2022 - 20:00Әгерҗедә Балаларны яклау көнен бәйрәм итәчәкләрКызыклы уеннар һәм конкурслар планлаштырылган9700
-
24 май 2022 - 15:59Әгерҗе делегациясе – МөслимдәАвыл халкының эшлекле активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды20400
-
25 май 2022 - 04:13Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.911501
-
22 май 2022 - 13:00Сабантуй кайчан була? Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабан туйларының датасы билгеләнде55100
-
22 май 2022 - 10:09Ландыш Нигъмәтҗанова: «Ниһаять, бу көннәр килеп җитте!» Ландышның виртуаль дуслары бертавыштан алкышлаганнар51300
-
22 май 2022 - 10:00Райондашларыбыз бәрәңгене кайчан һәм ничек утырта Туфрак җылынгач утыртсаң яхшырак51100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика