Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баллы әйбер ашаудан ничек тыелырга?

Иң мөһиме — күп итеп су эчү һәм ач тормау

Диетолог Пуджа Мальхотра баллы әйбер ашыйсы килгән организмны «алдау» ысулын әйткән. Бу турыда NDTV каналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, шикәрдән тыелырга кирәк булганда иң мөһиме — күп итеп су эчү һәм ач тормау. Организмда сыеклык җитмәсә һәм ул ач булса, шикәр кергән ризыклар ашыйсы килү теләге туа.

Ябыгырга җыенучы кешенең рационында клетчатка һәм аксым күп булырга тиеш. Бу туклыклы матдәләр организмда туенганлык хисен барлыкка китерә. Рафинадланган углеводлар һәм табигый булмаган баллаткычлар ашый күрмәгез, ди табиб.

Мальхотра сүзләренчә, баллы әйберне бик тә ашыйсы килсә, шоколад яки конфетларны җиләк-җимешкә, киптерелгән җимешләргә алмаштырырга кирәк. Мәсәлән, күрәгә, йөзем яки финик ашагыз. Әгәр баллыдан баш тарта алмасагыз, аны аз-азлап кына кабыгыз, бәйрәм яки аерым очракларда гына үзегезгә рөхсәт итегез, диелә хәбәрдә. 

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев